Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Ике аягымны югалтсам да, үз-үземне югалтмадым”

18 Октябрь 2017 2052
Хәрби хезмәт турында сүз чыккач, фикерләр бүленә. Берәүләр армиягә бару – Ватан каршындагы бурыч дисә, икенчеләр исә вакытны бушка уздыру, тормышыңны куркыныч астына кую, дип бәяли. Һәркем үзенчә хаклы кебек...
Армиядәге башбаштаклыклар, гадәттән тыш хәлләр турында ишетеп, укып торабыз. Шуңа да күпләрнең хезмәт итүгә фикере тискәре. Хәтерләсәгез, 2015 елның июлендә Омск өлкәсенең Светлый бистәсендә һава-десант гаскәрләренең 242нче уку үзәгендә дүрт катлы казарманың түшәме җимерелеп төшкән иде. Ул вакытта 43 хәрби хәрабәләр астында калды. 24 солдатның гомере өзелде. Бәлагә юлыгучылар арасында могҗиза белән исән калган Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев та бар. Әлеге фаҗигадә ике аягын югалта ул. Әмма бүген Рөстәм борынын салындырып утырмый. Сәламәт кешеләр кебек үк тормыш рәвеше алып бара. Хәтта күп егетләргә үрнәк итеп куярлык үзен!

“Җиде сәгать плитәләр астында яттым”

Рөстәм Нәбиев Башкортстанның Чакмагыш районы Рапат авылында туып-үсә. 11 сыйныфны тәмамлагач, Уфа дәүләт Нефть техник университетына укырга керә. 2015 елның 18 июнендә укуын тәмамлый һәм икенче көнне үк хәрби комиссариатка китә.

– Кечкенәдән үз илемнең көчле патриоты булып үстем. Армиядән качып йөрүне күз алдына да китерә алмыйм. Спортчы буларак, дәрәҗәле гаскәрләрдә хезмәт итәргә хыялландым. Хәрби комиссариатка бару белән “Армиягә барырга телим”, дип әзерлегемне белдердем, – дип елмая Рөстәм. – Башта алмаска уйладылар. “Урын юк. Сине көзге чыгарылышка калдырабыз”, – диделәр. Бу сүзләрдән кәефем бик нык кырылды. Мин шундый кеше: киләчәккә планнар корып яшәргә яратам. Җәй көне армиягә алынып, икенче елның көзендә эшли башларга иде ниятем. Эш урыным да әзер, хәрби билет кына җитми. Хәрби комиссар белән сөйләшеп, хәлне аңлаттым, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

“Бик теләгән елан ите ашаган” диләрме әле, җитәкче Рөстәмнең хәленә керә, аның урынына бер егетне көзге чыгарылышка калдыралар.
24 июнь көнне ул Омск шәһәренең Светлый бистәсендә урнашкан хәрби десатчылар гаскәренә (ВДВ) килеп эләгә. Кызганыч, армиянең тәмен тулынча татып калырга насыйп булмый үзенә. 12 июль көнне Рөстәм яшәгән дүрт катлы казарманың бер өлеше ишелеп төшә.

– 18 көн генә хезмәт итеп калырга туры килде, – дип дәвам итә сүзен әңгәмәдәшем. – 12 июль – тормышымда иң зур сынау көне булды. Төнге 11ләр тирәсе иде. Безнең взвод икенче катта урнашкан. Без – егетләр йокларга җыендык: кемдер телефонда утыра, кемдер китап укый... Шулчак дежурный: “Бего-ом!” – дип кычкырды. Башымны гына борырга өлгердем, барыбыз да аска очтык. Өстемә плитә, кирпечләр ишелде. Берничә минут тынлыктан соң, елаган, ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишетелде. Аннан күбесе тынды...

Җиде сәгать плитә астында ятканда ниләр генә кичермәдем! Андый хәлне дошманыма да теләмәс идем. Бер генә секундка да аңымны югалтмадым. Башта еладым, 23 яшьтә үләсе килми бит! Озак ярдәм булмый торгач, әти-әнием, абыем, апаем, яраткан кызым Индира белән хушлаша башладым. Тормышымдагы бөтен матур мизгелләрне күңелемдә яңарттым. Тын алырга бик авыр иде. Һава җитмәде. Бәләкәй вакытта коткаручы булырга хыяллана идем. Гел шуның белән бәйле тапшырулар, кинолар карап үстем. Шуларны искә төшереп, “Рөстәм, коткыга бирелмә! Тынычлан, һава бик аз”, – дип үземне кулга алырга тырыштым. Һаваны да үзенчәлекле итеп, әз-әзләп, кадерен белеп кенә суладым...



Шок хәлендә булу сәбәпле, Рөстәм тәнендәге авыртуларга игьтибар итми. Баштарак аякларын сизсә дә, соңрак ул аларны тоймый башлый. Плитәләр аякларын кысып, кан килүне туктата. Нәтиҗәдә, алар ойый. Рөстәмне иртәнге 6да гына, иң соңгы кеше итеп табалар.

– 40 минут чокыдылар мине, – дип авыр көнне искә төшерә әңгәмәдәшем. – Коткаручылар белән сөйләшә идек. Аста дөм-караңгы, плитәләрне ала башлагач, кинәт кенә күзләремә якты төште. Һаваны туя алмыйча суларга керештем! Һәм шунда эчтән генә үземә: “Мин яшәячәкмен!” – дип сүз бирдем. Чокырдан чыгаргач, ашыгыч ярдәм машинасына салдылар. Анда да табиб белән сөйләшеп алдым. Беренче соравым: “Үлүчеләр бармы? Күпме?”. “Бар... Күп” дигәннән соң, авыртулардан үлеп китмәс өчен, табиблар ясалма рәвештә мәрткә җибәрделәр. Комада сигез көн булганмын...

Омск табиблары катгый рәвештә Рөстәмнең аяк-кулларына ампутация ясау кирәклеген әйтә. Һәр минут санаулы: теләсә кайсы вакытта йөрәге эшләүдән туктарга мөмкин була аның. Ләкин табиблар кан басымы гел уйнап тору аркасында, егеткә операция ясарга алынмый. Рөстәмнең әти-әнисенә: “Тагын дүрт сәгать һәм сезнең улыгыз үләчәк”, – дип коточкыч сүзне җиткерәләр (бу вакытта инде ул өч көн хастаханәдә яткан була – авт.). Әти кеше баш табиб янына кереп, йодрыгы белән өстәлгә суга: “Улымны Мәскәүгә җибәрегез! Җаваплылыкны үз өстемә алам!”

“Бу чын могҗиза!” – ди табиблар аңа

Рөстәмне самолет белән Мәскәүдәге госпитальгә озаталар. Егет ике тапкыр клиник үлем кичерә. Беренчесендә – 4, икенчесендә 5 минутка йөрәге туктап ала.

– Мин комадан чыкканда, янымда 30лап табиб басып тора иде. Чөнки миндәге яралар белән кеше ике-өч көннән артык яшәми икән. “Бу чын могҗиза! Йөрәгең бик нык, син яшәргә бик телисең!” – диде табиблар. Уянгач, аякларымның юклыгын күрдем. Күздән яшьләрем коелды... Акырып елар идем, тавышым чыкмый иде шул. Бик кыен вакыт иде ул... Шуннан соң тагын 16 операция кичердем. Төннәр буе йокламыйча, “Ничек яшәргә инде миңа хәзер?” дигән сораулар белән “ашап” яттым үземне. Дөресен әйткәндә, ике атна вакыт узгач, үземне кулга алдым. Әгәр янымада сөйгәнем Индира булмаса, алай тиз генә терелмәгән дә булыр идем. 20 июль көнне аның туган көне иде һәм шул көнне мин комадан чыктым. “Зур бүләк ясадың миңа”, – диде Индира. Йөргән кызымны күргәч тә, шатлыгымнан нишләргә белмәдем. Ул вакытта әле сөйләшә алмый идем, күзләр белән генә бөтен булган хисләремне белдердем. Ул яныма килеп, кулларымны кулына калгач: “Мин синең белән! Бар да яхшы булачак. Мин сине ташламаячакмын!” – диде. Шундый сүзләрдән соң ничек инде терелмәскә?! Индира күңелемә өмет орлыклары чәчте. Яшәү көче бирде, үз-үземә ышанычны арттырды.

Мәхәббәтнең могҗизалы көче әнә шундадыр инде. Адәм баласын үлем тырнагыннан да тартып алырга сәләтле ул. Индира Мәскәүдә вакытта сөйгәнен бала карагандый карый, тәрбия кыла, кашыклап ашата. Кыскасы, яңадан тормышка кайтарырга ярдәм итә. Бәхеткә, Рөстәмнең кулларын да саклап кала табиблар. Бераз куллары ныгыгач, су тутырылган шешәдән гантель ясап, спорт белән шөгыльләнә башлый ул. Соңыннан кеше ярдәменнән башка гына инвалидлар арбасына утыра. Оборона министрлыгы немец протезлары тапшыргач, яңадан йөрергә өйрәнә.
– Көнгә сигез сәгать шөгыльләнә идем. Башта басып торырга өйрәндем, соңрак – атларга, аннан тезләрне бөкләргә. Үз аяклары булган кеше уйламыйча йөри, ә миңа һәр мускулларны контрольдә тотарга кирәк иде. Минем уңышларны күрер өчен бөтен госпиталь табиблары җыелды. Әле болай тиз генә тернәкләнүче кешене күргәннәре булмаган, – ди Рөстәм.

Егетнең тормышындагы тагын бер мөһим әйберне әйтеп узарга кирәктер: яшь ярым вакытта ул әнисез кала. Үги әнисе аны үз баласы кебек якын күреп үстерә. Зур бәлагә тарыгач та, иң зур юанычларының берсе ул була.

– Иң беренче көннәрдән үк янымда булды. Әтием озак торалмады, чөнки Мәскәүдә яшәр өчен акча күп кирәк. Шуңа ул көне-төне эшләде, акча юнәтте. 24 августка кадәр янымда әни белән сөйгәнем булды. Индира кайтып киткәч, әни берүзе калды. Көндә ашлар пешереп яныма килә, мине кашыктан ашата, юындыра иде. Протезларда йөрергә өйрәнгәндә дә зур терәк булды. Беренче уңышларымны да ул күрде. Бөтен процедураларга, тренажер залга коляска белән йөртә иде. Иренгән, ялкауланган чакларымда: “Рөстәм, әйдә, тор! Алга!” дип миңа көч бирде. 11 ай буе минем янымда булды. Миңа түзгәне, тәрбияләгәне өчен чиксез рәхмәтлемен аңа! 10 айдан артык хәрби госпитальдә дәваланганнан соң, кире туган якларга әйләнеп кайттым.

                                 нлавный.jpg


Бүген

Рөстәм Нәбиевнең бүгенге тормышы сәламәт кешенекеннән аерылмый. Күп авырлыклар инде артта калган. Егет ныклап торып спорт белән шөгыльләнә, следж-хоккей уйный. Россия чемпионатларында зур урыннар яулый. Хәзерге вакытта ныклап торып 2022 елда узачак Паралимпиадага әзерләнә. Әтиләре өйдәге бер бүлмәне тренажер залы итеп ясаган. Күп вакыты да шунда үтә аның. Дуслары белән табигатькә чыгып ял итәргә дә вакыт таба, бергәләп су коеналар. Рөстәм әле туйларда кияү белән кәләш утырган машинаны йөртүче булып та эшли.
– Әлеге фаҗига минем белән килеп чыкканга, инвалид калганыма үкенмим. Иң мөһиме: мин исән! Ике аягымны югалтсам да, үземне югалтмадым! Янәшәмдә менә дигән гаиләм, туганнарым, дусларым бар!

Индира белән без алты ел бергә. Бергә үстек, бер мәктәптә укыдык. 3 июнь көнне туебыз булды. Тиздән кызыбыз туачак, – дип елмая Рөстәм. – Хатыным балабыз буласын әйткәч, шатлыгымны иге-чиге булмады. Менә нинди мизгелләр өчен яшәргә кирәк икән ул! Индирам – тормышымда иң зур бүләк. Аякларымны югалтсам да, ул миңа канатлар бирде.







Соңгы сүз

Омск өлкәсендәге казарманың җимерелүе – соңгы елларда Россия армиясендә күзәтелгән иң зур фаҗигаләрдән исәпләнә. Белгечләр үткәргән нәтиҗәләр буенча, аның җимерелүе 1975 елда –төзүчеләрнең, 2013 елда капиталь ремонт ясаучыларның эшләренә салкын мөнәсәбәте аркасында килеп чыга. Иң сәере – гаеплеләр әлегә кадәр үз җәзасын алмаган, тикшерү эшләре дәвам итә. Мондый хәлләрдән соң әти-әнинең армиягә ышанычы каян барлыкка килергә тиеш? Ватан алдындагы бурычын үтәргә дип киткән сау-сәламәт балаң инвалид булып кайтмас дип кем гарантия бирә?

Рөстәм сөйләгән тарих әлеге фаҗиганең бер кыйпылчыгы гына. Ә кемнеңдер мәгънәсезлеге, саксызлыгы нәтиҗәсендә 18-21 яшьлек улларын җир куенына салган ата-ананың җан ярасын кем төзәтер? Кызганыч, болар барысы да риторик сорау булып кала бирә...
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ