Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Һии, ач бет!

10 Октябрь 2018 829
"Акчарлак" газетасыннан
Атнаның шимбә-як­шәмбесе – безнең өчен бәйрәм! Базар көннәре бит! Җомга кич якын-тирә авылларда яшәүче туган-тумача бездә бик тәмләп чәй эчеп утыра инде. Өстәл өстен әнинең карточкага алган сынык-санакларыннан, шикәреннән тыш, кунаклар алып килгән мич ашлары, сөт, катык, эремчек ямьләп тора. Дәрес хәзерли торган өстәлебезгә дә күчтәнәчләрдән өлеш чыгарып, әни безне чиксез куандыра иде. Атна буе хыялланып көткән ризыкларны без – өч бала суыра-суыра, телләребезне чатната-чатната тамагыбыздан түбән таба шудырабыз. Шимбә булсын, якшәмбе булсын, берсеннән-берсе ягымлы, кайчагында кайгылы, ешрак моңлы апаларыбызның иртән торуларына әни үзләре үк алып килгән ярма, йә борчак, яки токмач салып аш пешереп куя. Шимбә кич самавырын кайнатып тора. Өстәл тирәсе тагын күңелле гөрли башлый. Ә иртән апалар сатарга алып килгән әйберләрен күтәреп, базарга чыгып китәләр. Бүлмәдә тынлык урнаша. Якшәмбе көнне кунакларыбыз базардан көн урталарында кайтып керәләр иде. Үзләре сатып алган әйбергә, бигрәк тә тозга, сабынга, шырпыга, кием-салымга бәяләрнең югарылыгыннан зарланышулары, алган товарларын бер-берсенә күрсәтүләре хәтердә калган. Тормыш авырлыгын үз җилкәләрендә тартып баруның бер кечкенә генә дәлиле булган инде аларның бу мәшәкатьләре. Берсенең ире сугышның иң кызган утында көрәшә, икенчесенеке госпитальдә дәва­лана, өченчесенең сөйгәне хәбәрсез югалган. Шул авыр елларда да безнең хәлебезгә керүләре хәзер дә онытылмый. “Балаларыңа ашарга пешерерсең, аз булды инде, гаеп итмә” дип, әле берсе, әле икенчесе әни кулына ит тоттырды. Башкалары йә эремчектән, йә майдан өлеш чыгарды. Иртәнге сәгатьтә бүлмәгә таралган хуш искә уянып киттем. Итле аш исе! Рәхәтләнеп исним, ләззәт дулкыннарында тирбәләм. Менә, сеңлем белән энемнең дә күзләре ачылды. Ятакларыбыздан ипле генә торып, өстәл артына килеп утырдык. Тәлинкәләребезгә әни иң әүвәл ит саласы итте. Савытына кадерледән-кадерле әйбер – ит килеп төшүгә сеңлем, минем һәм энемнең тәлинкә төпләрен күзләре белән тишәрдәй булып, тавышлана башлады. Янәсе, әни безгә зур ит кисәге, ә аңа кечкенәне салган. Үз өлешләребезне кабып кына йотасы да бит, ә без бер әнигә, бер гаугачыга карап тик утырабыз. Әни өчебезнең савытыннан да итне җыеп алды да авызына капты, аннан чәйнәгәндәй итте һәм йотты. Өчәүләп каттык та калдык. Өч кисәк бер авызга сыярлык булгач, итнең күләме дә чамалы булгандыр инде. Әни үзенә өлеш чыгармаганны соңрак кына аңладык. Сеңлем карап торды-торды да “Һи-и, ач бет” дип көрсенеп куйды. Инде тәлинкәләребезгә аш салынды. Тын да чыгармый ашыйбыз. Әни шунда әкрен генә: “Итне ашка һәрвакыттагыча вак-вак итеп турап саласы калган да бит! Әйбәтләп чәйнәсеннәр дигән идем”, – диде. Энемә, сеңлемә ничек булгандыр, ә миңа балалар үстергәндә әниемнең бу тәрбия ысулы бик тә ярап куйгалады. Сания Исмәгыйлова. Алабуга, Мәрҗани ур., 14.
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1570
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ