Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Идел Кыямов: “Хәзерге кызларга тыйнаклык җитеп бетми”

12 Май 2017 1323
“Манзара” тапшыруын алып баручы Илдар Кыямовның улы Идел белән интернет аша аралашканда: “Берәр акыллы, татарча сөйләшә торган, эшчән кыз булса иде... Шундук тәкъдим ясар идем”, – дип әйтеп ташлады. Егеткә 22 яшь. Күптән түгел генә “Татарстан радиосы”на эшкә урнашты. Армия сафларында булып, Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтты. 2016 елның 9 маенда Мәскәүнең Кызыл Мәйданында узган парадта да катнашкан.
– Идел, өйләнәсең шулай нык киләмени соң? – дим аңа.

– Бәлки әтием иртә өйләнгәнгә, минем дә шулай өйләнәсе киләдер. Ул әнигә: “Менә Иделгә 20 булганда, мин дә егетләр кебек булам әле”, – дип әйтә торган булган. Армиядән кайткач, бик тә өйләнәсем килде. Әмма эшкә урнашу белән бу хис сүрелде. Бәлки күңелгә яткан кеше очрамагандыр. Ә бәлки эш күп булгандыр. Хәзер исә йөрәгемне яуларлык кыз очраса, шунда ук никах укытырмын төсле.

– Акыллы, тырыш кызлар юкмыни?

– Бар алар. Әмма мин йөри торган җирләрдә генә күренмиләр. Таныш егетләр: “Менә, шул кызны очраттым да шунда ук минем кеше икәнен аңладым!” – ди. Ничек шулай буладыр ул? Шуңа шаккатам... Һәм галәмнән сорап куям: “Кайда соң син, миңа насыйп яр?” Армиядән кайткач, тормыш кайный башлады. Проектлар күп. Төрле чараларга йөрергә тырышам. Бу мәсьәләдә мин бәхетле.

– Бүгенге заман кызларына нинди бәя бирәсең?

– Тукай заманындагы кызлар белән аралашканым юк, кызганыч. Ә хәзерге кызлар бик хәйләкәр (елмая). Тыйнаклык та җитеп бетми кебек. Миңа назлы, ягымлы, акыллы һәм чибәр кызлар ошый. Кеше хәленә керә белгән, башкаларны да хөрмәт итә торганнары. Шәһәр кызлары гына түгел, хәтта авылда үскән кызлар да ничектер усал, үзе дигәнчә генә, үз тирәсендә биетеп йөртмәкчеләр.
Белмим, җәмгыять шулай тәэсир итәме, өйдә тиешле дәрәҗәдә тәрбия бирелеп бетмиме? Барыбызның да кулында гаджетлар. Кемнең нәрсә эшләгәнен күреп, күзәтеп торабыз. Әйтик, бер кыз инстаграмына егет белән фото элә. Аның астына: “Минем тормышым, бердәнберем, ми-ми-ми...” Ике ай уза, шул ук кыз икенче егет белән фотога төшә дә шулай ук яза. Менә бу күренеш минем ачуымны чыгара.
– Тормышыңда җавапсыз мәхәббәтләр булдымы?

– Җавапсыз димәс идем. Ошату булгалады. Чөнки чын мәхәббәт, минем кешем диярлек кыз булса, шундук өйләнгән булыр идем.

– Үзең ничә кызның йөрәген телгәләдең?

– Провокацион сорау (көлә). Җавап бирмичә калдырам.
  
– Әниеңә йөргән кызың ошамаса, нишләр идең?

– Минем йөрәгемне яулаган кыз булса, ул әниемә дә ошаячак. Чөнки безнең бу мәсьәләдә карашларыбыз охшаш.

– Романтикмы син?

– Мин бит актер. Романтик та була алам. Кристиан Грей да.

– Кайсы әсәр яки шәхесләр тормышындагы мәхәббәт тарихы сокландыра?
  
– Хәсән Туфан һәм аның хатыны Луиза Салиәсгарованың. Шул мәхәббәт тарихын белгәч, Хәсән Туфан шигъриятенә игътирамым артты.

– Армиядә чакта кызлар мәхәббәт хатлары яздымы соң үзеңә?

– Туганнар, сыйныфташлар, хезмәттәшләр язгалады. Кызлардан хатлар килмәсме дигән өмет белән “Вконтакте”га хезмәт иткән урынымның адресын элеп куйган идем... Яздылар, пычагым...

Бәлки “Акчарлак”ны укучы кызлар арасында Иделнең таләпләренә туры килә торганнар бардыр? Хәбәр салыгыз!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4081
25 Апрель 2018 13:34 3061
4 Май 2018 13:22 2713
ӨСКӘ