Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"И, туган тел" (ЙОЛДЫЗЛЫ ПРОЕКТ)

25 Октябрь 2017 2713
Шушы көннәрдә татар телен яклап язылган шигырьләр, җырланган җырлар социаль челтәрне камап алды. Танылган сәхнә йолдызлары да, ТВ алып баручылары да туган телне саклап калу өчен бергәләп тотынды. Күпләр “И, туган тел” җырын башкарып интернетка элде.
– Татар теленә куркыныч яный! Татар телен саклыйк! – ди Фирдүс Тямаев



Роза Әдиятуллина (ТВ алып баручысы):
– Урамда караңгы, балаларга йокларга вакыт. Әмма минеке “И, туган тел”не уйнамыйча ятмыйм”, ди. Уйна, кызым, уйна!” 



Әбри Хәбриев “И, туган тел” җырын җырлап кына калмаган, шигырь дә иҗат иткән.

“Үтерәбез, бетерәбезмени
Туган телне, анабыз телен?!
Татарларны күрә алмаганнар
Әзерлиләр телгә тик үлем!

Рөхсәтем юк! Тимә-кагылмагыз,
Сөйләмемнең нигез ташына!!!
Маңкортларның эше барып чыкмас,
Җитә алмаслар телем башына!

Горурланам ТАТАР булуымнан!
Татар булып яшим һәм үләм!
Туган телем, атам-анам теленең
Киләчәген балаларда күрәм!”


Зәмирә Рәҗәпова (алып баручы):

– Балаларыма карыйм да, куркып куям. Ирексездән кайчандыр укыган Чыңгыз Айтматовның “И дольше века длится день” романы искә төште, бигрәк тә маңкортлар язмышы. Башларына терлек карыны ябып, исәрләндерелгән кешеләр... Карта башка ябышып ката, кешенең үсеп чыккан чәчләре кире башны тишеп керә. Нәтиҗәдә, кешеләр берни хәтерләмәүче, нәселен, телен, милләтен белмәүче, буйсынучы җан иясенә әверелә. Җәмәгать, маңкортларга әйләнеп барабыз түгелме? Нишләргә? Барып сыеныр урыныбыз, яклаучыбыз юк. Гомердә беренче тапкыр ятимлек хисе биләп алды. Куркыныч!

новый коллаж.jpg


Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның кызлары Зифа “И, туган тел”не башкара. 



 Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың балалары да “Без татарча сөйләшәбез!” диләр.



Алия Исрафилова (җырчы):

– Мәҗбүри рәвештәме, факультативмы, татар теле дәресләренә улымны йөртәчәкмен. Өйдә дә без татарча сөйләшәбез. Гаиләбез эчендә туган телебез югалмаячак, Алла теләсә. Ләкин дәүләт масштабында туган телебезгә шундый мыскыллы мөнәсәбәт белән килешеп булмый. Бу мәсьәләдә мин, әлбәттә, һәртөрле активлык күрсәтергә кирәк дип саныйм. Үз республикабызда туган телебезне санга сукмаган, аны факультатив рәвештә калдырыр хәлгә җиткергән хакимиятнең дәрәҗәсе өч тиен.

   XG--FwVQix8.jpg


“Телебезне саклыйк, дуслар”, дип мөрәҗәгать итә җырчы Гөлназ Сираева



Җырчы Рифат Зарипов та татар булуы белән горурланып шигырь язган һәм иҗат төркеме белән “И, туган тел”не башкарган видео куйган.

“Мин дә татар, мин дә сезнең кебек.
Яратамын шушы милләтне.
Ана телен мактап җырлаучылар
Минем өчен бигрәк кыйммәтле.
Тукай чапкан пар атларга утырып,
Сәйдәш коралларда көйләгән.
Җәлилебез әсирлектә булып,
Татар рухы көчен сөйләгән.
Һәммәбез дә бөртек кенә өлеш
Кертсәк иде тарих теленә.
Бит ул бөртек җиһан күләмендә,
Кояш булып хәтта күренә!”

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ