Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гыйбрәтле язмыш

24 Октябрь 2018 1674
"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан
Шулай бервакыт поезд көтеп утырганда, сәләмә генә киенгән, шыксыз, беренче карашка хәтта куркыныч кыяфәтле бер әбигә күзем төште. Груша сыманрак баш, артык озын куллар, җил иссә дә аварга торган нәзек гәүдә, җилкәсендә картлык бөкресе... Ул чүпрәк сумкасына нидер сала иде.

Шулчак күрше авылның Мәрфуга ападан күптән инде ишеткән гыйбрәтле бер вакыйга күз алдыма килеп басты. Бу әби Мәрфуга апа сөйләгән Җамал карчык түгелме икән?! Әйе, әйе. Аның шул булуы бик ихтимал. Килеш-килбәте нәкъ ул тасвирлаганча бит. Мин әкрен генә урынымнан күтәрелдем дә, әлеге әбигә хәер бирим дип, аның янына килдем. Әби сәерсенебрәк карады, башындагы яулык кырыен тарткалап, бер кулы белән авыз читен каплады. Әйтерсең лә ул миннән ямьсез йөзен яшерергә тели иде. Мин, ни булса да булыр дип:

– Нихәл, Җамал апа, менә сиңа бераз хәер бирим әле, дога кылырсың, – дидем дә кулымдагы акчаны аңа суздым.

Әби куркып калды. Алыргамы-юкмы дигәндәй, миңа текәлебрәк карады. Кулы үрелмәде. Дөресрәге, ул кулларын да миннән яшерә сыман иде.

– Җамал әби бит син, әйеме?

– Юк-юк. Син кем беләндер бутадың, ахры, мине, балам! – диде дә, хәер акчасын да алмыйча, әби вокзалның иләмсез зур залыннан җәһәт кенә чыгып китте.

Миңа әллә ничек авыр булып китте. Нигә әле ул мин әллә кайчан ишеткән Җамал әби булсын инде. Минем аны бөтенләй күргәнем дә юк бит. Бәлки, Мәрфуга апа ул гыйбрәтле хәлне үзе уйлап кына чыгарган булгандыр. Буш шешә җыеп, соранып йөрүчеләр күп булыр ул дип, кабат урыныма барып утырдым. Поезд кузгалып китәргә шактый вакыт бар иде әле. Күпме шулай утырган булыр идем икән, берникадәр вакыттан соң теге әби кабат күренде. Ул шактый олы яшьтә булса кирәк. Бөкрәебрәк торган гәүдәсе, йөзендәге тирән сырлар да үткән тормышының рәхәт булмавын искәртә сыман иде.

Әби тонык күзләре белән залны айкап чыкты. Карашы миңа төбәлде. Мине кабат күрүенә куанды да бугай әле. Ул миңа таба атлады. Бераз иелә төшеп:

– Син мине каян беләсең, балам? – дип сорау бирде.

Мин, торып, әбине үз урыныма утырттым. Аның каршысына чүгәләп, авылымның исемен әйттем. Әби бермәл сискәнеп үк китте. Аннан:

– Һе... Минем сезнең авылда булганым юк бит, – диде.

– Минем дә сине күргәнем юк, – дидем мин.

– Ә исемемне каян белдең соң?

– Күрше авылның Мәрфуга апа әниемә бер вакыйга сөйләгән иде. Ничә еллар шул күз алдымнан китми. Сине күрүгә, ул күренеш кабат яңарды. Чынлап та, Җамал әби түгелме икән дип эндәшәсе иттем.

Әбинең тавышы калтыранып чыкты. Еламсырый сыман иде ул. Шуннан күңеле йомшарып сөйләп китте:

– И-и-и, балам, бу дөньяга тумаган булсам, ни булыр иде... Әнигә дә рәнҗергә куркам, – диде әби. – Шул Мәрфуга сөйләгән Җамал булам инде мин.

Аның саен, Мәрфуга ападан ишеткәнемнән чыгып, әбинең килеш-кыяфәтен күздән кичерәм.

– Мине күреп курыкмадыңмы соң?

– И-и, нигә куркыйм ди, олыгайгач, барыбыз да шундый булырбыз инде, – дип юатмакчы булам.

– Әни минем белән йөкле чакта, кеше сизмәсен дип, корсагын буып йөргән. Шуңа күрә зәгыйфь туганмын мин... Әти-әниең исәннәрме соң?

– Аллага шөкер, исән-саулар әле, – дим мин.

– Бик бәхетле бала икәнсең. Миңа андый бәхет тәтемәде шул. Ходай шулай язгандыр инде...

Утыра торгач, әби күңел сандыгын актара торды:

– И-и-и, балам, дөньяга сабый бәхете белән килсен икән ул. Тигез ата-ана белән дим. Минем әни авылның бер юашы булган инде. Язмыш аны бик кыерсыткан. Әти-әнисе бик яшьләй дөнья куйган. Ятим булганга да кыерсытканнардыр инде үзен.

Унҗидесе дә тулар-тулмас тапкан ул мине. Күрәчәктер инде. Карында чакта ук, үле туса ярар иде, дип, Ходайга ялвара торган булган. Туасы җан булгангадыр инде, тере туганмын. Берьялгызы тудырган ул мине.

Гомерлек ярам син, дия торган иде әни, – дип дәвам иттерде сүзен Җамал әби. – Мине, табуга, кеше-кара күрмәсен дип, идән астына яшереп куйган. Шунда, караңгыда, дөнья яктысын да күрми үскәнмен мин. Төнлә белән әни янына менеп йоклый идем. Ул әни куенына сыенып йоклауларның рәхәтлекләре!..

Гомеремнең иң татлы чагы шул әни куены гына булды бугай. Төннәрен әни сулык-сулык елый иде. Мин эндәшергә куркып ятам. Ул чакта, бәлки, әни минем алдагы көнемне уйлап елагандыр, бәлки, заяга үткән яшьлеген кызгангандыр. Урыны оҗмахта булсын, йа Рабби Ходаем.

– Зур калага ничек килеп чыктың соң, Җамал әби, кайда яшисең? – дип сорыйм аннан.

– Аны сөйләсәң, сүз җитмәс, балам. Әни бик картайган, сәламәтлеге дә какшаган иде инде. Үзе исән чакта мине кая да булса урнаштыру хәстәрен күрү турында күп уйланды ул. Күрше-тирә белән әни аралашмый иде. Яманаты чыгудан курыккандыр инде.

Бер-заман шулай төне буе үзенең үткәнен, гомер чигенең инде якынлашуын, минем бәхетсез бала булып тууымны сөйли-сөйли елап чыкты. “Син миңа рәнҗемә инде, кызым, язмыштыр, – диде. – Калада минем бер ахирәтем бар, ул синең турында белә, мин сине аңа тапшырырмын, – диде.

– Җамал әби әледән-әле кул аркасы белән күзләрен сөрткәләп ала. Идән астында яшәсә дә, авылыннан аерылу вакытын авыр кичерүе сизелеп тора. – Көннәрдән бер көнне, төн җиткәч, киенеп, кулга төенчекләрне алып, авылдан чыгып киттек. Авыл урамыннан мин беренче һәм соңгы тапкыр үттем. Бер капка төбенә килеп җиткәч, әни туктады да: “Шушы Алла каһәрләгән Кыям минем бәхетемне җимерде, сабый гына идем бит мин ул чакта”, – дип, капка баганасын йодрыклары белән төя-төя елады. “Каһәр төшсен сиңа”, – дип, бәддога укыды. Әнине чак-чак кына алып киттем. Ул күз яшьләренә буыла-буыла үкседе.

Ул – минем әти буласы кеше – Кыямнар йорты иде. Без төне буе сөйләшми атладык та атладык. Таң атканда, бер авыл янына килеп җиттек. “Бу Тау Иле дигән авыл”, – диде әнием, төне буе бер сүз катмый килгәннән соң.

Бераз хәл алгач, әни, бер йортның капкасын шакып, су сорады. Бар бит ул мәрхәмәтле кешеләр, безне өйгә дәшеп чәй эчерделәр. Аннан соң без кабат юлга кузгалдык. Бара торгач, бер машинаны туктаттык, ул безне калага кадәр утыртып алып барды. Эңгер төшкәндә, әни шәһәр читендәге бер ишекне какты. Ул әнинең ахирәте яшәгән йорт иде. Алдан хәл иткән булганнардыр инде, әни мине шунда калдырып, миннән кабат бәхиллек сорап, икенче көнне авылга кайтып китте.

Менә шулай мин кала кешесе булып киттем. Әни озак та тормаган, дөнья куйган. Ул хәбәрне әнинең ахирәтенә Мәрфуга китергән. Аны югалтуны мин бик авыр кичердем. Инде менә әнинең ахирәте үлгәнгә дә шактый вакыт узды. Мин хәзер япа-ялгызым, тамагымны шулай йөреп туйдырам инде, балам, – диде ул, авыр сулап. – Язмыштан узмыш юк, диләр бит, нишлисең инде. Минем бу аяныч тормыш беркемгә дә язмасын...

Җамал әби, бәлки, тагын әллә ниләр сөйләр иде әле. Минем поезд кузгалыр вакыт җитте. Мин аңа, исәнлек-саулык теләп, хәеремне суздым.

– Рәхмәт, балам! Мин хәзер үлсәм дә үкенмим инде. Өстемнән таш төшкәндәй булды. Бу эчке авыр халәтемне төяп ничек бу дөньядан китәрмен икән дип газаплана идем. Сабыр гына тыңлаганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа! – дип, мине озатып калды.

Әйтерсең лә ул иң якын кешесе белән күрешеп саубуллаша. Гомере буе идән астыннан гайре берни күрми көн иткән бу әбинең гыйбрәтле язмышы әле дә булса йөрәгемне әрнетә. “Адәм баласы дөньяга бәхете белән тусын икән ул” дигән сүзе дә колагымда әле дә булса яңгырап тора.

И язмыш, язмыш...



Дания Гайнетдинова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1422
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1299
ӨСКӘ