Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Газсыз йорт (ВИДЕО)

11 Февраль 2016 1882
Редакциягә атна саен диярлек шалтыратып, үзләрен онытырга ирек бирмәүче укучыларыбыз бар. Алар тормышыбызны күңеллерәк итә, безне тик утыртмый, Аллага шөкер. Шундый активистларның берсе – Балык Бистәсе районы Биектау авылында яшәүче Оркыя Динмөхәммәтова. “Зарлы телефон”га мин утырган көннәрдә генә шалтырата бугай дип уйлый идем, ялгышканмын – хезмәттәшләрем дә аның белән танышырга өлгергән икән.
Оркыя апаның зары атна саен бер үк: “Менә-менә ишелергә торган йортта яшим. Суыбыз да, газыбыз да юк. Түбәдән су үтә. Инде мин белгәндә генә 33 авыл җирлеге рәисе алышынды, берсенә дә минем кирәгем юк, ярдәм итмиләр!”, – ди ул. Мин Оркыя апаны юатып, очрашып сөйләшеп утырырга, өен күреп китәргә вәгъдәләр биреп, хушлашабыз.

Көннәрдән бер көнне вәгъдәне үтәр чак җитте – Балык Бистәсе якларына чыгып киттек. Оркыя апаның ишегалдына үтәм... Йорты тыштан ярыйсы гына күренсә дә, эчтән, чыннан да, калтырый икән. Өйалды өлешендә плитә белән туңдыргыч тора, ә бүлмәдәге иң кыйммәтле әйбер – телевизор. Өйдә зур мич. Газ юк, өйне утын белән җылыталар икән. Ә суны ял көннәрендә кайткан улы Мансур машинасы белән күрше Мәшләк авылы чишмәсеннән күпләп ташып куя икән. Аннары атна буе шуны кулланалар.

– Оркыя апа, маллар тотасызмы әллә? Бу кадәр зур туңдыргычта ниләр саклыйсыз? – дим керә-керешкә.

– Маллар юк инде... Балан гына ул туңдыргычта.

Диванга утырып, сүз башламас борын Оркыя Динмөхәммәтова кычкырып еларга тотынды. Шушы мизгелдән башлап, саубуллашып чыгып киткәнчегә кадәр балавыз сыгудан туктамады ул. Тормыштан зарланган арада “обидно” дип кыстырырга да онытмый.

Үзе ул 1948 елгы икән. Заманында пекарняда җиде ел эшләп алган, аннан кибеткә күчкән. Тик кибетне караклар баскан һәм кассада җитмәгән сумманы соңыннан Оркыя ападан түләткәннәр. Алай гына да түгел, ул чагында угрылар хатынны кыйнап, II төркем инвалид ясаганнар. Аннары Оркыя апаны психик авырулар хастаханәсендә байтак кына дәвалап маташканнар. Шул вакытта сары йортка салуларын ул аерым бер рәнҗү белән телгә ала. “Гомергә рәхәт күрмәдем, кеше арасында йөри дә алмадым, эшләмәдем, кыйнап адәм рәтеннән чыгардылар мине”, – дип күз яшен сөртә.

Динмөхәммәтовлар ике бала тәрбияләп үстергән. Кызлары Миләүшә – кияүдә, ике бала анасы, Балык Бистәсендә яшәп ята. “Нәрсә белән шөгыльләнә?” – дип сорагач: “Носки сата, эшкә алмыйлар аны”, – диде әни кеше. Улы Казанда хезмәт куя. Кыскасы, Оркыя апаның ире дә, балалары да сау-сәламәт, аяк-куллары исән. Үз көннәрен үзләре күрерлек кешеләр. “Мондый ситуациядә туктаусыз дәүләтне сүгеп, күктән төшкәнен көтеп утыру оят булырга тиеш”, – дип әйткәләп тә алдым үзенә.

Бу вакытта гаилә башлыгы Рәҗәп чаршау артында йокы симертеп ята иде. Аны уятып, сорау аласы килгән иде дә, тормады. Көндезге йокысын Оркыя апа да бүлә алмады.

– Рәҗәпкә эш кушып булмый инде, ничек өлгерсен ул барысына да! Керләр юсынмы, су кертү артыннан йөрсенме? Үзем керләр дә чайкый алмыйм бит, башым әйләнә, – дип Оркыя апа ирен яклый башлады.

Динмөхәммәтовлар икесенә бергә 14 мең сум пенсия ала икән. Коммуналь түләүләргә, ягъни утка ай саен мең сум тирәсе китә ди. Әле 6 меңгә бер машина утын сатып алганнар. Өй җылы торсын өчен көнгә берничә мәртәбә мичкә ягарга туры килә.

– Ун бала чыккан төп нигезем бу! Эшләгән булсам, мәңге бу хәлгә калмый идем. Мондый өйдә торырга ризалыгым юк. Район башлыгына хәтле барып җиттем, берсе дә ярдәм итми, – дип капка төбеннән озатып калды Оркыя Динмөхәммәтова.

Әлеге гаилә турында авылдашларыннан да сораштырдым. “Үзләре тәртиплеләр, эчә торган кешеләр түгел, ләкин саулыклары юк инде”, – диеште бөтенесе бертавыштан.

Авыл җирлеге бинасы янына туктагач, бер мәлгә телсез калып, читтән генә хозурланып, аның эченә үтәргә кыймыйча тордык. Күз алдыгызга китерегез: манаралы мәчет, ә ян-якларына Татарстан һәм Россия флаглары беркетелгән. Бу нинди могҗиза тагын дисәк, биектаулылар иске мәчетләрен авыл җирлеге бинасына әйләндергән икән...

– Динмөхәммәтовлар турында начар сүз әйтә алмыйм, – дип сүз башлады авыл җирлеге рәисе Рәфкать Мөхәммәтҗанов. – Ләкин бу гаиләнең берни эшлисе килми, һаман кемнеңдер китереп биргәнен көтеп яталар. Өйләренә су кертү өчен аларга нибары 15 метр җир казырга кирәк. Су трассасы капка төпләреннән үк үтә. Бернинди кыенлыгы юк! Газга килгәндә, аны керткәнче башта өйне рәсмиләштерәсе. “Йортыгызның документлары артыннан йөрегез”, дип ничә мәртәбә әйттем – тыңламыйлар. Аны да мин ясап бирә алмыйм бит инде!

Оркыя апаның улы яхшы акча алып эшли, ире дә аны гына башкарып чыгарлык кеше. Тик кайчан карама, йоклый ул... Авылда II төркем инвалидлар шактый, бөтенесе ничек тә тырыша, үз көнен үзе күрә. Дөрес, Оркыя апаның психик авыруы бар, яз-көз алышынып ала инде ул. Шул вакытта төрле инстанцияләргә шикаятьләр язарга тотына. Динмөхәммәтовларның яшәү шартларын тикшерергә дип, социаль яклау үзәгеннән махсус комиссия дә килде. Аларга документларын җыеп, район үзәгенә барырга, торак шартларын яхшырту өчен чиратка басарга кушып киттеләр. Ләкин бу гаилә анда да бармады. Шулай булгач, иске йортта яшәүләре өчен кемне гаеплисе соң? Тик яткан таш астына су акмый шул...

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Казан – Балык Бистәсе – Биектау – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ