Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Палестина – Израиль конфликты тиздән чишелергә мөмкин

5 Октябрь 2017 116
Без ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәднең (с.г.в.) Кыямәт көне турындагы хәдисләрендә күрсәтелгән бик күп билгеләр тарихи мәйданга чыккан вакытта яшибез. Ул мәгълүм бер хәдисендә безгә Кыямәт алдыннан Палестинаның азат ителәчәге турында хәбәр итә.
Сәясәт белән аз гына кызыксынган һәр кеше бүген Палестинада гыйбрилар белән гарәпләр арасында тиңсез көрәш баруын яхшы белә. Бу көрәшнең башы 1948 елга – Израиль дәүләте төзелгән чакка барып тоташа.

Мин башта ук ни өчен “яһүд” сүзен түгел, ә “гыйбри” (еврей) дигән атаманы кулланам дигән сорауга җавап бирик. Болар икесе ике төрле термин. Беренчесе – динне аңлатса, икенчесе халык атамасы. Һәрбер гарәп һәм татар мөселман булмаган кебек, һәрбер гыйбри дә яһүди түгел, алар арасында атеистлар һәм коммунистлар да байтак. Үз диннәрендә нык торган яһүдләрнең Израиль дәүләтенә каршы булуларын, аңа каршы хәтта көрәшүләрен дә дөнья халыкларының күпчелеге белми.

Көнбатыш дәүләтләренең ярдәме, сионизм хәрәкәтенең тырышлыгы белән гарәп җирләрендә төзелгән Израиль дәүләтен мөселманнар танымый. Гыйбриләр исә, адым артынан адым ясап, үз җирләрен киңәйтергә, Палестина гарәпләрен өйләреннән куарга тырыша. Сионист армиясенең кансызлыгы нәтиҗәсендә күп гарәп хатын-кызлары һәм балалар үтерелә, йортлар җимерелә. Гарәпләр сионистларның кысрыклавына террор һәм гыйсъянчылык көрәше белән җавап бирәләр.

Соңгы көннәрдә Әль-Акса мәчете тирәсендә канлы көрәш бара. Чынлыкта, бу көрәшнең тукталганы юк диярлек. Бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: Израильгә каршы сугышта гарәп дәүләтләре дә, башка халыклар яшәгән мөселман илләре дә катнашмый, азатлык көрәшен бары тик дәүләтсез төркемнәр генә алып бара. Израиль гарәп дәүләтләренә каршы берничә сугышта хәлиткеч җиңүләргә ирешкәннән соң, мөселман илләре аның белән турыдан-туры бәрелештән читләште. Соңгы сугышларның берсе – 1982 елгы бәрелеш турында без күптән түгел генә язган идек. Америка коралы белән коралланган, Америкадан ел саен күп млрд долларлык финанс ярдәме, технологик булышлык алып торган Израиль үз армиясе турында “җиңелмәс армия” дигән дан таратты. СССР самолетларына һәм танкларына утырган гарәпләр исә үзләренең алдануларын бик соң аңладылар. Бу аларны көрәшне дәвам итү мөмкинлегеннән мәхрүм итте.

Бүгенге көндә Израиль атом-төш коралына, заманча самолетларга, янмый торган “Меркава” танкларына, һава һөҗүменә һәм ракета янавына каршы тора торган ультразаманча системаларга ия булган дәүләт һәм аны автоматлар белән генә коралланган гарәп патриотларының түнтәрүен күз алдына китерү дә кыен.
Шулай да 2005 елда Ливан Хизбулласы белән бәрелештә Израиль армиясе үзенең “җиңелмәс” дигән данын югалтты, автоматлы мөселман сектантлары байтак сандагы “Меркава”ларны яндырды, хәтта бер кораб та суга батырылды. Югалтулар саны үсүгә чыдый алмыйча, гыйбриләр “Хизбулла” белән хурлыклы килешү төзергә мәҗбүр булдылар. Газа секторына очкычлар һәм танклар кулланып даими һөҗүм итүләр дә уңышсыз булып чыкты, гыйбриләрнең очкычлы һәм вертолетлы, танклы армиясе уч төбе кадәр мәйданда автоматлы гарәп каршылыгын сындыра алмады.

Гыйбриләр – бердәм халык дигән сүз миф кына ул, һәр халыкта булган каршылыклар аларда да бар. Израиль дәүләтенә мөнәсәбәт – шул төп каршылыкларның берсе. Үзләрен Муса пәйгамбәргә иңдерелгән китапка – Тәүратка тугрылыклы калучы дип санаган яһүдләрнең зур бер төркеме, нәкъ мөселманнар кебек үк, гыйбриларның Палестинада Израиль дәүләте төзергә хаклары юк, бу яһүд дине тарафыннан тыелган дип саный, Аллаһның тыюына каршы килеп, Израильнең төзелүе гыйбри халкына һәлакәт белән яный дип исәпли, бу хакта Тәүратта әйтелгән дип баралар.

Көнбатышта “Израиль дәүләтенең 2022 елда җимерелүе” дигән китап таратыла. Кызганыч, аның русчага тәрҗемәсе юк. Бу китапта шундый бер вакыйга искә алына. 1948 елның 14 мае көнне Израиль дәүләте төзелү турында игълан ителгәч, бер яһүд әбисе, елап, күршеләренә чабып кергән, имеш. “Гыйбриләр һәлак булды, гыйбриләр һәлак булды”, – дип кабатлый икән үзе. Имештер, яһүдләрнең изге китабында, гыйбри дәүләте төзелгән очракта, бу халыкның 74 елдан соң юк ителәчәге турында әйтелгән икән.

Мин әлеге хәбәрне дөрес дип тә, ялган дип тә санамыйм, аны бер игътибарга лаек факт дип кенә китерәм. Мөселманнарның гыйбриләр белән сугышачагы һәм аларны юк итәчәге пәйгамбәр (салаллаһу гәләйһиссәләмнең) хәдисендә ачык әйтелә, бу вакыйга 5 елдан соң буламы, илле яисә йөз елдан соңмы икәне безгә мәгълүм түгел. Хәдистә һәр агач һәм ташның үзе артына яшеренгән гыйбрине мөселманга күрсәтәчәге, бары тик бер гаркад дигән агачның гына аларны яшерәчәге турында әйтелә. Бу нәрсә гади акылга әкият булып тоелса да, сионистларның соңгы елларда Палестинада күпләп гаркад агачы утыртулары һәм: “Бу агач безне мөселманнарның һөҗүменнән саклаячак”, – дип әйтүләре чынбарлык факты.

2022 ел инде борын төбендә генә. Израиль бүген үзен бик куәтле санап, тәкәббер тойса да, гыйбриләрнең анда бер көн дә тыныч яши алганнары юк. Шунлыктан бик күп гыйбри гаиләсе Израильне ташлап көнбатыш илләренә күчеп китү ягын каера. Кырымның Россия тарафыннан яулап алынуы да сионистларның Мәскәү белән яшерен килешүе нигезендә булды, киләчәктә гыйбриләр шунда күчеп утырырга ниятли дигән чынмы-ялганмы икәнен тикшереп булмый торган хәбәрләр дә йөри.

Танылган Америка сәясәтчесе, бик тә йогынтылы шәхес, милләте белән гыйбри булган Генри Киссинджер 2012 елның көзендә: “Ун елдан соң Израиль дәүләте булмаячак”, – дип әйтте дип белдерүчеләр дә бар. Киссинджер, моны әйткәндә, нәрсәгә таяна, безгә мәгълүм түгел.

Без халыкара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүен һәм боларның үзәгендә еш кына гыйбри дәүләте торуын күрәбез. Сирия иттурагычы турында сүз барамы, Украина конфликтын тикшерәләрме – Мәскәүнең адым саен сионист җитәкчеләре белән очрашып, алардан консультацияләр алып торуы да сер түгел. Гыйбри җәмгыятьләре бөтен дөньяга таралган һәм бик йогынтылы. Бөтендөньяның финанс системасы, матбугат һәм телевидениесе шулар кулында. Тик без тагын бер нәрсәне күрәбез: процент капиталына нигезләнгән гыйбри финанс системасы җимерелү алдында тора, алдагы елларда без аның бөек түнтәрелешен күзәтәчәкбез. Шуңа күрә дөньякүләм ызгыш учагы булган Палестина проблемасының якын арада Аллаһның илчесе алдан әйткән рәвешле чишелүе бик тә ихтимал.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ