Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче Исмәгыйль Шәнгәрәев: “11 балам булу да зур бәхет” (ВИДЕО)

25 Октябрь 2016 1504
Быел Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милләттәшебез, җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр Исмәгыйль Шәнгәрәев 60 яшен билгеләп уза. Дубайга күченеп китүенә дә 10 ел тулган икән. Юбиляр ишле гаиләдә үскәнгә, балаларының да күп булуын тели. Бүген ул хатыны Мәрьям белән 11 бала үстерә.
– Исмәгыйль әфәнде, Гарәп Әмирлекләренә ничек күченеп китәргә булдыгыз?

– Җылы һәм мөселман дәүләтендә яшисем килде. Мәскәүдә “соблазн” күп. Ул шәһәр яшьләрне кыек юлга кертә. Безнең татарда башка төрле тәрбия. Мәскәүдә татар этнокомпонентлы татар мәктәбе бар. Өйдәге сыман җылы атмосфера анда. Мәскәүдә яшәгәндә балаларым шушы мәктәптә белем алды. Хәлил, Каюм, Исхак исә Гарәп Әмирлекләрендә тудылар.

– Ни өчен Гарәп Әмирлекләре? Җылы дәүләтләр күп бит.

– Гарәп Әмирлекләре җылы гына түгел, ул мөселман дәүләте дә. Монда бөтен ризыклар хәләл. Адым саен мәчетләр. Әтием Каләм имам иде. Шуңа күрә балаларыма да дини тәрбия бирергә тырышам. Шушы мохитне булдыру яклымын.


– Хатыныгыз Мәрьям сездән күпкә яшь дип беләбез. Балаларны тәрбияләүдә аның да роле зурдыр. Ничек ул барысына да җитешә?

– Әйе, Мәрьям миннән 17 яшькә яшь. Ул минем икенче хатыным. Беренче хатыным Гөлсем исемле иде. Беренче ике балам – Гөлсемнән. Урыны җәннәттә булсын. Ул яман шеш белән авырып арабыздан китте. Анда күкрәк бизе яман шеше иде. Гөлсемне Америкага да алып бардым. Әмма ул чирдән без дәвалана алмадык. Ул вафат булганнан соң, ике бала белән калдым. Шуннан язмыш мине Мәрьям белән бәйләде. Мәрьям – Рәшидә абыстай Исхакыйның олы кызы Фирдәвеснең олы кызы. Мәрьям белән танышканда аңа 17 яшь тулган гына иде. Өебездә хезмәтчеләр тотабыз. Мәрьям үзе генә җитешә алмый, әлбәттә. Пешекче, ике укытучы һәм өй җыештыручыбыз бар.

– Балаларыгыз нинди телдә аралаша?

– Монда туган балаларым башка тормышны белмиләр дә инде. Барысы да күнектеләр, өйрәнделәр. Барысы да 4 тел белә: татар, рус, гарәп, инглиз телләрен. Мәктәптә гарәп, инглиз телләрен өйрәнәләр. Ә өйдә без бары татарча гына сөйләшәбез.

– Күчемсез милек һәм туризм агентлыкларын, “Казан” ресторан челтәрләрен тотасыз. Бу уңышның сере нидә?

– Үз эшең булу – ул бик авыр хезмәт. Бизнес җиңел бирелә дип әйтүчеләр белән килешеп бетмәс идем. Эшеңнең нәтиҗәләрен күргәндә сөенәм, ул миңа рәхәтлек бирә. Димәк, тырышлыгым юкка китмәгән дигән сүз. 11 балам булу да зур бәхет. Алар белән булган мәшәкатьләр дә шатлык кына. Алар тормышыбызны бизиләр. Аллаһы Тәгаләнең бүләге безгә. Балалары булмаган бай гаиләләрне күрәм дә кызганам. Бар тормыш, аеруча да уңышлы тормыш балаларга багышланырга тиеш. Бар кешегә дә бәхетле нәсел дәвамчылары телим. Аллага шөкер, ике кызым кияүдә, ике улым өйләнде. Кияүләрем дә, киленнәрем дә бик әйбәт. Барысы да татарлар. Эшемдә алар да ярдәм итә. Әлбәттә, эшчеләрем бар.

– Гүзәл Уразоваларның ике клибында төштегез. Аның тарихын сөйләп китсәгез иде...

– Гүзәл һәм Илдар белән күптән таныш без. Икесен дә хөрмәт итәм. Бик төпле кешеләр. Алар мине үзләренең клипларында күрергә теләделәр. Икенчесендә гаиләм белән клипка төштем. Гаиләмне үрнәк буларак төшерергә ниятләгәч, каршы килмәдем инде. Россия артистлары да клипларында төшәргә чакыра. Әмма бер-ике төшкәч җиткән. Артыгы күпкә китә. Рәхмәт барлык дусларыма. Алар мине гел күз уңында тоталар, хөрмәт итәләр. Үзебез дә Гарәп Әмирлекләренә кунакка килгән татарларны яратып каршы алабыз. Килегез, күрегез, Дубайның табигате искиткеч матур. Җәннәткә тиң дибез. Чыннан да, Россиядән, Татарстаннан бик күп дусларыбыз килә. Бездән кунакларның өзелгәне юк. Ренат Ибраһимов, Бари Алибасов, Роза Сябитова кебек танылган кешеләрнең кунакта булганнары бар. Бик күп алар. Әйтеп бетереп булмый. Татарлар – тәртипле, дини халык. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне онытмыйча, дини тәрбия алуларын телим.

БЕЛЕШМӘ:
Тулы исеме: Шәнгәрәев Исмәгыйль Каләм улы.
Туган көне: 1956 елның 30 ноябре.
Туган җире: Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәре.
Гаиләсе: хатыны – Мәрьям, балалары – Мөслимә, Ислам, Хәдия, Җәлил, Мөхәммәт, Кәүсар, Ибраһим, Сәлим, Хәлил, Каюм, Исхак.
Белеме: Өч югары белемле. Өченчесен Гарәп Әмирлекләрендә туризм буенча алган.

P.S. Исмәгыйль Шәнгәрәевнең  көндәлек тормышы белән кызыксынучылар өчен аның шәхси сайты булдырылган. http://shangareev.com/ ссылкасы аша кереп карый аласыз.


1.jpg

Исмәгыйль Шәнгәрәев балалары белән


6.jpg

Хатыны Мәрьям балалар бакчасында


4.jpg

Әтисе Каләм, әнисе Хәҗәр, бертуган абыйсы Рәис 


2.jpg

Балалары һәм Роза Сабитова белән


5.jpg

Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов белән


3.jpg

Бари Алибасов белән

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Эльза Газизова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
26 Сентябрь 2017 14:49 3410
ӨСКӘ