Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Галимҗан Ханов: “Тормышны иминиятләштерү – кешене талау буенча бизнеска әйләнде”

19 Сентябрь 2017 232
Галимҗан Ханов Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында туа. Урта мәктәптән соң Казандагы полиграфия училищесын, аннары КДУның юридик факультетын тәмамлый. 2009 елдан Казанда яши, кеше хокукларын яклап көрәшә, юрист булып эшли.
– Галимҗан Газизҗанович, соңгы елларда “Акчарлак” укучылары тарафыннан теге яисә бу оешмаларда тормышны мәҗбүри иминияләштерү буенча сораулар күп килә. Шул турыда сөйләшик әле.

– Күптән түгел почта аша бер танышыма акча күчердем. Шунда ук конвертлар сатып алырга, телефон өчен түләргә туры килде. Без бит инде кайтарып бирелгән акчаны санап торырга ияләнмәгән. Кайткач, акча күчергәнлеккә квитанцияне карагач, гаҗәпкә калдым: 45 сум тотып калып, бер айга тормышымны иминиятләштереп куйганнар. Әйтеп-нитеп тору юк. Тормышны иминиятләштерүдән бизнес ясаучы банклар гына җитмәгән, инде почта да бу эшкә керешкән. 45 сум артыннан йөрүнең, әлбәттә, мәгънәсе юк, чыгымы гына булачак. Интернет сәхифәләрен актарып алдым. Кайдадыр посылка алганда тормышны иминиятләштергәннәр, кайдадыр коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә. Бәяләре төрлечә... Әйе, тормышны иминиятләштерү кешене талау буенча бизнеска әйләнде хәзер.

Әңгәмәне тулысынча 21 сентябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 37 нче саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ