Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гаиләм бәхете

24 Декабрь 2018 1954
ХИКӘЯ
Соңгы арада иренең читкә йөрүен сизә башлады Дамирә. Эштән кайткач ашап-эчә, матур итеп киенә дә эш буенча дигән булып машинасына утырып район үзәгенә китеп бара. Кая ул элеккеге кебек кара-каршы утырып чәй эчүләр, телевизор каршында көлешә-көлешә кино караулар... Күп вакыт ире аның белән сөйләшергә дә вакыт тапмый.

Бик матур вакытлары бит, югыйсә. Икесе дә кырыкны үттеләр, балаларын үстереп бетерделәр. Уллары инде үз гаиләсен корды, кызлары калада югары белем ала. Бергә-бергә балалары өчен шатланышып, киләчәктә бергәләп оныклар үстерер вакытлары. Ни җитми бу ирләргә? Ни гаебе бар Дамирәнең?

Ире белән ачыктан-ачык сөйләшүнең дә файдасы булмады. Ул барысын да кире какты. Кем әйтмешли, тотылмаган карак түгел... Хатын нишләргә дә белмәде. Ничек тә гаиләне саклап каласы килә иде аның.

Ахирәтләре белән сөйләшеп-киңәшләшеп карарга булды. Ни дисәң дә, аларның күбесенең башыннан үткән хәл бу. Дус хатыннары төрле киңәш бирде, тик барысының да фикере бер тирәдә чуалды – ничек булса да иреңне чит хатынга бирмә, гаиләдә тотып кал!

Ахирәтләренең киңәше белән хатын икенче көнне үк чәчен ясатып кайтты. Яңа матур киемнәр алып киде. Дамирәдәге үзгәрешләрне күбесе сизде, мактау сүзләрен яудырдылар гына. Тик иренең генә исе китмәде. Ялгыш кына бер сүз әйтсә иде ичмасам... Үртәлде дә соң бу хәлгә хатын.

Икенче дустының киңәшен тотып, Дамирә ирен көн саен тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлый башлады. Каян рецептларын табып бетергәндер – өстәлдә көн саен яңа төрле сый пәйда булды. Ире белән дә ягымлы сөйләшергә тырышты, үпкәсен сиздермәде. Тик бу да ярдәм итмәде. Рәмис, әлбәттә, тәмле ризыкларны ярата, мактап-мактап ашый. Тик ашап бетерүгә рәхмәт әйтә дә, һәрвакыттагыча китеп югала.

Озакламый хатынга иренең район үзәгендә яшәүче бер кыз белән йөрүен җиткерделәр. Дамирә көндәшен интернетка кереп эзләп тә тапты. Экраннан аңа яшь, чибәр, сылу гәүдәле кыз карап тора. “Билгеле инде, мин күпме генә тырышсам да, аңа җитә алмаячакмын”, – дип үртәлеп куйды хатын.

Алга таба болай яши алмый иде инде ул. Нишләп үзен­нән көлдереп ятсын соң әле! Ни булса шул булыр, китсә китеп барсын дип хатын иренең сөяркәсе белән сөйләшеп карарга булды. Ире душта юынганда тиз генә кызның номерын эзләп тапты. Озак эзләргә туры килмәде: ир берни булмаячагына шундый ышанган күрәмсең, сөяркәсенең номерын “матурым” дип язып куйган.

Ире эштә вакытны туры китереп, Дамирә әлеге номерны җыйды. Трубкада ягымлы гына тавыш яңгырады:

– Алло!

– Исәнмесез, Регина! – Дамирә тавышының калтыравын басарга тырышып, бер мәл сүзсез торды. – Мин Рәмис абыеңның хатыны булам. Ул сезнең янга баргалап йөри диләр, бу дөресме?

– Ничек инде баргалап йөри?! У нас серьезные отношения! – кызның тавышында үпкәләү төсмерләре чагылып үтте. – Бик беләсегез килсә, ул мине ярата!

– Нәкъ менә шул турыда сөйләшмәкче идем мин синең белән, сеңлем, – диде хатын тыныч тавыш белән. – Алай бик яраткач, калдыр син Рәмис абыеңны үз яныңда бөтенләйгә. Менә бүген кичен үк синең янга килгәч, башка кире җибәрмә. Ә мин әйберләрен җыеп куярмын. Җае белән килеп алыр әле... Ярыймы, үскәнем?!

Кыз телефонын куйды. Регина бу кадәресен үк көтмәгән иде. Әлбәттә, аңа үзеннән олы ирнең игътибары ошый. Ул аңа төрле бүләкләр алып бирә, затлы машинасында йөртә. Тик бу очрашулар кыз өчен вакытлыча мавыгу гына. Ә киләчәкне ул үзенә тиң булырдай, яшь, чибәр егет белән корырга тели. Нәрсә дип үзеннән олы кешегә кияүгә чыксын ди әле ул? Ә Рәмис чынлап та әйберләрен җыеп бөтенләйгә килсә?.. Әгәр хатыны куып чыгарса? Юк, булды, бу мөнәсәбәтләргә нокта куярга кирәк!
Рәмис, гадәттәгечә, күтәренке кәеф белән Регина янына барырга чыкты. Кызый нишләптер бу юлы очрашуны чәчәк сата торган кибет янында билгеләде. Ни өчен? Чәчәк алырга ишарәли дияр идең, ир болай да кызга бәйрәм саен чәчәк ташый. Законлы хатынына да алып биргәне юк әле ул чәчәкне, ә Регинага ала. Хатын болай да беркая да китми ул. Ә яшь кызга игътибар, затлы бүләкләр кирәк...

Ир уйланып барып, тиешле урынны үтеп китә язган икән. Чәчәк бәйләме күтәргән Регинаны күргәч кенә кинәт тукта­ды.

– Исәнме, Рәмис, – кыз затлы хушбуй исләрен аңкытып машинага кереп тә утырды. – Нәрсә аптырап калдың? Әйе, бу юлы чәчәкләрне мин бүләк итәм. Тик алар сиңа түгел, хатыныңа! Кайчан соңгы тапкыр аңа чәчкәләр бүләк иткәнеңне хәтерлисеңме? Мә, бүләк ит аңа боларны. Бәхетле яшәгез! Башка беркайчан да рәнҗетмә хатыныңны. Ә мине оныт. Мин элек йөргән егетемә кияүгә чыгам. Хуш, сау бул!

...Рәмис озак кына исенә килә алмый утырды. Менә, ышан син хатын-кызга! Әле ярый, хатыны әйбәт, ышанычлы. Күпме түзде бит.

Ул кондитер кибетенә кереп, торт алып чыкты. “Бәйрәм ясыйм әле җанашыма... миңа түзеп яшәгәне өчен...”

Рубрика: ПРОЗА Автор: Лилия Закирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Декабрь 2018 18:15 2785
24 Декабрь 2018 19:21 1955
24 Декабрь 2018 20:14 1887
16 Январь 2019 18:34 1726
ӨСКӘ