Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гафу итәрсең микән? (Хикәя)

30 Январь 2018 2843
Үтеп киткәч, борылып карадым. Юк, хатын-кыз күзе төшәрдәй түгел иде ул ир. Эчкечеләргә хас таушалган йөз, майланып төрле якка сибелгән тыңлаусыз чәчләр... Өс-башы да шул кыяфәтенә ярашлы. Ләкин шешенкерәгән күз кабаклары арасына яшеренгән күзләренең карашы бик таныш тоелды. Үзенә каравымны аркасы белән сизгән кебек, ул да миңа борылды.
Күзләребез очрашкач, тетрәнеп киттем: Ходаем, Рәлиф ич бу! Курсташым Рәлиф! Кеше үзе никадәр үзгәрсә дә, күз карашлары үзгәрми икән. Һаман да шул, эчеңә үтеп, төбәп карый торган коңгырт күзләр...

Әй Рәлиф, Рәлиф! Нәрсә булды, дөнья нишләтте сине? Безнең курстагы иң шәп егетләрнең берсе идең бит син!

– Рәлиф?!

Ир мине танымаган рәвеш чыгарып, адымнарын кызулатты. Юк инде, апаңнан алай җиңел генә котылырмын димә. Йөгереп диярлек барып, каршына төштем:

– Син бит бу, Рәлиф?!

Рәлиф теләр-теләмәс кенә тукталып, битараф карашы белән миңа төбәлде:

– Бәлки. Ләкин бу исем җисеменә туры килми инде хәзер.

Ул яңадан китәргә талпынды. Кулларымны сузып, янә туктаттым.

– Тукта инде, Рәлиф. Әйдә, менә бу кафега кереп утырыйк әле бераз.

Рәлиф кесәсеннән тәмәке алып кабызды, берничә тапкыр йотлыгып суыргач, читкә карап “черт” итеп төкереп куйды:

– Кафеларга кереп сыйланып йөрергә... Акча юграк чак әле.

– Үзем сыйлыйм!

– Хе! Хатын-кыз чутыннан ашап йөрергә... Син мине бөтенләй бетереп үк ташлама инде.

– Нишләп бетереп ташлыйм ди?! Тормышта төрле вакыт була инде ул. Икенче юлы син мине сыйларсың. Күптән күрешкән юк бит, бераз сөйләшеп утырыйк дигән идем.

Дәлилем саллы булды ахры, Рәлифнең йөзенә “ярый соң алай булгач” дигән кыяфәт чыкты. Якындагы кафега кереп утырдык. Очрашу хөрмәтенә алган нәрсәне бераз тотып куйгач, Рәлифемнең теле ачылды. Эчен бушатасы килгәндер күрәсең. Яңадан тәмәке алып кабызды да, күзләрен каядыр читкә төбәп, сөйли башлады:

– Их, Илһамия. Үз бәхетен үзе җимергән кешене күргәнең бармы синең? Булмаса, күр! Менә, синең каршыңда утыра ул ахмак бәндә!

Әйткәнемчә, Рәлиф курста иң күзгә күренгән егетләрдән иде. Күп кызлар, шул исәптән үзем дә бик ошатып йөрдек аны. Әмма Рәлиф Зәлиядән башка беркемгә дә карамады. Институтта аларга сокланмаган кеше юк иде. Икесе дә бик актив студентлардан булып, бәйрәм-кичәләрдә сәхнә күрке булып парлап биеп, җитәкләшеп дигәндәй, гел бергә йөрделәр. Бишенче курста укыганда студент туе ясап, өйләнешеп тә куйдылар. Биш елдан соң очрашуга килгәндә – бер, ун елдан соң очрашканда ике кызлары бар иде инде. Фотоларын күрсәтә-күрсәтә, горурланып сөйләштеләр. Тормышларыннан да, эшләреннән дә канәгать иделәр: өч бүлмәле фатир, аннан машина алганнарына куанып бетә алмадылар. Очрашу кичәләребезне ямьләп, парлы матур биюләрен дә бүләк иттеләр. Быел институтны тәмамлавыбызга унбиш ел була, тагын күрешербез әле дип йөри идем. Әллә күзләр тидеме икән үзләренә?!..

– Әле өч ел элек кенә миннән дә бәхетле кеше юк иде бит, – дип сүзен дәвам итте Рәлиф. – Янымда сөйгән хатыным, яраткан балаларым, лаеклы эшем, менә дигән фатирым – тагы нәрсә кирәк җирдә адәм баласына!

Рәлиф бармакларын пешерә башлаган тәмәкесен көл савытына басып сүндерде дә, шунда ук икенчесен алып кабызды. Мин дәшми генә сүзнең дәвамын көттем.

– Сөйгән кешең белән арага хыянәт җиле керүдән дә авыр хәл юк икән. Хыянәт тә түгел әле, яраткан кешеңне ахмакларча көнләшү харап итте.

– Уф, Рәлиф,– дидем мин. – Ә мин әллә нәрсәләр уйлап бетердем: үлем-китем белән бәйле фаҗигалар күз алдыма килеп китте. Зәлия сиңа хыянәт итә торган кешеме соң инде? Килешерсез!

Рәлиф бер ноктага төбәлеп, шактый гына сүзсез утырды. “Каян кысылдым инде, кеше үз җае белән сөйли иде бит” дип, үземне эчтән генә битәрләп утыра башлагач кына кабат сөйләп китте:

– Зәлия белән авылдашлар икәнебезне беләсеңдер инде. Без аның белән мәктәп эскәмиясеннән бирле бергә. Ул көнне авылдагы абыйларга ашка кайткан идек. Кунаклар парлап килә тора: хатын-кыз эчкә үтә бара, без – ир-атлар, тәмәке көйрәтеп, тегене-моны сөйләшеп таптанабыз. Минем Зәлия дә шунда аш-су әзерләүчеләргә булышып йөри. Бераздан безне дә өйгә керергә чакырдылар. Башкаларны үткәреп, арткарак калганмын икән. Аргы урам Нәҗип җиңемнән тотып, читкә дәште. Әйтер сүзе бар, имеш:

– Ну, малай, кайнар да икән Зәлияңнең кочагы! Гомерләрең рәхәттә үтә икән, мала-ай!

Ярым пышылдап шул сүзләрне әйтте дә, тиз-тиз өйгә кереп тә китте. Мин тораташ шикелле баскан урынымда катып калдым. Башта бөтен тәнемне пешереп, кайнар дулкын йөгереп узды. Шабыр тиргә төштем. Аның артыннан өстемә бозлы су сипкән кебек булып, өшетеп җибәрде. Тешләр тешкә тими, калтырата ук башлады. Ул арада яңадан теге кайнар дулкын китереп бәрде. Шул кайнарлык белән өйгә бәреп керсәм, Зәлиям кухня яктан аш тулы тәлинкә күтәреп чыгып килә. Каршына басып кулыннан тәлинкәсен алдым да, кайнар ашны йөзенә сибеп тә җибәрдем. Зәлиям ачыргаланып йөзен каплап, башкалар ах-ух килеп калдылар, мин башымны югары күтәреп, горур басып өйдән чыгып киттем: булдырдым бит, молодец!..

Рәлиф башын иеп бераз тын утырды. Аннары чираттагы тәмәкесен алып кабызды да, сүзен дәвам итте:

– Ачу алдан, акыл арттан йөри диләр. Нәҗипнең мәктәп елларыннан бирле Зәлиягә гашыйк икәнен белми идеммени мин?! Зәлия бит аны түгел, мине сайлады. Һаман ярата күрәсең аны Нәҗип. Кирәк бит, минем кулым белән ничек итеп үч алды. Хәер, ул үзе дә болай ук булыр дип көтмәгәндер. Монда мин ахмак: Нәҗипнең үзен сугып егасы урында...

Рәлиф күз яшьләренә тыгылып, читкә борылды. Бу хәлләрнең нәрсә белән беткәнен бик беләсем килсә дә, дәшми генә сүзнең дәвамын көттем.

– Тормышыңның өстен-аска әйләндерергә, барысын да җимерергә – бер ялгыш адым, бер мизгел җитә икән... Зәлиям озаклап хастаханәдә дәваланып чыкты. Пешкән эзләрдән битендә шадраланып җөйләр калган. Алларына тезләнеп, һәр шадрасын бөртекләп үбәр идем. Тик гафу үтенеп янына күпме генә барып карасам дә, ул мине күрергә дә теләми. “Йөрәгем бик каты пеште, җөйләре төзәлерлек түгел, – ди. Хастаханәдән чыккан көнне үк, өйгә дә кайтып күренмичә, балаларның берсен мәктәптән, икенчесен бакчадан алып, районга китеп урнашкан. Минем кылган кабахәтлекне “этлек” дип бәяләп, хәленә кергәннәр: яшәргә бүлмә биргәннәр. Өч бүлмәле фатирыбызда берүзем яшәп ятам. Әмма Зәлиям белән кызларым булмагач, тормышның ни яме бар?! Эштә дә гамь калмады...

Рәлифнең кабат күз яшьләренә тыгылып, кесәсенә тәмәкегә тыгылды.

– Чү-чү, Рәлиф, – дидем мин тыелып кына. – Бу кыяфәткә калгач, Зәлияң жәлләп кире кайтыр дип көтәсеңме әллә?! Юк инде, мескенлеккә төшкән кешене яратып булмый аны!

Рәлиф миннән башка сүзләр көткән иде ахры. Беркавым аптырап карап торды. Аннары җәһәт кенә урыныннан торды да, бер генә җөмлә ыргытып, җилтерәп чыгып та китте:

– Ә син бит хаклы! Хаклы, шайтан алгыры!

Нишләргә уйлады? Белмим... Әмма йөрешендә элекке Рәлиф: булдыклы, шәп Рәлиф чалымнары чагылып калды. Гафу итәрсең микән, Зәлия? Гаиләгез бәхете бүген синең кулда!










Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ