Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гафу ит мине, сеңлем!

15 Ноябрь 2018 1093
ХИКӘЯ
Рамилә аяк очларына гына басып фатирына үтте дә, акрын гына ишекне япты. Сеңлесе уяна күрмәсен тагын! Сөеклесе Ренат яныннан очрашудан кайтты ул. Кача-поса гына очрашып йөрүләренә ике ай була инде. Кайчан да булса сөйгәнен өйгә танышырга алып кайтасы буласын, барысын да сеңлесенә сөйләргә кирәклеген аңлый ул. Тик һаман сүз башларга батырлыгы гына җитми.

Эш шунда – сөйгәне Ренат белән аны сеңлесе Адилә үзе таныштырды. Адилә баш-аягы белән райондагы күренекле артист егеткә гашыйк иде. Бер концертын да калдырмады, артыннан ияреп диярлек йөрде. Ә бер көнне Рамиләне дә үзе белән барырга күндерде. Концерт тәмамлангач та кайтырга ашыкмады. “Апа, автограф кына алыйк инде”, – диде.

Коридорда басып торган апалы-сеңелле кызларга Рамил үзе килеп сүз кушты. Сөйләшкәндә Рамиләдән күзләрен алмады. Шатлыктан балкыган Адилә моны сизмәде дә. Кайтканда да бөтен сүзе Ренат турында булды.

Ә икенче көнне Ренат машинасы белән Рамиләнең каршысына нәкъ эштән чыккан вакытында килеп тә туктады. Каян белгәндер эш урынын? Артист егет тәмле теле белән тиз эретте кызның күңелен. Һәм менә алар ике ай инде егет белән кыз булып очрашып йөриләр.

Сеңлесе йокламаган икән, бераздан торып Рамилә янына чыгып утырды. “Апа, син сөйгән егетең яныннан кайттың, әйе бит? Әйт инде, кем соң ул? Ренат кебек чибәрме?” – дип сораулар яудырырга тотынды. Рамилә ни дип әйтергә дә белмәде. Үзен бик тә гаепле сизә иде ул сеңлесе каршысында.

Менә куркып та, дулкынланып та көт­кән көн килеп җитте – Ренат Ра­ми­ләгә тәкъдим ясады. Өйдәге­ләргә барысын да сөйләгәч бик зур тавыш чыкты. Адилә апасына рәнҗеп үксеп-үксеп елады. “Мин таныштырдым бит сине аның белән. Минем ошатып йөргән егетем икәнен белә идең бит. Мин аны гына яратам. Синең хакың юк...” Ә Рамиләнең үз фикере: “Ренат бит үзе мине сайлады. Минем дә бәхеткә хакым бар!” Әнисе Рамиләне сүкте, әтисе яклады.

Ничек булса булды, кияүгә чыкты Рамилә Ренатка. Туйны бик зурлап рес­торанда үткәрделәр. Туйда Адилә юк иде. Ул төнне кыз төн буе мендәрен кочып елап чыкты.
Сеңлесенең кәефен җимергәнгә эче пошса да, Рамилә бик бәхетле иде. Күпләр кызыгып йөргән Ренат хәзер аныкы гына!

Ренат исә туйлар узып берничә көн үтүгә, ширбәт ае дип тормады, репетициягә дигән булып көннәр буена китеп югала башлады. Рамилә берничә көн ирен көтеп күңелсезләнеп утырды да, янына үзе барырга булды. Тәмле пирог пешерде.

Сыйласын әле хезмәттәшләрен дә. Мәдәният йортында Ренат киенә торган бүлмәнең ишеген ачкач телсез калды Рамилә: ире яшь кенә кыз белән үбешеп тора иде. Ишек тавышын ишеткәч, күтәрелеп карады да, хатынын күреп, ул да каушап төште. Рамилә пирогын өстәлгә куйды һәм ишекне каты итеп ябып чыгып китте. Ачудан, җаны кыйналудан ул үзенең ни эшләгәнен аңларлык хәлдә түгел иде.

Кайтып тиз генә әйберләрен җыйды да, аптырап карап торган каенанасына бер сүз дәшмичә чыгып йөгерде. Башында бер генә уй бөтерелде: “Качарга! Хисләрен аяк астына салып ташлаган бәндәдән ераккарак китәргә!”

Туйдан җыелган акчаларның ярты өлешен алып, Рамилә башкалага юл тотты. Кунакханәгә урнашты. Ничек тә тынычланырга, кайгыларыннан арынып торырга, онытылырга кирәк иде, кичен кафега юл тотты.

Өстәл янында күңелсез генә шәраб эчеп утырган кыз янына бераздан чибәр генә егет килде. “Шундый матур кыз нишләп ялгызы гына? Мин Эдуард булам”, – диде ул. Әлеге егет белән төнне бергә үткәрде Рамилә...

Иртән сискәнеп уянып китте ул. Башы авыртудан, күңеле болганудан йөзен чытып, янәшәсендә йоклап яткан Эдуардны уятмаска тырышып әкрен генә киенде дә, әйберләрен алып чыгып китте. “Йә Ходаем! Нинди хурлык... Ничек кенә булмасын, ул бит ир хатыны”. Бу хатасы өчен үз-үзен күрә алмаслык хәлгә җитте Рамилә. Алга таба ни эшләргә белмичә шактый уйланып торганнан соң, кыз туган өенә кайтырга булды...

Бер кочак чәчәк күтәреп Ренат Рамиләләр йортына китте. Бөтен шартын китереп тезләнеп гафу үтенде, төзәлергә сүз бирде. Рамилә бәхетен тагын бер кат сынап карарга булды. Туйдан соң ук аерылышырга кешеләрдән дә уңайсызлана иде ул. Ә бераздан үзенең йөккә узганлыгын аңлады.

Хатынын бәби табу йортыннан фотографлар яллап, бәйрәм ясап бик матур итеп алып чыкты Ренат. Тик өйдә яшь бала белән мәш килгән хатынына ярдәм итәргә, терәк булырга гына ашыкмады. Тагын көннәр буе югалып тора башлады. Еш кына кызмача кайтырга гадәтләнде. Әледән-әле көйсезләнеп елаган бала тавышын да яратмады. Кайбер көннәрне кунарга да кайтмый башлады.

Ренатның югалып торган көннәренең берсендә аңа кунакка сеңлесе килде. Рамилә ачылып Адиләгә барысын да сөйләп бирде.

– Син мине күралмыйсыңдыр инде... Синең дә тормышыңны боздым, үзем дә бәхетле була алмадым... Булдыра алсаң, гафу ит мине, сеңлем...

– Син нәрсә инде, – диде Адилә елмаеп. – Әйдә, болай азапланып ятма. Кайт үзебезгә. Мин шәһәргә укырга китәм. Бүлмә үзегезгә генә булачак.

Апа белән сеңел кочаклашып хушлашты.

Бераздан Ренат Рамиләгә бала минеке түгел дип бәйләнә башлады. Уллары чынлап та ир белән хатынның берсенә дә охшамаган: Ренат белән Рамилә икесе дә кара чәчле, коңгырт күзле булса, малай кояш сыман сап-сары, күзләре аяз күк йөзе сыман зәңгәр иде. Рамиләнең күңел түрендә йөрткән шикләре чынга ашты: бала көннән-көн Эдуардка күбрәк ошый барды. Алга таба тормышларының яхшы якка үзгәрмәчәген аңлагач, Рамилә улын алып кабат туган йортына кайтып китте.
Өендә тормышы җиңеләеп, күңелләре үсеп китте аның. Янында ике терәге – әти-әнисе оныклары өчен үлеп тора. Бала ялыннан соң Рамилә улын бакчага урнаштырып эшкә чыкты.

Беркөнне шатлыклы хәбәр белән шалтыратты Адилә апасына. Ул да насыйп ярын очраткан, озакламый өйләнешергә җыеналар икән. Интернет аша фотосын да җибәрде. Сурәткә күз салгач Рамилә эсселе-суыклы булып китте. Телефон экраныннан аңа Эдуард карап тора иде...

Рубрика: ПРОЗА Автор: Лилия Закирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ