Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гафу ит мине, Сәрия!

17 Октябрь 2018 1069
Әлеге язманы бер кеше авызыннан газетага тәкъдим итәм. Язуымны үтенде.
“Мин – куе, зур урманлы, чәчәкле болынлы, инешле, көмештәй, эчеп туймаслык чишмәләре, урта мәктәбе булган Казан арты районында 1957 елда колхозчы гаиләсендә туган малай. Әтием бик эшчән иде, табигатьне яратты, химия-биология фәннәрен яхшы белүче, тулы булмаган югары белемле кеше иде. Колхозда агроном, рәис булып эшләде.

Әнием колхозда хезмәт кую өстенә, без – биш баланы тәрбияләгән. Безне кеше итү өчен бар көчен, сәләтен кызганмаган, рәхмәт аңа! Алар икесе дә бакый дөньяда инде, урыннары оҗмахта булсын, алар аңа лаеклар.

Хәзер үзем пенсия яшендә, хатыным белән ике кыз үстердек. Беренчесе югары белемле, икенчесе – студент. Әмма тазалыкка туймыйбыз. Хатынымның уң аягы йөрми, минем сулыш юлында яман шеш.

Тормышыбыз көйле иде, яңа йорт салып чыктык. Туганнар, дуслар белән аралашып, матур гына яшәп ята идек. Нигә болай булды? Нәрсә сәбәпче? Бәлки яшьлегем хаталарыдыр?

Тырышып белем алдым, авыл җирендә үскән һәр бала кебек, иртә хезмәт белән таныштым, әти-әниемә булыштым, гомумән, хезмәт сөеп үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы училищесында укып, колхозда тракторда, комбайнда эшләдем, аннан армиягә киттем. Анда исә шоферлыкка укыдым, яхшы хезмәт иттем, мактау грамоталары алып туган нигезгә әйләнеп кайттым да, апалар, абыйлар янына район үзәгенә китеп, зур гына бер оешмада шофер булып эшли башладым.

Җиткән егет булсам да, кәеф-сафа корырга вакытым юк иде. Кызлар да мине күзләмәде. Шулай да, яшьлегемне бушка уздырасым килмәде, буш вакытларда күршедәге Сәрия исемле кыз белән елгада су коендык, кызындык, балык тоттык. Тик мин аны сеңлем кебек күрдем, кочаклашу-үбешүләр булмады. Ә Сәрия ничектер миңа тартылды, яклаучысы, саклаучысы буларак кабул итте, чөнки район үзәгендә кызларның егетләр тарафыннан мәсхәрәләнүе турында сүзләр йөри иде. Тора-бара якынайды ул миңа, гашыйк булдым дип тә әйтә алмыйм. Чөнки минем башымда башка уйлар, өйләнергә иртә иде әле. Эшемдә үземне күрсәтәсе, матди якны кайгыртасы бар, туй да акчасыз узмый, яшәргә урын да кирәк...

Тормышта барысы да син уйлаганча гына булмый, яшь, юләр, көчле, егәрле вакытта, кан кызганда акыл читтә кала икән шул.


... Сәрия, бәлки син бу хатны укырсың? Гафу ит мине!
Суфиян Минһаҗев.
Түбән Кама, Тынычлык пр., 95а.


Әлеге хатны тулысынча "Акчарлак" газетасының 41нче саныннан укыгыз!

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1423
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1300
ӨСКӘ