Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

ГАФУ ИТ, ГӨЛИЯ!

16 Декабрь 2019 1716
Миңа еш кына бер үк төш керә: имештер, киң җәйге болын, ә болын тулы ачылырга өлгермәгән кыр чәчәкләре... Шул чәчәкләр арасыннан, кулларын җәеп, озын чәчләрен җил иркенә куеп, безгә каршы дустыбыз Гөлия йөгерә һәм, олы юлга җитәрәк, күңелсезләнеп, туктап кала... Әйе шул, нәкъ төштәге сыман, олы юлга чыгу насыйп булмады аңа. Ачылырга да өлгермәгән чәчкә-гөл сулды...
Җиһанда кыш. Юкка-барга сөе­неп, сәбәпсезгә дә көлешеп, шаян кар бөртекләре кебек шаярышып, мәктәп юлыннан атлыйбыз. Һәммәбезнең күңеле күтәренке, үзебезчә дулкынланабыз да. Тиздән Яңа ел, алда озын каникул. Укучылар әзерләп үткәрә торган Яңа ел бәйрәме авылныкыннан ике-өч көнгә алдарак үткәрелә, күпкә шәбрәк һәм күңеллерәк килеп чыга. Шуңа бу көнне авыл халкы түземсезлек белән көтеп ала, ә бу безгә – мәктәп укучыларына зур җаваплылык өсти. Сынатмас өчен бар көчебезне куеп әзерләнәбез.
Әллә үзебез сабыйлыктан чыгып, яшьлекнең тәмен татый башлаганга, әллә классыбыз тату, бердәм булганга, быел Яңа ел аеруча күңелле булды. Авыл халкының да күңеленә хуш килде.

Гөлия чак кына соңга калып, га­дәттәгечә балкып, үзенең Мәскәүдән кайткан туганнан туган абыйсы Альберт белән килде. Без аны шунда ук үз арабызга бөтереп алдык, пальтосын салырга булыштык. Өр-яңа зәңгәр күлмәге өстенә таралган озын чәчләре, тыйнак кына бизәнеп алган самими йөзе бүгенгедәй хәтердә. Салкын кыш уртасы булуга карамастан, никтер без аны очарга торган күбәләккә охшаттык һәм соклануыбызны яшерә алмадык:

– Бигрәк чибәр бит син, Гөлия! – дидем мин, аны кочып.

– Кызлар, оялтмагыз әле, сипкел­лә­ремне яшерергә маташып, бәйрәмгә соңга кала яздым бит, – диде ул, уенын-чынын бергә кушып.

– Шулай чибәр булсам, оялып тормас идем әле. Сипкелләрең булмаса, бу тик­лем сөйкемле дә булмас идең, – дип әйтеп атты арабыздан беребез.

– Дәү әнием әйтә, кешенең өстенә карап андый сүзләр әйтсәң, күз тия, – ди. – Кызлар, төкерегез...

– Тьфу-тьфу... тьфу...

– Менә яз гына җитсен әле...

– Яз килсә, беләбез инде, синең туган көнең җитә..

– Туган көнем дә җитә, битемне сипкелләр дә басып китә...

Тик синең өчен яз килмәде шул...
Ул көнне Гөлия гел игътибар үзәгендә булды. Уку алдынгысы буларак, мактау сүзләрен дә күп ишетте, грамоталар, бүләкләр алды. Бәйрәм тәмамлангач, әле абыйсы, әле дуслары белән күп итеп фотога төште. Шуңа да карамастан: “Кызлар, әйдәгез, соңгы тапкыр тагын бер фотога төшик әле”, – дип куйды. Башкалар шау-гөр килеп, аның бу сүзләрен ишетмәделәр дә, ә мин “соңгы тапкыр” дигән сүзе өчен шелтәләп алырга да өлгердем. Гөлия исә миңа: “Быел соңгы тапкыр бит инде, кабат Яңа елда гына күрешәчәкбез”, – дип акланды. Без икәү генә чыршы янында фотога төштек. Соңгы тапкыр...


* * *
Үзенең бәйрәм мәшәкатьләре, чыршы исләре, иренеп кенә төшкән мамык ак карлары белән 31 декабрь таңы атты. Авыл урамнарына беренче эзләрне сыер савучылар сала. Тәслимә апа да, бәйрәмгә әзерләнеп, соң гына йокларга ятуына карамастан, әче таңнан торып фермага сыерлары янына ашыкты. Килене артыннан Хәдичә әби дә сәхәргә торды. Ул гаиләдә генә түгел, авылда да зур хөрмәткә лаек, догалы карчык. Өлкән яшьтә булуына карамастан, зарланмый-сукранмый ураза тотты, инде гает бәйрәменә дә берничә көн генә калып бара. Тик менә бүген генә, әллә нәрсә, кәефе китеп тора. Эче пошудан йокысының да рәте булмады. “Нәрсә эшләргә тиеш соң әле мин” дигән кебек, фикерләрен җыя алмый аптырабрак торды да, комганына җылы су саласы исенә төшеп, урыныннан торды. Шул вакыт олы як ишегеннән Альберт килеп чыкты. Аны күрү белән, Хәдичә әби, хәле китеп, кире урынына утырды. “Бик иртә бит әле, улым, барасы җирең юктыр бит?!” – дип кызыксынды ул. “Дәү әни, бәйрәмгә акча кирәк иде”, – диде Альберт. Әллә мөмкинлеге булмаганга, әллә акча сорап йөдәтүләреннән туйганга, Хәдичә әби акча бирергә җыенмады. “Булганда бирдем, улым, бүген юк”, – дип җавап бирде ул. Артык каршылыкка очраганы булмаган оныкка бу ошамады – кызып китте, аннан яный ук башлады. Хәдичә әби көч-хәл белән өстенә киеп, комганын тотып, ишектән чыгып китте. Планы тормышка ашмаганга күзе калайланган, чыгырыннан чыккан егет дәү әнисен чоланда балта белән каршы алды... Хәдичә әбинең үзәк өзгеч тавышына куркып, сикереп торган улы Вазыйх абый килеп чыкты. Гомере буе көчле куллары белән трактор егәрләгән, тормыш дилбегәсен тартып барган йорт хуҗасы көтелмәгән хәлдән каушап та калгандыр – балта күтәргән башкисәргә йокылы-уяулы килеш артык каршы тора алмады... Чират татлы хыяллар белән йокыга талган, гөнаһсыз кыз балага җитте. Кичтән тәмле коймаклар пешереп сыйлаган, якын итеп тыныч йокы, тәмле төшләр теләгән сеңелкәше йокысыннан уянырга да өлгерми калды... Йокыга гына дип төшкән керфекләре мәңгелеккә йомылдылар...

Кан, үлем исеннән исергән ерткыч кебек, шактый вакыт өйле-тышлы миңгерәп йөри торгач, Альбертның исенә фермага эшкә киткән апасы исенә төште. Авыл уянганчы арып эштән кайтып килүче Тәслимә апаны көндәлек эшләре, йөз төрле бәйрәм мәшәкатьләре түгел, капка эчендә үк иң якын кешеләренең башына җиткән Альберт исемле әҗәл сагалап тора иде...

* * *

Гает бәйрәме көнне авыл зиратында дүрт яңа кабер барлыкка килде. Җир Ана килә­чәккә мең төрле хыяллар белән тату гына көн күреп яткан гаиләне үз куенына сыендырды. Кич җиттеме, авыл йортларының тәрәзәләреннән нур бөркеп, утлар җемелди. Тик бер йорт, олы фаҗигане үзенә сыендырып, төпсез караңгылыкка чума...

Һәркемгә тыныч холыклы, әдәпле, ярдәмчел булып күренгән 21 яшьлек егеткә каян килгән шулкадәр вәхшилек, кыргыйлык? Аянычлы да, үкенечле дә бу үлемнәр авыл халкының җанын өшетте, йокыларын качырды, күңелләрен курку басты. Яшьләрнең кич клубка чыгып күңел ачулары онытылды.
Үзе турында гел яхшы фикерләр генә калдыра белгән Мәскәү егетенең, сукмак­лары чуалып, зур суммада акчалар түгеп дәваланганнан соң, наркоман дуслары белән арасын өзү өчен кайтарылганын авыл халкы сизми-белми дә калган булыр иде. “Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый”, – диләр шул. Димәк, егет тә үз кәсебенә тугры калган: вакытлыча ләззәт алуга ымсынган, кулына акча төшерә алмаудан ярсыган наркоманның аңын шул агу парлары томалаган да инде.

Авыл халкына борын-борыннан киң күңеллелек, кунакчыллык кебек күркәм сыйфатлар хас. Авылда, шәһәр белән чагыштырганда, күпкә тыныч, кешеләре дә тиз ышанучан. Шушы сыйфатлардан файдаланучылар да күбәя бара. Кемнең кырын эшен сизгәннәр, кемгә җылы урын кирәк, кемгә кыйммәткә сатарга яисә арзанга сатып алырга кирәк – авылны искә төшерә, йә туган-тумачасын барлый. Ә авыл барын да сыйдыра, һәм, шуның бәрабәренә, тынычлыгын җуя, яман гадәтләр йоктыра.
Җир өстенә ишелеп-ишелеп карлар ява. Ул, гүя, явызлыкны, каралыкны, яманлыкны күмеп, җир йөзен аклыкка-сафлыкка төрергә тырыша. Әмма йөрәкләрдәге бу кайгыны, бу үкенечне ак карлар гына түгел, еллар, бик күп еллар тузаны да күмә алмас әле...

* * *

Кыш белән шактый гына көч сынашканнан соң, яз җир өстенә үз сулышын өрде. Тормышка ямь, йөрәкләргә өмет өстәп, язгы кояш нурларын сипте. Ул, юатырга теләгәндәй, яралы күңелләргә дә кагылды. Әрнү-сагышлар, үкенү, чарасызлык хисе, язгы ташу сыман, күз яшьләре булып, ургып-ташып чыкты...
25 апрель – арабыздан вакытсыз киткән классташыбыз Гөлиянең туган көне. Без аның кабере өстенә килдек, чәчәкләр утырттык, сагынып-әрнеп искә алдык:

– Гафу ит, Гөлия! Сиңа мул сипкелләр алып килүче язны да, гел бергә, шау-гөр килеп үткәргән туган көнеңне дә үзеңнән башка каршы алабыз...

– Гафу ит, Гөлия! Без сине саклап кала алмадык. Яңа елга аяк басарга ирек бирмәделәр сиңа. Йөргән эзләрең, утырган партаң, яңа гына тибрәтә башлаган каләмең, җәй саен чәчәкләргә күмелә торган бакчаң – барысы, барысы да ятим калды...

– Гафу ит, Гөлия! Без сиңа туган кө­неңдә матур-матур теләкләр дә җиткерә алмыйбыз... Авыр туфрагың җиңел булсын! Нур сипкән карашың, якты рухың безнең күңелләрдә озак сакланыр...

Фирдәвес БИКМУРЗИНА

***


Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды,13 декабрь 2018 № 49
Рубрика: ПРОЗА Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
2 Март 2020 12:35 2020
10 Март 2020 11:23 1508
23 Март 2020 13:07 1479
16 Март 2020 12:44 1433
ӨСКӘ