Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гаепләнүче Данил Котенев бүген үз-үзенә кул салган

15 Март 2018 1844
Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген үз-үзенә кул салган, дип хәбәр итә Татар-информ.
29 яшьлек Гөлшат Котенкованы 2018 елның 9 гыйнвар кичендә Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә үтерделәр. Ул көнне Гөлшат “Алмаш” чаңгы базасына ире һәм кечкенә кызы белән килгән була. Ире бала белән машинада кала, ә Гөлшат чаңгы шуарга китә. Күпмедер вакыт узгач, Котенкова телефонына җавап бирми башлый. Эзләү эшләре башлана.

Гөлшатның гәүдәсе төнлә базада урнашкан каравылчы алачыгында үле килеш табыла. Үтерүче Түбән Кама халкы ярдәмендә тоткарлана. Тикшерүләр күрсәткәнчә, 37 яшьлек Данил Котенев чаңгыда йөрүче Гөлшатны очраткан һәм көч кулланып якындагы каравылчы алачыгына алып кергән. Мәрхүмәнең муенына һәм башына 11 тапкыр пычак белән кадаган. Аның 6 айлык кызы ятим калган.


Данил Котенев элегрәк тә хөкемгә тартылган булган. Ул гаебен танып, хәзерге вакытка кадәр Чистай тикшерү изоляторында суд карарын көтә иде.

Ә менә бүген иртәнге бишләр тирәсендә 5нче номерлы тикшерү изоляторында Котенев үле килеш табылган. Җәзалау эзләре юк. Ир-ат буылу аркасында үлгән дип фаразлыйлар. Вафаты алдыннан ул язу калдырмаган.
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4112
4 Май 2018 13:22 2735
ӨСКӘ