Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гади татар авылында – 600 миллионлык мәчет

21 Май 2015 1192
Ерак сәфәргә чыгып, төбәкләрнең мохитен тоярга, халкы белән аралашырга яратам. Күптән түгел Түбән Новгород өлкәсенең Сергач якларында булып кайттым.
Бөтенләй үзгә яклар (“үзгә” сүзен үзләре дә яратып куллана). Татарстан халкы кебек җәелеп китеп аралашырга яратмый алар. Кайберләре беренче карашка усал булып та күренергә мөмкин. Шулай да, майлап җибәрсәң, җайларына төшәргә була. Авылларда бер катлы йортларны сирәк очратасың. Күбесе ике-өч катлы итеп төзелгән. Тик менә юллары гына начар.

Иң элек Россиядә үзенең архитектурасы белән дан казанган “Рәшидә” мәчетен күрергә дип, Мәдинә авылына (Кызыл октябрь районы) сәяхәт кылдык. Менә ичмасам салып та караганнар мәчетне! Аны күргәч, озак кына аңыма килә алмадым. Әйтерсең, бер гарәп иленә килеп эләктем. Искиткеч! Сәгать көндезге берләр тирәсе. Мәчетнең ишеге ачык. Ләкин эчендә дә, тышында да берәүне дә очрата алмадык. Бераздан мәчет тарихы белән таныштырырга дип, авылның музей җитәкчесе Диләрә Мөбинова яныбызга килде.

– Мәчетне авылыбыздан чыккан эшмәкәр Фаяз Гыйльманов үз акчасына төзетте, – дип сөйләп китте яшь туташ. – 1992-94 елларда биредә төзү эшләре гөрләде. Танылган архитектор, рәссамнарны чакырдылар. Мәчет 1995 елда ачылып, тулы көченә эшли башлады. Әгәр бинага өстән карасаң, ул биш таҗлы чәчәк формасын хәтерләтә. Исемен әнисе хөрмәтенә “Рәшидә” дип куштырды. Мәчетнең подвалында авыл тарихын чагылдырган музей белән берничә кунакханә номеры да бар. Безнең мәчетне күрергә Финляндия, Англиядән ук киләләр. Фаяз абый мәчет артында гына өч катлы поликлиника да салдырды. Мәдәният йортын төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтте. Үзе хәзер авылга сирәк кайта. Әнисе Рәшидә апа вафат булганга да дүрт еллап бар инде...

– Мондый зур мәчеткә кеше дә күп йөридер инде?

– Гадәти көннәрдә 4-5 кенә шул... Җомга намазларына 30-40 кеше җыела. Җәен күбрәк йөриләр, чөнки мәскәүлеләр кайта. 90нчы еллардагы кебек дингә тартылу, шаукым юк хәзер. Диннең “мода”сы бетте димме соң...

– Ялгышмасам, 5-6 ел элек бу мәчет­не аукционга куйганнар иде...

– Әйе, ул вакытта Фаяз абыйның финанс яктан кыенлыклары булды. Билгеле, авыл халкы мәчетне саттыруга каршы иде (аукционда лотның беренчел бәясе 602,4 миллион сум була! – Н.Х.). Соңрак мәчетебез дәүләт карамагына күчте. Мәйданы бик зур – 3500 квадрат метр­ны (!) тәшкил итә. Утына да, газына да күп түләргә кирәк. Район акчаны бик кысып кына бирә. Кыш көннәрендә туңып-өшеп, салкында эшләргә туры килә инде.

Мәчет төзелеп эшли генә башлаган чорда, авылда эшче кулларга ихтыяҗ зур була. Соңрак хезмәт хакы белән бәйле проблемалар аркасында кыскартулар башлана, эшсез калган күп гаиләләр Мәскәүгә күченеп китә. Хәзер авыл хал­кы сыерчыкларны хәтерләтә. Салкын көз­ләр башлангач башкалага “очса”, язлар җиткәч янәдән туган якларына әйләнеп кайта алар. Вакытлыча яшәргә.

Дөресен әйтергә кирәк, әлеге авылдагы мәһабәт корылмаларны кызганып кайттым. Өч катлы поликлиниканың да күп бүлмәләре буш тора икән. Бина эчен карап чыгарга теләгән идем дә, ишеге бикле булып чыкты. Фельдшерның төшке аш вакытына туры килдек бугай. Мәчет тә ямансулап утырган кебек тоелды. Дөрес, җәй аенда биредә дини лагерьлар эшли, балаларны укытырга Мәскәүдән муллалар да кайта икән. Тик алар гына мәчет эчендәге бушлыкны тутыра алмыйдыр кебек...

Нәзилә ХУҖИНА
Казан – Сергач – Мәдинә – Казан
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ