Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Габдерәхим: “Хәния үлгән дигәч, күңелем төшеп китте..."

27 Июль 2017 4272
“Хәния Фәрхи бу дөньядан китте” дигәч, күңелем төшеп китте. Үлем күз алдыма килде. Әле бит үләсебез бар... Алда безне кабер, җәннәт яки җәһәннәм көтә. Соңгы тапкыр Хәния белән ТМТВ каналының концертында, “Пирамида”да очраштык. Сәхнә артында мине күрүгә кочаклап алды һәм грим бүлмәсенә алып кереп китте. Озак кына сөйләшеп утырдык. Хәния белән гел дустанә мөнәсәбәттә яшәдек. Очрашсак, сәгатьләр буе рәхәтләнеп сөйләшеп утыра идек. Казан театр училищесында да бер чорда укыдык. Кабул итү комиссиясендә аннан: “Ник җырчы гына булмыйсыз?” – дип сорагач, “Минем театр артисткасы буласым килә”, дигән иде... Әй, гомер үтте дә китте... Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун! (Без барыбыз да Аллаһы Тәгаләнеке һәм барыбыз да аңа кайтачакбыз!)
Рубрика: ЭХ, ДӨНЬЯ! Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ