Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәл Зыятдинова: “Американнарга “мин Россиядән” дисәң, күңелләре була”

26 Октябрь 2017 464
Гүзәл Зыятдинованы Арчада танылган фотограф буларак беләләр. Ә хәзер менә ул Америкага эшкә киткән...
– Гүзәл, Америкада суда коткаручы булып эшлисең икән. Фотограф булып китмәгән идеңмени?

– Фотограф эшеннән бераз ял итеп алырга булдым, чөнки узган сезонда заказлар, съемкалар күп булды. Эшемне ничек кенә яратсам да, арытты.

– Америкада фотога күп төшерәсеңме?

– Фотоаппаратымны алдым, ләкин монда азрак төшерәм, чөнки ике эштә эшлим. Миңа бик зур (Безнең “Кырлай” кебек, ләкин ун тапкыр зуррак) ял итү паркында эшләү бәхете елмайды. Анда ике аквапарк бар, шуларның берсендә мин коткаручы булып эшлим. Монда инглиз телен бик әйбәт белү кирәкми иде – минем өчен зур плюс булды.

– Бу сәфәр алдан уйланылдымы?

– Күп туганнарым Америкада булып кайтты: кемдер эшләде, кемдер ял итте. Шуңа күрә күптән планга кертелгән сәфәр иде.

– Синең кебек Америкага барыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Моны һәрбер студент эшли ала. “Work&travel” дигән программа бар. Ул программа буенча 10 ел элек апам да Америкага барган иде. Казандагы оешмалар сиңа эшкә урнашырга, виза ясарга, яшәү урынын табарга ярдәм итә. Америкага бернидән дә курыкмыйча китә аласың. Бәясе – 1200 доллар. Бу узган елгы бәя. Эш бирүчеләр белән шулай ук әлеге оешмада танышып була. Алар белән скайп аша яки Мәскәүдә үтүче “Вакансияләр ярминкәсе”нә барып әңгәмә узасың.
– Минемчә, бу сорау һәркемне кызыксындыра: Америкада инглиз телен яхшы белү кирәкме?

– Үзеңне иркен тотасың килсә, әлбәттә, кирәк. Ләкин минем белемем идеалдан ерак. Хәзер инде бераз ияләштем. Бөтен җирдә бөтен кеше бер телдә сөйләшкәч, ничек инде күнекмисең?! Американнар синең телеңә артык игътибар бирми, ничек кенә начар сөйләшмә, алар барыбер сине аңлый һәм чит ил студентларын инглизчәсе өчен “гафу итәләр”. “Мин Россиядән” дисәң, күңелләре була. Мәскәүне, гомумән, илебезне бик яраталар. Ә менә инде инглизчәгез әйбәт булса, официант булып эшкә керә аласыз. Аларга күп “чәйлек” калдыралар.

Америка нәкъ фильмнардагы кебек. Шундый ук яшүсмерләр, ә кешеләр чыннан да таза, чипсы яраталар. Американнар белән артык аралашмыйм, ә минем кебек башка илләрдән килгән студентлар – украиннар, поляклар, чехлар, испаннар, кытайлар, мексикалылар белән дуслашып беттек. Бер илдә күпме халык белән танышасың, аларның мәдәниятен өйрәнәсең дигән сүз. Хыялланып утырганчы, эшләргә кирәк! Беренче адымны ясарга курыкмагыз!

Зөлфия Хәсәнова, 11 сыйныф укучысы.
Арча, Түбән Мәтәскә.
Рубрика: ЯШЬЛӘР МӘЙДАНЫ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ