Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәл Уразова турында 25 кызыклы факт

9 Январь 2017 2587
Кичә татар эстрадасының якты йолдызы Гүзәл Уразованың 35 яшьлек юбилее булып узды. Гүзәлнең туган көне хөрмәтенә аның турында 25 кызыклы факт тәкъдим итәбез.
1. Пермь өлкәсенең Барда авылында туган.

2. Гүзәл Казанга әнисе кебек икътисадчы яки журналист булу турында уйлап килгән. 

3. Тормыш девизы: “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”.

4. Кешеләрдә хөрмәт итә: гадилек, тугрылык.

5. Яратмый: ялганны.

6. Кечкенәдән күп догалар белгән.

7. Балачакта иң яратмаган ризыгы: кәбестә белән суган.

8. Иң яраткан киеме: әнисе теккән кызыл сарафан.

9. Мәктәп елларында район күләмендә теннис буенча ике тапкыр чемпион була.

10. Гүзәл – гаиләдә иң өлкән бала. Гөлназ исемле сеңлесе һәм Рушан исемле энесе бар.

11. Гүзәлне ире Илдар иң беренче тапкыр Чаллыда күрә. Бильярд уйный торган залга Гүзәл кара күлмәктән килеп керә.

12. Минтимер Шәймиев президент булган вакытта аның белән бергә ял итү бәхете дә татый Хәкимовларга.

13. 2016 елда узган “Татар җыры”нда 400 меңлек күлмәк Гүзәлнеке иде.

14. Бәләкәй чагында һинд актрисаларының фотоларын һәм "Love is..." сагызының кәгазьләрен җыйган.

15. Балалар бакчасында йөргәндә, үзен бер дә кыерсыттырмаган. Хәтта малайларның үзләрен кыйнап йөргән.

16. Гүзәл иренә “җаным” дип, ә Илдар “бәбием” дип дәшә.

17. Әлеге гаиләнең Гарәп Әмирлекләрендә бик бай спонсорлары бар.

18. Гүзәлгә ире 31 декабрь көнне тәкъдим ясый, ә Гүзәл 1 гыйнварда гына җавап бирә. Үзе бу хакта шаяртып: “Бер ел узгач, җавап бирдем”, – дип сөйли.

19. Яшьләрнең никахы 2003 елның 7 мартында Гүзәлнең туган ягында - Бардада укылган.

20. Гүзәлләр “Казансу” елгасы буенда урнашкан элиталы йортларның берсендә яши.

21. 2003 елда “Акчарлак”та Гүзәл белән бер интервью басылган булган. Язмадан өзек китерәбез:
- Бер бик шәхси сорау бирсәм ярыймы? Сөйгән ярыгыз бармы?
- Бар. Ул талантлы җырчы, тиздән бик популяр булачак. Мөгаен, әлегә сез аны белмисездер... Белерсез! Әлегә сер булсын. 
 Рузилә Мөхәммәтова

22. Гүзәл Төркия башкаласы Анкарада узган “Bahar” җыр бәйгесендә катнашкан вакытта Тарканның продюсеры аны хезмәттәшлек итәргә чакыра. Тик эшкә 100 процентка алыныр өчен Төркиягә күченергә кирәк була. Шуңа күрә Гүзәл бу тәкъдимгә ризалашмый.

23. Бакчада бәрәңге, кишер, суган утыртырга ярата. Ә менә чүп утау һәм корт чүпләүне бик яратып бетерми икән.

24. Артист тормышында кызык хәлләр күп була. Гүзәлдә дә бар алар, билгеле. Чаллыда, сәхнәгә чыгарга дип торганда гына, арттан күлмәгенең молниясе ватылып,  Гүзәлнең аркасы ачылып китә! Ике-өч минут эчендә, тиз генә, кемдә нәрсә бар – булавкалар, энәләр белән эләктереп куялар инде.  Халыкка арты белән борылмыйча гына җырлап кереп китәргә туры килә Гүзәлгә.

25. Гүзәл икенче кызы Камилланы тапкач,  бала табу йортында телефонын онытып калдырган булган. Ә әйбер онытылып калса, ул җиргә кабат киләсең, дигән ырым бар. Шуңа да, исләренә төшеп, телефонны алырга килгәндә, табиблар аларны "Ооо, тиздән безгә тагын киләсез  әле",  дип, көлешеп каршы алганнар. Уллары Самирны да нәкъ шул бала табу йортында, шул ук табиб һәм акушерка белән табарга язган булган Гүзәлгә. 
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

Радик һәм Салават такмаклары

Популяр язмалар
11 Май 2017 10:11 1756
ӨСКӘ