Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовтан татарча ералаш (ВИДЕО)

9 Октябрь 2017 1507
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов татарча ералаш төшергән. “Икешәрләп ташы!” дип атаганнар аны. Видео Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы янында урнашкан “Бабай утары” этнографик комплексында төшерелгән.
“Бик матур. Күңелгә җылы бирәсез. Әбием өе кебек булып китте. Ул да мичтә коймак, кабартма, бәлеш сала иде”, “Матур картлар. Тулы фильм көтәбез”, – дип язган әлеге видеоны караучылар.

Шул ук вакытта әби ролендә уйнаучы Гүзәл Уразованың буялган тырнакларына да бәйләнергә өлгергәннәр.

“Тырнагына бәйләнмәгез инде. 21 гасыр әбиләре турында бит бу клип, узганныкы түгел. Шәп!” – дип җырчыны яклап язган икенчеләре.



(Видео Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның youtube каналыннан алынды)

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ