Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гүзәл Идрисова: “Иремнән рөхсәт сорап, айга бер тапкыр татарча дискотекага чыгып керәм"

11 Сентябрь 2017 1063
Гүзәл Идрисова белән Илназ Баһның бергә гомер итүләренә быел сигез ел. Ире хатыныннан ике яшькә кечерәк. Өч бала анасы Гүзәл соңгы алты елын гел декретта утыра. Соңгы вакытта аның йокысы туймый. Кечкенә улы әнисен төнлә йоклатмый: урт тешләре чыга, шуңа бик борчыла, тибенә-тибенә йоклый икән. Өч малайны да янәдән мәчеткә алып барып өшкертергә уйлап торалар.
– Гүзәл, “Инстаграм”да фотоларыңны күрәм, син бер төркем җырчы кызлар белән төнге клубта ял итәсең. Шаккатам! Өч бала анасы бит син. Ирең җибәрәме?.. Ну тормыш сезнең...

– Кызлар белән айга бер тапкыр татарча дискотекаларга чыгабыз. Җилләнеп, өйдән бераз ял итеп кайтабыз. Балаларны йоклатам, алдан әтиләре белән сөйләшеп, рөхсәт алып кына чыгам.

– Анда нишләп йөргәнегезне кем белә...

– “Шунда-шунда”, – дип ирләребезгә фотоотчетлар җибәрәбез. Бер-береңә ышаныч булырга тиеш.

Әңгәмәне тулысынча 14 сентябрьдә чыгачак, "Акчарлак" газетасының 36 нчы саныннан укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ