Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөрләвекләр

17 Октябрь 2018 645
Хикәядән өзек
...Тәрәзәгә кара әле, улым. Күрә­­сеңме, гөрләвекләр ага! Сикерә-сикерә, ашкына-ашкына, уйный-уйный, җырлый-җырлый, гөрли-гөрли гөрләвекләр ага, улым!

Гөрләвекләр белән безнең үзебез генә белгән бик рәхәт, татлы бер серебез бар. Ул якты серне хәзер мин сиңа сөйлим, улым. Шаян һәм наян гөрләвекләр мине җир йөзендәге иң гүзәл кыз, җир өстендәге бөтен-бөтен кызлардан да матуррак һәм чибәррәк кыз, җирдәге бар акыл иясе – галимнәрдән дә акыллырак кыз, бөтен осталардан да остарак, уңганрак, асылрак бер кыз белән – синең сөекле әниең белән таныштырды.

Йә, йә, оялма. Күзләреңне читкә борма. Бу серне сиңа сөйләргә ярый инде. Әнә нинди зур егет бит инде син хәзер. Бәләкәйрәк чагыңда, бик сөйлисем килеп телем кычытса да, сөйли алмадым, үскәнеңне көттем. Менә инде үстең. Хәзер инде без – ике ир бер-беребезгә серләребезне сөйли алабыз. Шулай бит?

Ышанасыңмы, әниеңә алтынчы класста укыганда ук гашыйк булдым бит мин. Ундүрт яшемдә. Тукта әле син, боргаланма, чынлап әйтәм, билләһи. Без үскән чакта егетләр белән кызлар бер-берсен яшьтән үк яратыша башлый иде. Хәзер кешеләрнең гомере озайды. Шуңа күрә, бәлки, мәхәббәт тә яшь-җилкенчәкләрнең йөрәгендә соңга калыбрак кабына торгандыр...

...Унынчы классны тәмамлагач, безне Казанга алып киттеләр. Республика слетына. Слет бетте. Әниең белән хозурланып шәһәр карап йөри идек, кинәт яңгыр коярга тотынды. Ну, койды бу-у! Күктә шулкадәр су булуын белми идем әле. Бауман урамы белән Университет урамы чатындагы гастроном янында бүленеп калдык. Чөнки урам тулып ургылып су ага, йөрерлек түгел.

Яңгыр үтеп киткәч кенә, кешеләр су ерып чыга башладылар. Күбесе туфли белән оегын салып кулына тота да – әйдә-ә! Бала-чага шикелле яланаяк рәхәтләнеп гөрләвек ярып йөри. Көлүче дә юк, милиция дә сызгыртмый. Ирләрнең күбесе аягын салып та тормый, шул килеш кенә сикерә-сикерә чыгып китә. Ә кайсылары хатын-кызларны аркасына кочтырып чыгара. Хатыннар чыр да чыр килә, халык көлә, кызык.

Минем дә күңел күтәрелеп, күңел җилкенеп китте. Кит, кит, исәр, диюенә дә карап тормадым, әниеңне күтәреп алдым да кочаклап кольцо ягына алып чыгып киттем. Урам уртасында туктадым да, хәзер суга батырам бит, дим. Юри төшерергә итәм. Әниең муенымнан үтерердәй итеп кысып кочаклады. Җүләрләнә күрмә, Ходаем, ди.

– Җаным дип әйтсәң, төшермим, – дим.

Бер дә карышып тормады. Йөрәкләрне җилкендерерлек ягымлы итеп:

– Җаным! – диде.

– Бәгърем! – дип әйт!

– Бәгърем...

– Кара карлыгачым, сары сандугачым!.. Алтыным, җәүһәрем!.. Миңа кияүгә чыгасыңмы? Гөрләтеп туй ясыйбызмы?!. Син ризамы, аппагым, канатым?!. Әйт, ризамы?!. – дидем.

Әниең бераз дәшми торды. Аннан пышылдап кына җавап бирде:

– Ри-иза-а...

Мин шунда аны шытырдатып күкрәгемә кыстым да җиләк иреннәреннән үбеп алдым...

Син аптырама, улым, шәһәр авыл шикелле түгел ул. Анда урамда үбешсәң дә сүз әйтүче юк, чөнки халык бер-берсен белми. Безгә дә сүз әйтүче булмады. Әле җитмәсә, таксиның юлын бүлеп торганбыз. Машинадагылар безнең үбешкәнне карап торганнар. Куллар болгап көлешә-көлешә китеп бардылар...

Менә шулай, улым, язгы ташуларга, гөрләвекләргә карадыммы – кылт итеп әниең исемә килеп тешә. Дөресен әйткәндә, исемнән чыгып торганы да юк инде аның. Көндез – уемда, кич – куенда.

...Инде армиядә сездән башка ничек түзәрмен! Әтиеңне танк училищесына яздылар, белдеңме, малай? Хәер, минем шикелле авылда бер тракторчыны бүтән кая җибәрсеннәр?!. Укып чыккач, бер генә җәй эшләп калдым калуын да, ләкин борчылырга иртә әле. Баш исән-сау булса, кайткач тагын җир җимертеп эшли башларбыз, шулай бит? Авылында гына түгел, колхозында, районында беренче урынны алырбыз.

Ә син мин кайтканчы әниеңә күз-колак булып тор. Кич соңга калып кайтмасын, анда-монда чыгып йөрмәсен. Китапханәсенә вакыты җиткәч кенә барсын да, сәгате тулу белән кайтып китсен. Аңладыңмы? Чит-ят егетләр, ирләр белән чуалмасын, аң бул! Сөйләшсә дә көлеп сөйләшмәсен, официально сөйләшсен. Юкса, Алла сакласын, кайтырмын да иманнарын өшкереп китәрмен. Танк экипажы белән җыелышып кайтсак, хәлләре тагын да мөшкел булыр – бөтенесен бер кунычка тыгарбыз. Әниеңә дә нык эләгер. Ишеттеңме? Ишетсәң, исеңдә тот. Әниеңне сакла берүк!
Син менә нинди үскән егет бит инде: тууыңа бүген нәкъ утыз җиде көн булды. Биш атнадан артык! Белдеңме?

Кара, кара, ник авызыңны бөрештерәсең? Ашыйсың килдемени? Мәм-мәм кирәкмени? Мәм-мәм кирәк икән улыма, мәм-мәм... Әнкәсе, әнкәсе дим, улыбыз­ның ашыйсы-эчәсе килгән бит, беләсеңме шуны? Нәстә тегәсең? Чепчик?.. Ни соң ул чеп-чик? Ә-ә, әйдә, тегеп бетер, алайса...

Әй-әй!.. Карале бу имансыз малайны!.. Һу-у!.. Җиффәреп ята бит бу... Өсне чылатып бетерде. Манма су итте. Менә сиңа тагын бер гөрләвек!.. Әтиеңнең солдатка киеп китә торган күлмәген котладың, улым, молодец!
  
Сиңа бер үтенечем бар, әнкәсе: мине озатканда җылама, яме! Елмаеп кал, яме! Күз алдымда гел елмаеп торырсың...

Яратам бит мин сине, бәгърем! Яратам бит мин сез-не-е!.. Йә, кил әле, кил! Кеше-кара юкта рәтләп саубуллашып чыгыйк әле...Йә әле, йә!..

Газиз Мөхәммәтшин

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1674
23 Октябрь 2018 10:14 1422
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1299
ӨСКӘ