Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлзар Вәлиева: “Әрләшеп ятарга вакыт юк, һаман бәби алып кайтабыз да бәби карыйбыз”

10 Январь 2017 1337
“Эссе” төркеме солисты Нияз Вәлиевнең октябрь аенда дүртенче тапкыр әти булуы турында газетабызда хәбәр иткән идек. Күпләрегез “Сөбханалла!” дип куйгандыр. Бүген олы уллары Кәримгә – 8, Әнвәргә – 5, Ясминәгә 3 яшь. Ә төпчекләре Сафиягә ике генә ай әле. Балаларның исемнәре дә берсеннән-берсе күңелгә ятышлы. Күпләр өчен үрнәк булырдай яшь гаилә алар. Яңа ел алдыннан Ниязның хатыны Гөлзар белән сөйләшеп утырдык.
– Балалар тәрбияләүдә ниндидер гаилә кагыйдәләре бармы?

– Балаларны аерым бер өлге буенча тәрбиялибез дип әйтә алмыйм. Төрле чак була, гел башларыннан сыйпап кына торабыз дип әйтмим. Кычкырып та җибәргәлим. Өчесе берьюлы өйгә кайтып керсә, беркемне күрмиләр, ишетмиләр, шаяру, кычкырыш, эләгешеп тә китәләр. Тавыш күтәрмичә җиңә алмыйм. Аннары йоклар вакыт җиткәч, тагын башлана.
“Йокы килми”, “су эчәм”, “мин әле теш чистартмадым”, “син минем янга ят” һ.б., һ.б. Мондый вакытта аудиосүрәләр һәм аудиокитаплар бик булыша. Башта чиратлап нәрсә тыңлыйсылары килә, сайлыйлар. Аннары “Ясин” тыңлыйбыз.

– Гаилә тормышында авыр, кризислы чорлар аша үтәргә туры килдеме?

– Хәтерләмим. Юк-бар бүлешеп, әрләшеп ятарга вакыт юк. Һаман бәби алып кайтабыз да бәби карыйбыз. Ә җитди итеп әйтсәм, икебезнең дә беренче урында гаилә тора. Эш тә түгел, дуслар да түгел, хобби да түгел, ә гаилә. Күп парлар юк кына проблеманы да катлауландыра, үпкәләшеп зурга җибәрәләр.
P.S. Бу турыда тулырак "Акчарлак" газетасының 12 гыйнвар көнне чыгачак 1нче санында укый аласыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ