Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлназ Сәфәрова: "Әнкәйдән бөтенесе өчен гафу үтенәсе килә"

24 Январь 2018 6315
22 январь көнне Марат һәм Ленар Мухиннарның әнисе Халидә апа якты дөнья белән хушлашты. “Дилә Нигъмәтуллинаның кайнанасы вафат булган”, дигән хәбәр социаль челтәрдә бик тиз таралды. Халидә апа Диләнең генә түгел, “Татар радиосы” алып баручысы Гөлназ Сәфәрованың да кайнанасы (Гөлназ аранжировщик Маратның абыйсы Ленарда кияүдә – ред.).
Халидә апага кисәк кенә инсульт булган. Аңа нибары 62 яшь иде.

"Бүген ничек кенә елмаерга тырышсам да, күзләрдәге кайгы-хәсрәтне яшереп булмый торган көн... Миңа ярдәм кулы сузган коллегаларыма, дусларыма зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Һәм, әлбәттә, тамашачыга рәхмәт! Бары тик сезнең җылы алкышларыгыз күңелемне юатты", – дип язган иде Дилә “Инстаграм” битендә. Җырчы ул көнне Төмәндә концертта булган. Кайнанасының вафатын аңа ире Марат хәбәр иткән.

– Хәбәр килүгә, самолетка билет алып, шул ук көнне кайтып киттем, –дип сүзен башлады җырчы. – Кайнанам бик әйбәт кеше иде. Кешеләрне яратты, бар дөнья кешеләренә ярдәм итә алса, барысына да ярдәм итәр иде. Кайгыртучан, ярдәмчел, гади күңелле, һәрвакыт елмаеп йөрде. Ләкин соңгы елларда бераз чирләбрәк торды. Әмма берничек тә үлемгә китерерлек түгел иде кебек чире... Сәфинәне тәрбияләргә бик ярдәм итте. Кызым да аны бик якын итә иде. Горурланып: “Минем чәчем дәү әнинекенә охшаган”, – дия иде....
И, Алла, үткән заманда сөйләргә хәтта тел бармый. Әле күңелем һаман ышанып бетми, ә баш бетенләй аңламый. Ышанмыйм... Якын идек без аның белән...

– Соңгы тапкыр кайчан күрештегез?

– Аларда Сәфинәне калдырган идем. Алырга килгәч: “Ярый, кызым, тагын кил, яме”, – дип Сәфинәне кочаклап алды. Мин аның үзен кочаклап, рәхмәт әйттем. Безгә ярдәм иткәне өчен һәрвакыт рәхмәт әйтә идем аңа. Ул минутларда соңгы күрешү икәнен һич тә уйламадык бит...



Халидә апаның олы улы Ленарның хатыны – Гөлназ Сәфәровага да хәбәргә чыктык.

– Кайнанам минем бик әйбәт кеше иде, – диде Гөлназ. – Аның турында бер генә начар сүз дә әйтә алмыйм. Ялагайланып, юкка гына кеше мактап утыра торганнардан түгел мин. Ничек бар, шулай әйтәм. Андый кайнана беркемдә дә юктыр дип уйлыйм. Ул беркайчан да безнең эшкә кысылмады. Мине бик яратты. “Гөлназ, әйдә болайрак эшлик әле. Син молодец!” дип кенә торды. Мине һәрвакыт яклады. Ленар белән ниндидер конфликтлар килеп чыкканда да ул гел: “Гөлназ хаклы” дип әйтә иде. Үзенең улын беркайчан да якламады, гел минем яклы булды. Килен булып килгәч, мине яратып кабул итте.

     g4m7T2G_i0o.jpg

Без өйләнешкәч тә берара аларда яшәп алдык. Нәкъ үз әнием кебек булды ул. “Иртә белән ашказаныңа әйбәт була”, дип боткалар пешереп ашата иде. Мин дә шулай пешерә башладым. Үләнле чәйләр ясарга өйрәтте. Ул үзе дә файдалы, дөрес туклану режимы саклый иде. “Тазарта торган, организмыңа зыян китерә торган ризыкларны ашама”, дип мине гел кисәтеп килде. Бу үлем көтмәгәндә булды. Япь-яшь иде бит әле, 62дә генә. Безнең зур ярдәмчебез иде. Айданны аның янында калдырып китә идек. Безгә бөтен яклап булышты. Сабыр, тәрбияле хатын иде. Беркемгә дә беркайчан кычкырып сүз әйтмәс иде.

– Вафатын кем хәбәр итте?

– Иртән иремә энесе Марат шалтыратты. Марат аларда булган. Аңлатып булмаслык кайгы икән ул. Каядыр йөгерәсе, чабасы килә. Әйтелми калган сүзләрне әйтәсе. Бөтенесе өчен гафу үтенәсе килә. Чөнки тормыш булгач төрле мизгелләр булгандыр. Кайнанамны чын күңелемнән яраттым, бик хөрмәт иттем.

– Халидә апа турында күңелеңә уелып калган берәр истәлек белән уртаклаш әле...

– Ул миңа килгән саен кер үтүкләшә иде. Мин кер үтүкләргә бик яратмый идем. Киемнәрне юам да җыям, юам да җыям. 1 атна җыям да барысын бергә үтүклим. Ә ул һәрвакыт үтүкләп барырга ярата иде. Килә дә миңа: “Абау, Гөлназ! Тагын җыйгансың кереңне”, – дия иде. “Әйе шул, әнкәй. Бу атнада өлгермәдем, шимбә үтүклим”, дим. “Әйдә үзем”, дип бөтен әйберне: носкидан алып эчке киемнәргә кадәр яхшылап үтүкләп китә иде. Сабыр гына үтүкли дә, үтүкли...

– Авырый идеме әллә? Әйткәне булмадымы?

– Юк, авырмый иде алай. Инсульт кисәк кенә булды.

– Еш күрешә идегезме?

– Бик еш дип әйтә алмыйм, йөрешә идек. Гел аралашып, җылы мөнәсәбәттә яшәдек. Шуңа күрә бик авыр безгә... Иремә бик авыр. Мин әле елый алам, ул елый да алмый. Өйгә керәм дә аның безгә килгән вакытлары искә төшә. Шкафны ачам: аның бездә куна калганда кия торган халатлары эленеп калган. Менә шулар йөрәккә бик каты тия. Шул вакытта тагын бер тапкыр аңлыйсың: кешене бүген кабул итеп, бүген аның өчен бөтен нәрсәне эшләргә кирәк икән. Ешрак күрешергә, шалтыратышырга кирәк. Кызганыч, үзебезнең хаталарны кешене югалткач кына аңлыйбыз шул.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1759
5 Октябрь 2018 11:37 1562
21 Сентябрь 2018 14:17 1441
ӨСКӘ