Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Гөлнәфис АБДУЛОВА: “БАЛЛЫ РИЗЫКЛАР – АГУ”

10 Декабрь 2019 1384
Әлмәт районында иң төзек һәм олы авыл­ларның берсе булып Габдрахман санала. Биредә ФАП кына да түгел, ә зур табиблар амбулаториясе эшли һәм халык сәламәтлеге сагында тәҗрибәле белгечләр тора. Гомуми практика табибәсе Гөлнәфис Абдулова шуларның берсе. Замана медицинасы, авырулар һәм авылдагы яшәү рәвеше хакында аның белән махсус күрешеп сөйләштек.
Иң төзек, бай тарихлы Габдрахман – (авылга тиздән 190 ел тулачак) мул тормышлы гына түгел, ә иң элек сәләтле төбәк. Монда кул кушырып эшсез ятучыны, гомумән, күрмисең. Һәркемнең шөгыле, эше бар. “Тырышкан ташка кадак кагар”ны алар күңелләренә күптәннән салып куйган. Картлары да, яшьләре дә сәламәт яшәү рәвеше алып барып, башка авылларга да өлге булып торалар. Гөлнәфис Абдулова исә бирегә моннан биш ел элек килеп эшли башлый. Хөкүмәтебез тарафыннан яшь авылда эшләргә теләк белдергән яшь табибларга ярдәм һәм игътибар йөзеннән эшләп киткән “Земский табиб” программасында Абдуловлар гаиләсе дә (тормыш иптәше дә табиб) ике дә уйламыйча катнаша һәм шәһәрдән авылга күченеп кайтуларына бер дә үкенми.

– Габдрахман башка авыллар белән чагыштырганда күпкә алга киткән. Әлмәт тә ерак түгел. Авыл йортын һәм саф һаваны бернинди шәһәр коттеджлары да алыштыра алмый. Шуңа да йорт бетереп бирегә кайттык. Авыл халкы белән дә уртак телне бик тиз таптык. Җитәкчелек тә гел ачык йөз күрсәтә. Рәхәтләнеп авылда эшләргә була, – дип сөйләп китте Гөлнәфис Мирасовна.
Тумышы белән ул үзе Оренбург якларыннан. Сакмар районы Үрге Чебенле татар авылы кызының киләчәге әле туганчы ук билгеләнеп куйган була. Әнисе аңа никтер гел табиб булырсың дип юрый. Шуңа күрә кечкенәдән бер нинди башка һөнәрләрне башына да кертеп карамый ул. Гаиләләрендә (үзләре өч кыз) дә табиблар моңарчы булмый. Безнең герой исә ике дә уйламыйча авыр, әмма абруйлы табиб һөнәрен сайлый. Мәктәпне тәмамлагач, Оренбург медицина академиясенә укырга керә. 2002 елда дәвалау эче бүлеген тәмамлап, инде хезмәт юлын башлап та җибәрә. Бер ел өйгә йөреп дәвалауда йөри, аннан даруханәдә эшләп ала. Соңрак Әлмәтнең өченче шифаханәсенә гомуми практика табибәсе булып урнаша.
Берничә ел шунда эшләгәч, яшь булуына карамастан тәҗрибә тупларга өлгергән белгечне махсус программа белән авылга эшкә дәшәләр. 15 еллык эш тәҗрибәсенең биш елы авыл халкын дәвалап сизелмичә узып та киткән.

– Безнең карамакта 2500ләп кеше. Тайсуган авылы да безгә керә. Ам­улаториядә дүрт шәфкать туташы, бер теш табибәсе дә бар. Авыл җирендә эшләүнең үз көе инде. Монда яллар булмый диярлек. Гел чакыртып торалар. Авыл картая, димәк олы яшьтәгеләргә зур игътибар бирергә кирәк, – дип сөйли безнең герой үз эше турында.
Моннан биш ел элек авылдан чыккан мәртәбәле шәхес, ТР Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдиновның ярдәме белән амбулаториягә өр-яңа җиһазлар кайта. Шулай итеп физкабинет тулысы белән яңартыла. Мондый җиһаз һәм заманча техника хәтта шәһәр җирләрендә дә юк дип сөенә хәзер авыл халкы.

– Сүз дә юк, соңгы елларда авырулар саны артып, тулысынча сау-сәламәт булган кешеләр исемлеге кимеде. Безне дә яман шеш, йөрәк авырулары, кызганыч, читләп узмый. Бөтен илдә нинди статистика күзәтелсә, бездә дә шулай, – дип сөйләде авыл табибәсе. – Минем авыруларның артуын начар экология һәм сыйфатсыз ризыкларга гына бәйлисем килми. Элек тә булгандыр инде ул яман шешләр дә, инсультлар да. Әмма күп очракта үз авыруларын белмичә дә үлеп киткәннәр. Ә хәзер тикшеренүләр көчле. УЗИ, томографияләр дә заманча. Авыруларны ачыклау һәм дөрес диагноз кую мөмкинлеге дә зуррак.

Сәламәт яшәү рәвеше турында да сүз булды. Кызганыч, әмма авыл җирендә тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр белән мавыгучылар әле дә бар һәм кимергә җыенмый. Чирләр дә иң элек дөрес яшәмәүдән килә.

– Моннан өч ел элек авыл халкын сәламәтләндерү ниятеннән “Авыл фитнесы” проектын башлап җибәрдек. Авыл мәдәният йортына тренажерлар алынып, фитнес өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылды. Хәзер яше дә карты да шунда йөреп сәламәтлеген ныгыта. Барысы да бушка. Тренажерларның файдасы исә әйтеп бетергесез. Буыннар өчен бигрәк тә, – дип Гөлнәфис Мирасовна яшьләргә дә үз киңәшләрен бирде. – Балалар сау-сәламәт булсын дисәгез, көненә кимендә өч тапкыр җылы ризык ашатыгыз. Камырны чикләргә кирәк, рационда 40-50% күләмендә яшелчә, җиләк-җимеш булырга тиеш. Баллы ризыкларны мин чын мәгънәсендә агу дим. Бүгенге көндә халыкка хәрәкәт тә җитми. Телевизор, компьютерлардан арына алмыйбыз. Аз-маз ашап, күбрәк хәрәкәтләнергә һәм саф һавада йөрергә кирәк. Менә шуларны исендә тоткан һәркем саулыгы ныклыгына ышана ала!

***

Әңгәмә "Ашыгыч ярдәм " газетасының архив саннарыннан алынды, №11 ноябрь 2017.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
4 Май 2020 10:38 2171
18 Май 2020 10:04 1710
11 Май 2020 10:05 1620
ӨСКӘ