Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Флера Харисова: “Минем өчен иң рәхәт җир – киерге арты”

3 Декабрь 2018 380
Түбәтәй һәм калфак – гади генә баш киеме түгел, милләтебезнең бизәге дә. Арчада яшәүче Флера Харисова менә ничә еллар инде түбәтәй чигү белән шөгыльләнә. Флера ханымның түбәтәйләре – чын мәгънәсендә иҗат җимешләре.
– Без гаиләдә биш кыз, бер малай үстек. Әни гомер буе чигүче булды, читекләр, чүәкләр чикте, – дип башлады сүзен Флера ханым. – Безгә әнидән күчкәндер инде бу сәләт. Апам да, сеңлем дә Арчадагы фабрикада чигүче булып эшләде. Үзем 8 классны тәмамлап, Казанда штукатур-малярга укыдым да, 10нчы СМУга эшкә куйдылар. Казанны бер дә яратмадым, кайтасы килеп гел елый идем. Ахырда әниләр мине килеп алды. Арча милли аяк киемнәре фабрикасының Урта Сәрдә авылында цехы бар иде, шунда эшкә килдем. 1975 елдан 1999га кадәр шунда тегүче булып эшләдем. Шул фабриканың юклыгы бик кызганыч.

– Шушы гомер эчендә ничә түбәтәй эшләдегез икән? – дип сорыйм Флера ханымнан.

– Ул түбәтәйләрне йөз, меңнәр белән генә исәпләп булмый инде. Фабрикада эшләгәндә заказлар күп килде. Җитешмәгәч, өйгә алып кайтам, төнге өчләргә кадәр чигеп утыра идем. 1996 елда Арчага Ельцин килде. Шунда мин эшләгән түбәтәйне сайлап алып, Ельцинга бүләк иттеләр. Моның белән горурланам. Хәзер дә буш вакыт булса, кирәкме ул, кирәкмиме – барам да утырам. “Бер кирәге чыгар әле”, – дим. Акчасы да була, җан рәхәте дә.

– Көн саен чигәсезме?

– Иртән торып чәй эчкәч, өйдәге эшне эшлим дә утырам. Телевизордан җырлар куям да, шуны тыңлый-тыңлый эшлим. Аена 10-15 түбәтәй эшләгән чаклар бар, заказга карап. Менә, ике көн рәттән түбәтәйләрнең кырыйларын чиктем. Алдан шулай әзерләп тә куйгалыйм, аннан заказ булуга тиз-тиз сырам. Эшләмәгән эш калмады инде. Топиарий да ясап саттым, “оригами” казлар эшләдем. Әле шамаилләр чигәм, балаларга оекбашлар бәйлим.

Флера ханымның йорты ботаника бакчасына тиң, бөтен җирдә гөлләр. Иртән торгач, бөтенесен карап чыга икән хуҗабикә.

– 63 яшьтә булсам да, түбәтәй чигүне ташлый алмыйм, дәртләнеп, яратып эшлим. Ярминкәләргә катнашырга чакырсалар да барам. Бер тотынсам, кеше сөйләгәнен дә ишетмим, бар дөньямны онытам. Машина белән сырмыйм, элекке замандагыча шпагат белән эшлим. “Күзлек киясең, аркаларың авырта, ник азапланып утырасың инде, әни?” – дип ачулана балалар. “Бу эштән җан рәхәте алам”, – дим аларга. Чынлап та, минем өчен иң рәхәт җир – киерге артында утыру.

– Бер түбәтәй эшләү күпме вакытны ала?

– Күбесенчә “тиз кирәк иде”, дип никахларга сорыйлар. Гади бисер, тасмалар белән – бер, ә канитель белән 2-3 көн китә. Канитель ул –алтынсу металлик җеп.
Мәскәүдән поч­та белән кайтартам, килосы 20 мең сум тора. Яшьләр шул җеп белән сорыйлар. Канитель белән эшләүчеләр Арчада без өч кенә кеше.

– Түбәтәй ясау тәртибе белән дә таныштырып китсәгез иде.

– Түбәтәй өчен бәрхетне алам, үлчәп кисәм. Бәрхеткә бизәк төшерәм дә киергегә тарттырып чигәм. Чиккәндә бәрхет тишелеп чыкмасын өчен астына “межподкладка” куям. Чигеп бетергәч җепләр күренеп калмасын өчен тышыннан кара бәс тукыма белән сырып чыгам. Сыргач, эченә шпагат тыгам. Аннан түбәтәйнең өсте белән артын тегәм. Желатинны эретеп, шуны тидереп чыгам һәм шпагатка сеңәрлек итеп парда тотам. Түбәтәйне калыпка киертеп, ярты көн киптерәм. Һәр түбәтәйнең үлчәменә карап үз калыбы бар. Үлчәмен белмәгән кешеләргә: “Колак өстеннән маңгай уртасына кадәр үлчәп әйтегез”, – дим. Туры килә.

– Бер түбәтәйне күпмегә сатасыз?

– Гади бисер һәм тасмадан ясалганы – 650, канитель белән эшләнгәне 1800 сум. Андыеннан бик файда калмый, җебе кыйммәт.

– Кибетләрдә, базарда түбәтәйләр бихисап. Сезгә заказ бирүчеләр дә шактый. Сәбәбе нидә икән? – дип кызыксынам.

– Сыйфатта. Кибет түбәтәйләрен машина белән желатинга катырып куялар. Кызу-кызу сырып, тиз генә вак тасмалар белән эшлиләр аларны, энҗеләре дә аз гына була. Ә мин кул белән элекке ысулларны кулланып, чын татар түбәтәйләре ясыйм. Минекеләр утырмый. “Сезгә түбәтәй кирәк түгелме?” – дип, базарда күтәренеп йөргән булмады. Ерак Себердән дә эзләп таптылар. Германиядә яшәүче кызым андагы мөселманнарга бүләккә дип тә алып китте.

– Ирегезнең түбәтәйләре күптер инде?

– Аңа ничә түбәтәй эшләгәнне дә белмим. Кайбер кеше килә дә, “Миңа нәкъ менә монысы кирәк”, – дип сорый, бирәм инде. Аннан тагын ясыйм. Яңа, матур бизәкләр чыгып кына тора.


Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ