Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Филүс КАҺИРОВ: “Табибларга сару кайнау һәм кан басымы уйнаудан мөрәҗәгать итәргә туры килә”

17 Декабрь 2019 1132
Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 13 декабрь 2018 № 49
– Филүс, кышка аяк бас­тык. Татарстанның “алтын тавы­шы” салкын тидермәс өчен үзен ничек саклый икән?

– Әллә нинди мактанырлык ысуллар кулланган юк. Шулай да профилактиканы көздән башлыйм. Сарымсак, суган, помидорлы ке­рән катнашмасы ашыйм. Лимон, цитруслылар белән дус мин. Балык мае эчәм, витаминнардан да баш тарт­мыйбыз. Балаларга суган, сарымсак ашатып булмый, балык маен бирәбез.

– Табибларга еш мөрә­җә­гать итәсеңме?

– Еш димәс идем. Минем ашказаны белән проблемалар бар. Сару кайнаудан интегәм. Шуңа күрә камыр ризыклары ашамас­ка тырышам, ит, яшелчә белән туклану яклы мин. Җиләк-җимештән дә баш тартмыйм. Табибларга әнә шул сару кайнау белән мөрәҗәгать иткәнем бар. Кан басымым да уйнаштыргалый. Аны да тикшертеп торам.

– Филүс, һәр кеше үзе тер­кәлгән поликлиникада бушлай сәламәтлеген тикшертә, ягъни диспансеризация үтә ала. Әлеге тикшерүне үт­кә­нең бармы?

– Диспансеризация сүзен синнән беренче ишеттем. Ни икәнен дә белмим.

– Күп артистлар гас­троль­­ләрдә ашказанын сак­­лап булмаудан интегә. Төр­­ле вакытта ашау начар йогынты ясый, диләр. Син ашказаныңны ничек саклыйсың?

– Саклыйсың инде. Артык күп ашамыйча, ешрак ашарга тырышасың. Төрлечә була, билгеле. Ә болай гастрольдәме, өйдәме – ашказанымны төп дошманы – камыр ризыкларыннан саклыйм.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Февраль 2020 13:02 1754
20 Январь 2020 12:40 1597
ӨСКӘ