Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фердинанд СӘЛАХОВ: «Яман шешне җиңеп,аякка бастым»

22 Июль 2014 950
Фердинанд Сәлахов белән күрешеп, әңгәмә корырга теләвемне әйтеп шалтыратканда якташым юлда иде. Очрашырга каршы килмәде ул, Казан үзәгендәге фатирына дәште. Фердинанд абый рульдә үзе йөрми икән. "Әлегә ярамый", диде. Соңыннан белдем, башына катлаулы операция кичергән икән...
Cап-сары кофта, спорт ыштаны киеп каршыма чыккан җырчы яшь егетләрдән бер дә калышмый, күз тимәсен! Фердинанд абый тиз генә кайсы авылдан булуымны сорашты, үзенең хәл-әхвәле белән уртаклашты, шул арада подъезд төбендәге чәчәкләрен карап, кулына эләккән чүпләрне дә йолкып атты, фатир ишеге төбендәге гөлләренә су да сипте. Өйгә кергәч: “Әйдә, урманга”, – диде. Аптырап калдым. Баксаң, бер бүлмә идәне табигать байлыклары белән тулган икән. Киптерергә дип үләннәр җыйган җырчы. Алар арасында әрем, юкә, ромашка чәчәкләре, мәтрүшкә, хәтта башакларга хәтле бар.

Фердинанд абый үзе шундый җайлы кешеме, әллә якташ булганга якын иттеме, рәхәтләнеп сөйләштек. Әңгәмәне башлаганчы “Сагынам” дигән альбомын бүләк итте.

– 2012 елда 24 ел бергә эшләгән музыкантым сәхнәдә вафат булды. 59 яшь кенә иде үзенә. “Йөрәк”, диделәр. Аңа багышлап, аның рухы шат булсын дип шушы альбомны эшләдек. Ул үлгәч миндә 6 ай депрессия булды, – диде җырчы.

– Фердинанд абый, ниләр белән шөгыльләнәсез?

– Пенсиядә бит мин. Вакыт күп. 22 сентябрьдә булачак “сольный” концертка әзерләнәбез. Узган ел әлеге концертны ноябрьдә куйган идек. 42 сәнгатькәр катнашты анда. Халык соравы буенча шуны кабатларга уйлап торабыз. Репертуарда – иң катлаулы җырлар. Бүген бөтен дөнья синтезатордан туйды, фольклор белән кызыксыну артты. Кызганыч, бүген мин халык җырларын башкара торган бердәнбер җырчы булып калып барам. Күбесе җырлый ала, әмма халык җыры белән тамак туйдырып булмый дип уйлыйлар. Әмма халык мәзәктән, “шылтыр-пылтырдан” туйды. Президентыбыз да милли җанлы кеше. Аның иң яраткан җыры – “Гөлҗамал”. Концерт вакытында күзләреннән яшьләр тәгәрәвен күргәнем бар.

– Бүгенге татар эстрадасына карашыгыз нинди?

– Бик шәп тавышлар бар. Бездәге кебек байлык бер милләттә дә юк. Яшьләрне дәүләт күләмендә үсте­рергә кирәк. Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллинны Ваһапов фестивале танытты. Аларны дәүләт үз канаты астына алырга тиеш дип саныйм!

– Фердинанд абый, медицина институтында укып алганыгызны беләбез. Табиб буласы егет ничек җыр юлыннан китте?

– Җырларга ярата идем. 10 сыйныфта укыганда Казанга бер җырчыга килдем. Әмма ул: “Тавышың юк, булырга мөмкин дә түгел”, – дип минем канатымны кисте. Шуннан соң беркемгә дә әйтмичә медицина институтына барып кердем. Институтта студент билеты алган хөрмәткә концерт оештырдык, шунда җырладым. Шуннан соң мине Консерваториядән эзләп килделәр. Бардым. Нәҗип Җиһанов тыңлады. Тавышны ошатты. “Мин сине икенче курска укырга алам, әмма бездә хәрби кафедра юк, сине армиягә алып китәчәкләр”, – диде. Өч ел ярым табиб булырга укыгач, берни уйлап тормастан армиягә китеп бардым. Аннан кайттым да, туры Консерваториягә барып кердем.

– Балачакларга кайтып килик әле. Сезне мәктәптә укыганда да парта астында оекбаш бәйләп утырган диләр...

– Арттыралар! Мәктәптә бәйлә­мәдем мин, укудан кайткач бәйли идем. Миңа 13 яшь вакытта әти үлде. Сәясәткә бик каршы кеше иде ул, “барыбер асып үтерәчәкләр” дип, үз-үзенә кул салды. Шул елны әни яман шеш белән авырып, ике ел хастаханәдә ятты. Өйдәге өч бала – 83 яшьлек әби карамагында. Бу вакытта апа – Мәскәүдә, ике энемә мин баш. 7 чакрым җәяү Апас урта мәктәбенә йөреп укыйм. Табаннан утлар чыга. Ничек оекбаш җитсен анда? Әти үз-үзенә кул салгач, пенсия бирмәделәр, биш җан әбинең 12 сум пенсиясенә яшәдек. Әбинең күзе күрми. Йонны эрли, әмма бәйли алмый. Беркөн мине янына утыртты да, елый-елый: “Әйдә, балам, бер авырлыгы да юк, менә шулай бәйлә”, – диде. Ул вакытта өйгә кызлар килә, мин оялам. Үз теләгем белән түгел, нужа бәйләргә өйрәтте. Мин аны хәзерге акылым белән аңлыйм: әби безне балалар йортына алып китмәсеннәр өчен шулай тырышкан-тырмашкан.

– Кулыгыз белгән ул һөнәрне ташламагансыз, сәхнә костюмнарын да үзегез тегәсез бит әле сез!

– 60тан артык үзем теккән костюмым бар. Хәзер инде утырасым да, тегәсем дә килми. Вакыты үткән, машинаның кайда икәнен дә белмим. Шәп тегүчем бар, аңа ышанам.

– Нинди начар гадәтләрегез бар?

– Киңкүңеллелек. Мин үзем өчен генә түгел, кеше өчен дә яшим. Бар кешегә дә яхшы кеше – үзенә начар кеше.

Без Мәскәүдән күченеп кайттык. Бер өйдә ике дәү әни һәм күршедәге сукыр әбине дә үзебезгә сыендырдык. Ул ишетми дә, күрми дә иде, мескен. Урамның бөтен әбиләре бездә җыелышып утыралар, шулчакта әби миңа: “Улым, башкалар көлгәндә миңа төрт, мин дә көләрмен”, – ди. Мин кызык ясап, аңа барып төртә идем. Бер кирәкмәгәнгә дә көлеп утыра иде, мәрхүмкәем.

– Белүемчә, сезнең тормыш юлыгыз сикәлтәсез булмаган...

– 28 яшемдә мине үлә дип көт­кәннәр. Яман шеш мине ул вакытта ук эзләп тапкан. Авыруым 4нче стадиягә җиткән иде. Мин – өйләнгән, гаиләне туйдырырга кирәк. Уку белән беррәттән урам себерәм. Барысы да гади ангинадан башланды... Мәктәпне гел “бишкә” бетергән кеше Консерваториядә икеле капчыгына әйләндем. Җырлый алмыйм бит. “Койрык”лар арта бара. Бу вакытта олы улыбыз Маратка 2 яшьләр тирәсе иде. Казанда бер хастаханә дә мине кабул итмәде, тәҗрибә рәвешендә Мәскәүдә операция ясадылар. Анда барып эләгүемә остазым Зөләйха Хисмәтуллинаның өлеше бик зур. Хатынымның әнисе хастаханәдән “Барыбер үләргә юл куймыйм”, – дип мине аркасына рюкзак кебек асып кайтып китте! Авырлыгым 38 килога калган иде! Ашый да, йөри дә алмыйм. Әни (җырчы хатынының әти-әнисенә “әти-әни” дип эндәшкән – авт.) минем янымнан бер минутка да китмәде. Кышкы суыкларда төнлә сыер савып кереп, икешәр кашык җылы сөт эчерә иде, организмга үләргә ирек бирмәде. Ходайның рәхмәте, ике елдан аякка басып, укуымны дәвам иттем.

– “Йонлач куллы” дусларыгыз бармы?

– Җырчы Фердинанд Сәлахов дип хөрмәт иткән кешеләр бар. Бай танышлардан түгел, яхшы кешеләрдән уңдым. Миңа бик күп теләк теләделәр. Өч әби белән үстем, алар миңа хәер-догада иде. Хатынымнан да уңдым. Раилә Ульян өлкәсеннән. Атаклы Акчуриннар нәселеннән. Ул, әни булмаса, мин әллә кайчан череп беткән булыр идем! Әни минем гомеремне саклап калды, мин аныкын – юк! Шуңа җан өзгәләнә.

– Улларыгыз ниләр белән шөгыль­ләнә?

– Әйтергә дә куркам, балаларым бик акыллы булды. Руслан – КАИны тәмамлады, Марат – балет биючесе. Икесе дә гаиләле. Мин гомер буе җыр белән яшәдем. Балаларны хатын тәрбияләде.

– Өйдә нинди эшләр башкарасыз?

– Безнең өйдә эш бүленмәгән. Кемнең вакыты бар, шул җыештыра, пешерә. Шул исәптән мин дә.

– Бүгенге көндә бертуганнарыгыз исән-саумы?

– 90 елларда Себердәге ике энемне дә, Казандагысын да вәхшиләрчә үтерделәр. Апам 50 ел Мәскәүдә яшәгәннән соң җизни белән – туган нигезгә, Апас районы Чүри-Бураш авылына кайтып төпләнде.

– Фердинанд абый, фатирыгыз бигрәк зур. (җырчы 236 кв. метрлы, 8 бүлмәле фатирда яши! – авт.) Кереп китсәң адашырлык. Моны кем бирде?

– Үзем сатып алдым. Дәүләт миңа 1 кв.метр да бирмәде.

– Юбилейга нинди планнар корасыз? (киләсе елга Фердинанд абыйга 60 яшь тула. – авт.)

– Менә, тормыш юлын туплап, китап чыгарырга җыенам. Исән чагында тормышны язып калдыру – зур хезмәт инде ул. Ә җыр, сәнгать дөньясы – минем яшәү рәвешем.

Чулпан ШАКИРОВА
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Чулпан Шакирова

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
21 Июнь 2018 16:14 1679
28 Июнь 2018 15:14 1562
ӨСКӘ