Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Фатирыбызны тартып алырга телиләр!”

26 Февраль 2018 1601
Редакциябезгә Чаллы шәһәреннән Наилә апа Ганиева шалтыратты. Аның ишеген ниндидер “алкоголик” җимерә, фатирын тартып алмакчы булалар, ди. Фатир бүлешүдән дә яман нәрсә юктыр ул. Туганлык җепләрен аркылы өзеп, якын кешеләрне дошман итә торган мәшәкать бу. Хәзерге язмада да шундый очрак. Бер алманы бишкә бүләек диләрме әле? Бу очракта – алма урынына 50,7 квадрат метрлы фатир. Чаллы якларына кузгалдык.
Зәйнәп апа белән Мирсәет абый Ганиевлар биш бала үстергән: Индус, Рафаэль, Наил, Наилә һәм Роза. Гомуми мәйданы 50,7 кв.м булган фатирларын балаларның бишесенә дә тигез итеп бүлеп калдырганнар. Аш бүлмәсе, “прихожий”, бәдрәф ишеләрен минусласак, яшәү өчен яраклы мәйдан – ике бүлмә кала: берсе – 16,5 квадрат метрлы, икенчесенең мәйданы – 11,7 кв.м. Ата-ана менә шушы ике бүлмәдән һәр балага аерым-аерым тигез өлеш чыгарган. Әллә ни юмарт бүләк түгел, әлбәттә. Аның каравы, тау кадәрле тавыш-гаугага сәбәпче булган!..

Язманы тулысынча 1 мартта чыккан, "Акчарлак" газетасының 8 нче саныннан укый аласыз.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
27 Август 2018 16:02 2783
30 Август 2018 09:19 1565
25 Август 2018 21:59 1471
1 Сентябрь 2018 08:49 1234
ӨСКӘ