Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фарсель Зыятдинов: "Кәбестәне үренте өчен март ахырында чәчәргә кирәк"

15 Март 2018 1429
Тиздән бакча сезоны башлана. Һәвәскәр бакчачы Фарсель абый Зыятдинов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Хәзер шундый вакыт – һәрбер бакчачы үзенең орлыклар саклана торган шкафына “ревизия” ясарга тиеш. Нинди сортлары бар – аерып алып, тишелешен тикшерергә кирәк. Аны белү читен түгел. Чүпрәкне яисә марляны юешлисең дә, шуңа орлыкларны тезеп чыгасың. Син ышанып торган орлыклар хәзер тишелми икән, вакытың да әрәм була, үрентесез дә каласың. Димәк, уңышың да юк дигән сүз. Менә шуңа игътибар итәргә кирәк.
Шулай ук февраль башында чәчкән үрентеләргә алдан тәрбия чарасын күрә башлагыз. Су сибү белән генә чикләнмичә, ашларга кирәк. Беренчесе – тамырдан ашлау. Калий гуматы дигән яңа органик ашлама бар, шуның белән ашларга була. Моның өчен 10 литр суга 2 аш кашыгы калий гуматы салып эретәсең дә, һәрбер үренте төбенә чыланганчы, 300 грамм чамасы сибеп чыгасың.

Икенче ашлау – классик ашламалар белән. Аерым-аерым ашламаларны кушып ашлау читенрәк. “Нитроаммофоска” һәм “нитрофоска” дигән катнаш ашламалар бар. “Нитрофос­ка” дигәне яхшырак. 1 аш кашыгы “нитрофоска”ны 10 литр суда эретеп, барлык чәчелгән үрен­теләрне ашлап чыгарга кирәк. Шу­ның белән 2 тапкыр ашласагыз, бик яхшы була: берсе – февраль ахырында, икенчесе – март башында.

– Ә теплицага күчереп утырту өчен орлык чәчәргә соңмы инде?

– Теплицаның ничек өлгерүенә карап. Кояш нурлары бер атна әйбәт кыздырды, теплица да җы­лынып өлгерде. Теплицага күчереп утырту өчен орлыкны февральнең 10-15ләрендә чәчәргә кирәк иде. Хәзер күчереп утырту вакыты җитә, ә күпләрдә үренте юк. Теплица өчен чәчәргә соң инде. 

– Бакчаның үзендә нинди эшләр башкарырга кирәк? Агачлар игътибар таләп итәме?

– Әйе, бакчадагы 1-2 еллык яшь алмагач, грушалар өчен иң начар вакыт хәзер. Аларның кайрылары пешеп ярылырга мөмкин. Чөнки көндез кояш кыздыра, төнлә 25 градуска җитә. Мондый контраст температура алар өчен үлем белән бер. Көндез кояш кыздырып кайрыларын эретә дә, төнлә салкыннан кайрылары ярыла. Кайрылар ярылгач, кубып чыга да туклыклы матдәләрне өскә, яфракларга таба үткәрми башлый. Шуннан соң агачның яфраклары саргая, кибеп корый, соңыннан һәлак була. Бу хәлне булдырмый калу өчен вакытында яшь агачларны агартып саклап калырга була. Җәй көне агарткан булсагыз, ул күптән яңгыр белән юылып бетте инде. Менә хәзер сынала торган чоры. Агарт­масагыз, нинди дә булса җылырак чүпрәк белән бәйләп куярга була. Әле салкыннар бетмәде, март башында да дәвам итәргә мөмкин. Әгәр бакчаларга керү мөмкинлеге булса, агачларны саклап калыгыз.

– Хәзер чәчкән орлыктан үскән үрентеләрне ачык грунтка кайчан күчереп утыртырга?

– Ачык грунтка бары тик июньнең беренче бишкөнлегендә генә кү­череп утыртабыз.

– Ә теплицаларга?

– Алар өчен иртәрәк чәчтек инде. Бу очракта теплицаның нинди булуына карап. Әгәр әле теплицалар җылынып өлгермәгән булса, март урталарында күчереп утыртырга була. Ә үрентеләр 20-25 көннән соң өлгерә. Шул вакыт эчендә утыртырлык дәрәҗәгә җитә алар. Күчереп утыртканда үрентеләрнең биеклекләре 20-25 см, кимендә 4-5 яфрагы булырга тиеш.

– Кәбестәләрне кайчан чәчәргә?

– Бездә хәзер күп төрле кәбес­тәләр үстерәләр: чәчәк, савой, пе­кин, брокколи, брюссель. Әллә нин­диләре бар хәзер. Менә бу кә­бес­тәләрнең күпчелеген үренте алу өчен мартның ахырында гына чәчәргә кирәк: 25еннән алып 30 мартка кадәр. Июньдә ачык грунтка күчереп утырту өчен өлгереп җитә алар. Чәчкәннән соң тишелеп чыгып, 10 көн үткәч, ул беренче яфракларын бирә. Шул вакытта беренче тапкыр ашларга кирәк. Аннан, тагын 10 көн үткәч, икенче тапкыр ашлыйсың.

– Ә нинди савытларга чәчәргә? Хәзер торфтан ясалган чүлмәкләр киң кулланылышта дип беләм.

– Әйе, торфтан ясалган чүлмәкләр бик уңайлы. Алар 5, 10 см биеклектә булалар. Мондый чүлмәкләрнең шул ягы өстен – орлык чәчәсең, ул тишелеп чыгып тамыр җибәрә һәм тамыры торфлы чүлмәкне тишеп чыга. Ачык грунтка күчереп утыртканда да шул чүлмәге белән бергә утыртасың, тамырын да имгәтмисең. Билгеле, пластик чүлмәкләр дә бар. Андыйларын, үрентене күчереп утырткан вакытта, савытын кисеп ташларга туры килә. Шул вакытта туфрагы коелып, тамырына бераз зыян килергә мөмкин.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Сентябрь 2018 18:31 1733
5 Октябрь 2018 11:37 1461
21 Сентябрь 2018 14:17 1408
ӨСКӘ