Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәрит Мөхәммәтшин бүген юбилеен билгеләп үтә

22 Май 2017 876
Бүген Татарстан Дәүләт Советының V чакырылыш рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ул 1947 елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә дөньягә килгән.

1972нче елда Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979нчы елда Уфа нефть институтын, 1986нчы Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган.

Сәясәт фәннәре докторы. Федератив корылыш, милләтара мөнәсәбәтләр, күчеш чорының сәясәте һәм икътисады проблемалары буенча монографияләр һәм күп санлы публикацияләр авторы.

Фәрит Мөхәммәтшин 1980 нче еллар азагыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма һәм закон чыгару органнарында җаваплы постлар биләгән: сәүдә министры (1989-1990 еллар); Министрлар Советы рәисе урынбасары (1990-1991 еллар); Югары Совет рәисе (1991-1995 еллар); Татарстан Республикасы Премьер-министры (1995-1998 еллар) һәм 1998 елдан хәзергә кадәр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе вазифасын башкара.

Ихлас күңелдән Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны юбилее белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, озын гомер, алга таба да нәтиҗәле хезмәт юлы телибез.
Рубрика: ҖӘМГЫЯТЬ, СӘЯСӘТ Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
3 Май 2018 16:06 4081
25 Апрель 2018 13:34 3061
4 Май 2018 13:22 2713
ӨСКӘ