Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәнис Җиһанша: “Әлеге видео интернетка чыккач, мине наркоман дип атадылар”

5 Октябрь 2017 1532
Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша “Инстаграм” битенә берничә ел элек ТНВ каналының “Хәерле иртә!” тапшыруна иртәнге кунак булып баргач төшерелгән видео куйган.
– Әлеге видео интернетка чыккач, мине кем генә дип атамадылар: наркоман, академия исеменә тап төшерүче, һ.б. Ә бит безнең чынлап та, яңа сезон ачылыр алдыннан туры эфирны кызык һәм мавыктыргыч итеп кенә уздырасы килгән иде. Әлеге видео 7 еллап бөтен социаль челтәр буенча “йөрде” һәм 500 меңнән артык карау җыйды, – дип язган Фәнис Җиһанша.





Әлеге видеога берничә ел узса да, күпләр артистның эфирда көлү сәбәбен белергә тели. “Нигә көлдегез соң сез? Видеоны күргәч, тагын шул сорау борчый башлады. Сәбәбен әйтсәгез, тынычлап йоклар идем”, – дип яза артистның тормышын күзәтеп баручылар.

Моңа каршы Фәнис әфәнде: “Сәбәбен дә хәтерләмим инде. Картлык. Миләүшәдән сорыйсы булыр әле”, – дип шаяртып җавап кайтарган.

Артист халкы шундый инде ул! Гади тапшырудан да кызык ясыйсы килгәндер, күрәсең.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ