Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Фәнил Вакказов: “Йорт эшләрен хатынныкы, ирнекенә бүлмим”

30 Декабрь 2017 1555
“Мәйдан” каналын карарга, туй-концертларга йөрергә яратучыларга алып баручы Фәнил Вакказов исеме яхшы таныш. Әңгәмәгә әзерләнер алдыннан аны якыннан белгән бер танышымнан: “Фәнил турында бер-ике сүз әйт әле”, – дип сорадым. “Үзен эре тота”, дип җавап бирде. Бу сүзләр белән үзе килешә микән?
– Үзем турында ишетергә теләмәгән иң куркыныч сүзне әйттегез. Бу дөньяда иң курыккан әйберем – үземне эре тоту. Моны ихлас күңелемнән әйтәм. Бу сүзләр белән килешмим, димәк, бу кеше мине бик яхшы белми. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар. Күп очракта кешеләр аңлы йә аңсыз рәвештә кемнедер үзләре эреләтә: "Ул хәзер әллә кем булды", "йолдыз", "телевизордан сөйли", "безне күрми ул хәзер" дигәнрәк уйлар белән үзләре һәм башка кеше арасында койма коралар. Ә мин һаман шул ук гади Мәртен егете Фәнил булып кала бирәм. Яшәлгән еллар тормышымны үзгәртте, ләкин кеше буларак мине үзгәртмәде.

– Нинди тискәре сыйфатларың бар?

– Ялкаулык белән аяусыз көрәш алып барам. Кайвакыт җиңеп тә куям, җиңелгән очраклар да җитәрлек. Кызганыч, соңгы елларда тыйнаклык белән көрәшергә туры килә. Чөнки бу кыргый капитализм чорында тыйнаклык кешенең кимчелеге итеп кабул ителә башлады. Бигрәк тә эстрада һәм күңел ачу өлкәсендә. Безне "тыйнаклык кешене бизи" дип тәрбияләделәр һәм мин әле дә бу шулайдыр дигән өмет белән яшим.

– Гаиләдә нинди кеше син?

– Минем белән тормыш итү җиңел дә, авыр да. Хуҗалыкны алып барырга җайлы кешедер кебекмен, чисталыкны-пөхтәлекне яратам һәм аны тудыру өчен үзем дә җиң сызганып эшләүдән тартынмыйм: үз киемнәрем өчен һәрвакыт үзем җавап бирәм, ашарга даулап йөрмим. Монда 5 ел студентлар тулай торагында яшәү дә роль уйнагандыр. Чөнки анда мөстәкыйль булырга, йорт эшләрен хатын-кыз һәм ирнекенә бүлмәскә өйрәндем.

Ә менә хисләр ягына килгәндә, минем белән тормыш итү авыррактыр. Чөнки романтика бик нык аксый. Үзем бүләкләр кабул итәргә яратмагач, аларны бирү, сюрпризлар ясау турында уйламыйм, күрәсең. Хатыныма акча бирәм дә, ул кирәк әйберен үзе ала. Бу минем кимчелектер дип уйлыйм.
– Кредитларың бармы?

– Кредитларым бар иде, әле менә барысын да ябып бетердем, Аллага шөкер! Бераз кредитларсыз торып карыйм әле, ничек икән... Ансыз яшәргә ияләнеп булмаса, тагын аласы булыр инде. Нәрсә дисәң дә, кредит – күбрәк эшләргә этәргеч бирүче инструмент (көлә).

– Әти-әниең гаиләсендә нинди тәрбия алдың? Нишләптер, алар укытучылар кебек истә калган...

– Әти-әнием укытучылар түгел, ләкин һичшиксез укытучы була алырлар иде. Әнием башлангыч сыйныфларда укуымны контрольдә тотты, әйбәт укып киткәч, аннары инде башка борчылмады. Әти күп очракта эштә булуына карамастан, минем район ярышларында катнашканымны карарга килергә гел вакыт таба иде. Бу миңа бик зур стимул бирде. Балачакта бөтен эшне дә әти-әни минем белән горурлансын дип эшли идем. Хәзер дә шулай.

– Үз балаларыңа игътибарың җитәме? Ничек тәрбияләргә омтыласың?

– Аларны артык тәрбияләмим, ә ешрак яннарында булырга тырышам, алар белән уйныйм, төрле темаларга сөйләшәм, үрнәк булырга тырышам. Улым Нурбәккә тиздән биш яшь тула, спортка тартыла, белемгә, яңага омтылуы да сизелә башлады. Машина маркалары белән кызыксына, шулар аша төрле илләр белән танышабыз. Кызыма 5 ай булды, ул инде безнең гаиләнең алтын йомгагы, янына җыелып, барыбыз да шуны тәгәрәтәбез.

– Туй вакытында нинди парлар истә кала?

– Мәҗлесләрен нәкъ менә син алып баруны теләп чакыручылар. Чөнки ул яшь парлар, мәҗлес кунаклары белән бер дулкында буласың. Кияү белән кәләш нинди – кунаклары да шундый. "Башта без фәләнне чакырырга теләгән идек, ләкин ул буш булмады, шуңа сезгә тукталдык" дигән мәҗлесләргә шикләнебрәк алынам, алар гел теге кешене күз алдына китереп утыралардыр кебек.
– “Мәйдан” каналында барган “Хәрәкәттә – бәрәкәт” тапшыруыннан китүең нәрсә белән бәйле?

– Соңгы вакытта әлеге хит-парад белән беррәттән, "Казан кичләре" һәм "Бәхетле телефон" проектларын да алып бара башладым. Шуңа күрә йөзем экранда артык күбәеп китте. Ә бу тамашачыны ардырырга мөмкин...

– “Казан кичләре” тамаша-концертын алып бару ничегрәк? Нинди фикерләр ишетәсең?

– "Казан кичләре" – бик кызыклы проект. Андый форматның әле татар эстрадасында булганы юк, ялгышмасам. Аңа әзерләнү процессы да ләззәт китерә. Чөнки тамашага килгән артистка үзенә дә, тамашачыга да кызык булган, көтелмәгән сорауны бирер өчен ул шәхеснең бөтен иҗатын, биографиясен, биргән интервьюларын актарып чыгарга туры килә. Кунакларга төртмәле сораулар бирәсе килгән чаклар да була, чөнки барысының да тормышы, иҗаты ал да гөл генә түгел. Ләкин мин профессиональ этикет саклау яклы. Андый уңайсызрак сорауларны күбрәк залдан көтәм, ләкин безнең тамашачы да бик тыйнак инде. Шулай да соңгы вакытта кыюланып киттеләр әле, артистларны шелтәләп тә алалар. Моның зыянын күрмим...

– Соңгы вакытта татар теле тирәсендә зур бәхәсләр бара. Телебез язмышы ничек булып бетәр дип уйлыйсың?

– Бу сорауда бик көчле түгелмен. Ләкин табигатем буенча оптимистмын, шуңа күрә татар теленең киләчәге якты булыр дип өметләнәм. Сез биргән сорауларга җавапны дәүләт улларыннан ишетү әйбәт булыр иде. Ә минем үз дәүләтем бар, ул – гаиләм һәм анда дәүләт теле – татар теле! Ныклап уйлап карасаң, хәзер халыкның татар телендә дә, рус телендә дә эше юк. Ул берәр җирдә берәр нәрсә шартламасын, якыннарым исән булсын, тормыш алып барырга ничек акча җиткерим икән дип борчыла. Ә мондый ситуациядә милли хисләр икенче, хәтта өченче планга күчәдер, минемчә.

– Күңелеңне борчыган нинди проблемалар бар?

– Балалар медицинасы турында еш уйланам. Ике балам бар, авыргалыйлар, ә шуларга дөрес диагноз куярлык, дөрес дәвалау ысулларын әйтерлек, әниләрен дөрес сүзләр белән тынычландырырлык бала табиблары сирәк. Көндез чыра яндырып эзләргә туры килә.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ