Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Фән Вәлиәхмәтов белән шулай таныштык...”

31 Январь 2018 1365
Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Балтач авылында Фән абый Зиннәтуллин белән таныштым. Исемен ишетү белән, җырчы Фән Вәлиәхмәтов искә төште.
– Әйе шул, безнең исем дөньяда сирәк, – диде яңа танышым үзе дә. – Минем әле Фән абый белән кара-каршы күрешеп сөйләшкәнем дә бар. Ул Шаран районында йорт салып чыкты, шунда яши. Аларның күршеләрендә генә төрле авырулардан дәвалаучы ир белән хатын бар. Ире массаж ясый, хатыны үләннәрдән төнәтмәләр әзерли. Мин аяк белән бик интегәм. Шуларга баргач, урамда калган хатыным “Фән!” дип миңа кычкырган. Ә Фән абыйның бакча тирәсендә генә йөргән чагы була. “Мин монда, кем эзли анда?” – дип җавап биргән бу. Әнә шул вакытта аралашып алган идек үзе белән. Бик ачык, гади кеше ул.

Фән абый Зиннәтуллин үзе дә бик җайлы кеше. Агач эше белән мавыга. Йортлар, мунчалар сала. Заказлар булса, кешеләргә гөл савыты куйгычлар, урындыклар, өстәлләр дә ясап бирә икән. “Кемгә кирәк дип сорап йөргән юк, кем куша – шуңа гына эшлим. Мондый эш чирне дә, кайгыларны да беразга оныттырып тора”, – ди әңгәмәдәшем.

Кайгы дигәннән, бер ел элек әлеге гаиләнең ишеген зур кайгы шакыган.

– Беренче хатыным белән бик иртә аерылыштык. 28 яшьлек уртак улыбыз бар. Икенче хатыным белән уртак балабыз булмады. Миңа кияүгә чыкканда кечкенә кызы бар иде. Үз кызым кебек якын күреп үстердем үзен. Узган елның октябрендә юл һәлакәтенә очрап вафат булды... Әле дә йөрәктән кан тама... Алты яшьлек оныгыбыз безнең белән яши. Бала тугач, кызымның ире дә үлгән иде. Шуңа без хәзер әти дә, әни дә. Исән-сау гына оныгыбызны үстереп, кеше итәсе иде. Бөтен теләгебез шул, – ди Фән абый.
Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Нәзилә Хуҗина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
28 Июнь 2018 15:14 1606
ӨСКӘ