Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

"Эшлисең килмәсә, кит ялга! Телеңне тый да утыр!"

6 Апрель 2018 1066
Редакциягә Кайбыч районыннан Илнур Җәләлиев мөрәҗәгать итте. Әнисе Рауза ханым Олы Урсак мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта икән. Аңа Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең каныгуын, тынычлап эшләргә ирек бирмәвен, мәктәптә коррупция күренешләре дә булуын бәян иткән ул. Хаты ышанычлырак күренсен өчен, Илнур аудиоязма да беркетеп җибәргән. Рауза Җәләлиева мәктәптәге җыелышларны диктофонга яздырып, соңыннан җитәкчесен бар дөньяга фаш иткән...
“Җилгә каршы пес итсәң...”

Әлеге аудиоязмада – узган елның июль аенда мәгариф бүлегендә барган әңгәмә. Анда Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров берничә укытучыга соңгы яңалыкларны җиткерә. Төгәлрәк итеп әйтсәк, Олы Урсак мәктәбендә балалар саны кимүен һәм шул сәбәпле бер укытучыны кыскартырга туры килүен аңлата. Кемне кыскартырга дигәндә, җитәкче яше 50гә җитеп баручы Рауза Җәләлиевага туктала. Тәҗрибәле укытучыны урамга куып чыгармый ул, район үзәгенә – 60 чакрым ерак­лыктагы Кайбыч мәктәбенә йөреп эшләргә тәкъдим итә. “Рус теленә куяр идек, тик русчаң юк шул... Кайбыч мәктәбеннән кала, бүтән эш урыны тәкъдим итә алмыйм. Авылыгызда әллә ничә кеше Кайбычка йөреп эшли, син дә йөрерсең”, – ди Илдар әфәнде. Тик Рауза Җәләлиева да төшеп калганнардан түгел, җавапны шундук таба: “Нигә мин шушы яшемдә анда йөреп эшләргә тиеш?! Бармыйм! Сентябрьдә үз эш урыныма киләчәкмен! Мине кыскартуыгызның башка шәхси сәбәпләре дә бар, дөресен әйтегез!” – дип утка май сала ул. Шушы сүзләрен 15 минут буе кат-кат тәкрарлый торгач, мәгариф бүлеге җитәкчесен тәмам чыгырыннан чыгара. Ахырдан Илдар Шакиров кызып китеп, күңелендә булганнарын һәммәсен әйтеп сала:

– Юләр түгелдер бит инде син? Тагын ничек аңлатырга, класслар кыскара дим бит – сәбәбе шул. Син кем соң каршы булып утырырга? Миңа указ бирмә, җаныкаем. Сатулашып утырырга бу Тура базары түгел! Ошамаса, өеңдә утыр! Барысы да закон нигезендә эшләнә, районның башка мәктәбендә шундый ук эш урыны тәкъдим итәм. Кирәк дисәң, кыскартылу турында кәгазь җибәрермен. Юристлар чакырт, прокуратурага яз – синең белән шулай килеп чыгачагын алдан ук аңлаган идем. Күпме яхшылык эшләдем сиңа, наным, барыбер кадерен белмисең. Тукта-тукта, бәлки аңлар дип, жәлләп килдем күпме... Ни хера! Теге вакытта миңа, прокурорга әйткәннәреңне искә төшерерсең әле! Эшлисең килмәсә, кит ялга! Телеңне тый да утыр! Синең белән проблемасыз эшләп булмый!

Кайбыч районы мәгариф бүлеге җи­тәкчесе авызыннан чыккан сүзләрне түкми-чәчми, үзгәртмичә җиткердем. Шунда ук Илдар Шакиров кайчандыр Рауза Җәләлиевага: “Җилгә каршы пес итсәң, үзеңә чәчри. Агымга каршы озак йөзеп булмый. Тыныч кына эшлисең килмиме әллә?” – дип әйтүен дә раслый. Әлеге әңгәмәнең аудиоязмасы яшен тизлеге белән тикшерүче органнарга, матбугат чараларына юллангач, Илдар Шакиров күп тапкырлар телен тешләрлек булгандыр, әлбәттә. Ни дисәң дә, мәгариф бүлеге җитәкчесе укытучылар белән дорфа сөйләшергә тиеш түгел. Моның ише провокацияләргә каршы торып, үзен кулга алу – җитәкче кешенең шулай ук вазыйфаи бурычы.
Ахыр чиктә Рауза Җәләлиева үз дигәненә барыбер ирешә һәм яңа уку елында Олы Урсак мәктәбендә эшләвен дәвам итә. Классы да, дәресләре дә табыла аңа. Тик тыныч тормыш дигәне генә офыкларда күренми...
 

“Әбинең фатиры гаепле”

– Бу шау-шуның башы 2017 елның апреленә барып тоташа, – дип ситуацияне аңлата Илнур Җәләлиев. – Әнинең әнисенең апасы – Әминә Зариповага нәкъ шул вакытта дәүләт 1 миллион 300 мең сум акча бирде. Ветераннарның торакларын яхшырту максатыннан чыккан программа нигезендә кайтты ул акча. Ике әби – әнинең әнисе һәм аның апасы бергә яшиләр, Әминә әбинең үз гаиләсе юк. Бөтен туганнары – без, ягъни әби, әни һәм мин. Дәүләт биргән сумманы әбиләр берәр шәһәрдән фатир алу өчен тотарга булдылар. Үзләре безнең райондагы Борындык авылында торалар, барыбер каядыр күченеп китмиләр инде. Башка күп кенә ветераннар да фатирны шәһәрдән алып, аны арендага бирделәр. Безнең дә максат шул иде. Ләкин безгә чират килеп җиткәч, район башлыгы ризасызлык белдерде, янәсе, ник үзебезнең Кайбычтан гына алмыйлар, читтән эзлиләр? Глава әнине үзе янына чакырып, әбиләрне үгетләргә, торакны Кайбычтан алырга күндерергә кушты. Кайбычта ветераннар өчен төзелгән йортларның ни коймасы, ни капкасы юк, җире дә тигез түгел – олы кеше торырлык түгел инде, кыскасы. Шуңа күрә әбиләрнең үзебездән бер дә аласылары килмәде, әни дә аларга каршы төшеп маташмады. Район җитәкчеләренең сүзенә колак салмыйча, фатирны Яшел Үзәннән алдылар. Менә шул көннән башлап тынычлыгыбыз югалды, әнигә эшендә туктаусыз каныгырга тотындылар, безгә районда басым ясау бара.

– Әбиегез торакны Кайбычтан алды ни, башка җирдән ни – район башлыгына Кайбычтагы йорт сатылудан ни файда? – дип сорыйм Илнурдан.

– Аның төп сәбәпләренә төшенеп бетә алмыйм. Кайбычта бөтен кеше бер-берсен белә, яхшырак урыннарда туган-тумача утыра, кул-кулны юа дигәндәй... Подрядчы оешма җитәкчесе белән район башлыгы шулай ук дуслар түгелме икән? Әлеге йорт сатылсын дип янып-көеп йөрерлек булгач, димәк, главага файдасы бар инде. Тик бу мәсьәләгә нишләп мәгариф бүлеге җитәкчесе кысыла соң? Аның моңа ни катнашы бар? Шакиров та әнигә басым ясап карады, “Тыныч кына эшлисең килмиме әллә?” – дип кисәтте бит. Мәктәп директоры да әнигә каныга иде, анысын эштән кудылар инде. Хәзер безнең максат – Шакировны да эштән алдыру!


“Бездә аттестация үтү өчен акча җыялар”

Рауза Җәләлиева да улының сүзләрен куәтли. Ыгы-зыгының бөтен башлангычын әлеге дә баягы фатирдан күрә ул. Былтыр беренче категориягә аттестация үтә алмавына, район газетасында укучысының язмасы басылып чыкмавына да шул вакыйга сәбәпче, ди.

– Аудиоязмада Илдар Шакиров сезгә берничә мәртәбә: “Сиңа күп яхшылык эш­ләдем”, – дип кабатлый. Нинди изге­лекләр турында сүз бара? – дип кызыксынам укытучыдан.

– Миңа заманында эш урыны тәкъдим итте – шул булды аның яхшылыгы. Илдар абый безгә туган тиешле кеше, авылдашым, бер урамда яшәдек. Мин мәктәптә укыганда – директор, укытучым иде. Нәрсәгә хәзер шулкадәр бәйләнәдер?! Кайбычка йөреп эшләү миңа җайсыз, машинам да юк. Узган ел бу тавыш чыккач, мәктәпкә министрлыктан тикшерү китерттем. Шуның нәтиҗәсендә генә барысы да элеккечә калды. Кыскарту турында миңа “уведомление” да бирмәделәр, үз эш урынымда калдым, атнага 23 дәрес укытам. Бүген Олы Урсак мәктәбенең башлангыч сыйныфында 20 укучы бар. Әле кыскарту түгел, өстәп тагын бер укытучы алдылар.

– Аттестация үткәндә нинди проб­лема туды?

– Миннән үч алу һаман дәвам итә, – ди Рауза Җәләлиева. – Аттестация вакытында бөтенесе күчерде, мин дә күчердем. Оештыручылар үзләре безгә күчерергә куштылар. Ләкин көтмәгәндә бүлмәгә министрлык вәкиле килеп керде дә, минем өстәлдәге шпаргалканы күреп алды. Шулай итеп, 45 кешедән бары ике кеше аттестацияне уза алмадык. Моны мине батыру өчен махсус, алдан уйланылган эш дип саныйм. Главаның сүзен тыңламаган өчен аттестацияне үткәртмәделәр мине. Мәктәптә 30 ел укытам, уңышларым бар, конкурсларда катнашам, хәтта дәрес планым да калын дәфтәрдә. Минем кәгазьләрдәге кебек тәртип беркемдә юк! Тагын нинди гаебем бар? Әле шул аттестация өчен һәр укытучыдан 300әр сум акча җыеп чыктылар. Коррупция бит бу! Законга каршы килә! Мин, әлбәттә, акчамны бирмәдем, мондый эшкә бирмәячәкмен дә. Миннән акча сорауларын диктофонга яздырдым һәм кирәкле органнарга юлладым. Бу галәмәтне дә прокуратура килеп тикшерде, әле Казаннан да кешеләр китертәчәкмен...

– Хезмәттәшләрегез белән мө­нә­сәбәтләрегез нинди? Алар җитәк­челек белән болай көрәшеп ятуыгызны хуплыймы? – дим.

– Башкалар сүз әйтергә дә курка хәзер. Аларның миңа мөнәсәбәтләре яхшы дип әйтә алмыйм. Бу хәлләрдән соң директорыбызны да алыштырдылар. Ул миңа: “Сине глава эшеңнән алырга кушты”, – дип әйтә иде, менә, күп сөйләшкәч үзен дә кудылар. Хәзерге директорыбыз Рифат Вәлиев мулла песие кебек. Дөресен генә әйткәндә, инде үзем дә туйдым бу проблемалардан. Нервыга да сукты, башым авыртуына чыдарлык түгел. Сезнең белән сөйләшкәндә дә бер кулым башымда... Пенсиягә чыгарга биш елым калды, тыныч кына эшләп бетерәсе иде.


Сукыр тавыкка бар да бодаймы?

Бу хәлләрнең төп герое – Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Ша­киров бе­лән эләм­тәгә кер­дем. Рау­за Җәләлие­ва­ның гына түгел, аның да нервылары какшаган бугай – бик авырдан сөйләште.

– Ул хатын әйткән сүзләрдә дөрес мәгъ­лүмат юк, – диде Ил­дар Абдуллович. – Узган елның җәендә чынлап та ситуация шундый иде, класслар кыскарырга торды. Әйе, мәгариф бүлегендә бу хакта укытучылар белән сөйләштек, киңәшләштек. Аннары Олы Урсакка Үзбәкстаннан ике бала кайтты һәм шул сәбәпле класслар ябылмый калды. Башлангыч класска тагын бер укытучыны алуга килгәндә, берсе күченеп китте, шуңа икенчене алырга мәҗбүр булдык.

– Аттестация үткәрү өчен укытучылардан акча җыясыз икән?

– Ишеткәнем юк, бернинди акча җыю булмады.

– Ни өчен Рауза Җәләлиева аттестация үтә алмады соң?

– Аттестацияне мин үткәрмим, министрлык вәкилләре, махсус комиссия килә. Чынлап та, ике кеше шпаргалка белән эләкте. Рауза Җәләлиеваның шпаргалка кәгазе артында малаеның исем-фамилиясе язылган иде, әле шулай була торып та, “минеке түгел бу” дип исбатларга маташты.

– Сезнең арадагы каршылык фатир мәсьәләсеннән башландымы?

– Фатирына бер мөнәсәбәтем дә юк. Бер генә соравым бар: ул фатир чыннан да аларга тиеш булганмы икән? Сукыр тавыкка бар да бодай булып күренгән кебек, аңа үзенеке генә дөрес инде. Бер ел буе халыкны аптырата ул, – диде Илдар Шакиров.

Каршылыклар бер яклы гына булмый, дип еш кабатлыйм. Бу очракта мәгариф бүлеге җитәкчесенең хилафлыкларын да әйтеп китми мөмкин түгел. Җитәкче кеше укытучылар алдында кызып китеп, теләсә нәрсә әйтеп ташлаганмы? Әйе. Аттестация өчен акча җыелуын аудиоязма дәлиллиме? Анысын да тыңладык. Бу матавыкларның башы главага, фатир мәсьәләсенә барып тоташадырмы – монысын кистереп әйтеп булмый, Рауза Җәләлиеваның фаразы гына булып калсын. Әмма бу ситуациядән күпләр сабак алсын иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
15 Август 2018 11:18 941
26 Июль 2018 12:38 832
24 Июль 2018 14:00 797
ӨСКӘ