Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Эшләргә кирәк

1 Октябрь 2018 971
ХИКӘЯ
   Хыялларның киң канатына таянып, үткәннәрне күзлим әле. Далада гынамы соң күңел!? Акыл янчыгының байлыгы – уч төбенә сыярлык. Дөнья хикмәте мәзәк төсле, бар да кызык. Әниемнең кырыс тавышы гына: “Уеннан уймак чыгара күрмә, кызый, терсәгеңә буең җитмәс”, – дип, чынбарлыкка кайтара. Әй, аягың җиргә тимәгән ул чакта, өн ни дә, төш ни! Дәрт-дәрман, куәтең ташып торганда, диңгез дә тубыктан була икән шул.

   Яшемнән бигрәк, буема карап өлкәннәр “үскәнсең инде, зур кыз булгансың”, дип кабатлый башлаган җәй иде ул. Әнкәйнең өчәр эштә эшләп йөргән еллары. Аның хезмәтенең кадерен белә идек, кызгана идек үзен. Шул сәбәпле, мин дә үземне зур кеше итеп тоеп, өч кешелек гаиләбезне тәэмин итү мәсьәләсенә өлеш кертергә булдым. Гомер буе терлекчелек белән шөгыльләнгән әнкәйдән күрептер, мөгаен, хезмәт юлымны савымчылыктан башларга батырчылык иткәнмен. Унөч яшь иде үземә. Көлке хәзер. Әмма...
  
   Әлбәттә, мине җәйләүдә берәү дә колач җәеп каршы алмады. Киресенчә! Машинага да утыртмадылар. Кайтарып җибәрделәр. Тәҗрибәле савымчы апайлар, миңа, әрсез йолкышка ышанып сыер тапшырмаулары аңлашыла да бит... Бүгенге акылны туплыйсы еллар алда иде әле шул.
  
   Икенче көнне үпкә-рәнҗүләремне нәни йодрыгыма төйнәп идарәгә юл тоттым. Төптән уйласаң, минем якта да хаклыкның шактый өлеше бар. Шул малкайлар арасында үскән бала бит инде мин. Әнкәйгә ияреп, кул арасына керә башлагач, көчемнән килгән кадәр булышып йөри торган идем. Эш рәтен беләм.

   Савымчыларның кызлары, ел да җәйге ялларда колхозда эшләп, яхшы гына хезмәт хакы ала. Өстәвенә, уку елы башланганда, беренче сентябрь көнне аларны зурлап җитәкчеләр килә, бүләкләр тапшыра, рәхмәт сүзләре җиткерәләр. Кызыкмаган кая?! Ел саен үземнең исемне тантаналы линейкада ишетергә хыялланып, җәйге каникулларны көтеп алам. Әниеңә тагылып йөргән өчен генә сиңа кем рәхмәт әйтсен! Үземә эшләргә кирәклеген генә чамалый идем анысы. Ләкин хикмәте дә мәзәге дә бер булды, бала башы җитмәслек парадокс: эшләргә ярамый, булышырга ярый.
 
   “Авылда мине бөтен кеше белә. Кечкенәдән әнкәй белән эшләп йөрим. Эш сорап килгән Кешене, яшь әле дип, кире борып җибәрергә ярыймы?! Үзләре отпуск көтеп чират торалар, ял иттерер кешеләре юк, кызу печән өсте, җиләге, бакчасы җитмәсә... Монда Кеше җиң сызганып ярдәм кулы сузарга тора, ә аны мыскыл итеп кайтарып җибәрәләр. Кечкенә имеш! Үскәч авылда сыер савып ятаммы соң мин? Буй җиткән кызлар авылда калалармыни, минем өчен кем укыр? Чакырсалар да килә алмам сыерларын саварга. Бер көнгә, бер кичкә ял кирәк булса, кечкенә дип тормыйлар, савып тор әле дип өйгә киләләр. “Ял иттерәм сезне, сыерларыгызны төркеме белән тапшырыгыз”, – дигәч, әнә ничек кимсеттеләр. Шулай ярыймы инде?! Бала дигәч тә, бала-чага түгел бит мин...”

   Әйтәсе сүзләрне барлый-барлый, колхоз рәисенең бүлмә бусагасына килеп басканымны сизми дә калганмын. Фәрит абый Закиров кәгазьләр актарып, телефоннан кемнәргәдер йөкләмәләр биргән җиреннән мине күреп тә алды. Танымаган кая?! Шундук кабинетына чакырды.

   Минем аяк астыннан җир убылмасынмы бу вакытта! Давыл чыктымыни... Тын бетә, һава җитми, күз аллары томалана. Тирә-юнь гүя кайнар яңгыр белән юылып төшә дә, кабат караңгылык иңә. Олыларга үпкәләгән күңел үкси, тыела алмый!

   Фәрит абый елаганымны күрмәмешкә сабышып, ипләп кенә йомышым белән кызыксынды. Тотлыга-тотлыга бары бер җөмлә сытып чыгара алдым шунда: “Фәрит абый, миңа эшләргә ярыймы?”
Калганын хәтерләмим. Үксеп-үксеп елаганмындыр инде. Әй, тиле һәм кадерле сабый чак, бала гына чагым!

   “Теләгең бар икән, ник ярамасын. Эшләргә кирәк”, – диде Фәрит абый. Балачагымнан кайтаваз булып, әлеге сүзләр бүген дә колагымда чыңлый. Тормыш девизыма әйләнде.
  
   Шул ук көнне хуҗалык рәисе кушуы буенча кичке савымга эшкә төштем. Машина көткән арада миңа кайтып китәргә кушучылар да булды, әмма мин горур рәвештә: “Мине эшкә Фәрит абый чакырды. Сезне ял иттерергә кушты”, – дип, үҗәтләнеп җәйләүгә бардым. Кичке савуга Фәрит абый бездән алдан килеп җиткән. Эш барышында хуҗалык рәисенең кабат-кабат килеп, ярдәм итеп, киңәшләрен биреп, өйрәтеп китүе морадына ирешкән әрсез кызыйга зур горурлык иде. Әнкәй беренче хезмәт хакымны алып кайткач, барлык колхоз хезмәткәрләре рәтендә безнең дә капка төбенә рулонлы печән тәгәрәтеп, чөгендердән өлеш калдырып киткәч минем бәхетем тәмам түгәрәкләнде.

   Шул җәйдә мин үземне чыннан да әниемнең олы кызы, ярдәмчесе итеп тойдым.
  
   Шул җәйнең салкынча иртәләрендә, яңа савып алган кайнар сөтләрем ап-ак томаннар булып җиргә түгелгәндер. Балачагым, хыялларга ияреп, Иж ярлары буйлап яланаяк йөгергәндер. Бичара сабыйлык адашкандыр шунда. Ижның камышлы күлләре, куралы киң аланнарында калгандыр югалып.

   Көтүлектән зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп кайткан сөтле бичәләр генә балачагымнан сәлам китергәндәй була. Күпме еллар үтсә дә, алар нәкъ элеккечә күкрәк тутырып, бала күңеледәй саф, ап-ак күбекле сөт алып кайталар. Чыж-чаж, чыж-чаж... Яңа хыял булып кайнар сөттән пар күтәрелә, таңнарга өмет булып түгелә.
Өмет яшәтә кешене, хәләл ризык, хезмәт яшәтә...

Рубрика: ПРОЗА Автор: Альбина Гайнуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
5 Октябрь 2018 11:37 1568
21 Сентябрь 2018 14:17 1443
28 Сентябрь 2018 19:41 1255
ӨСКӘ