Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Эш башлаганда конкурентлар булмау белән оттык”

23 Май 2014 1269
Балтач районы Норма авылының һәр йортында берәр кул остасы, һөнәрче яши диделәр миңа. Яшь булуларына карамастан, үз эшләрен булдырган бертуган Галиевлар белән дә биредә танышып кайттым. Алар калайдан тәрәзә йөзлекләре, капка-койма бизәкләре, почта тартмалары ясау белән шөгыльләнә.
– Абыем Алмаз – 1984, мин 1988 елгы, тагын Нияз исемле энебез бар, ул КХТИда укый, – дип сүз башлады Ленар Галиев. – 2011 елда Энергетика университетын тәмамлагач, туган авылга кайтып, әлеге эш белән нык­лап шөгыльләнергә булдым. Башта капка-коймалар ясый идек, параллель рәвештә монысы белән дә шөгыльләнә башладык. Капка-койма тотып йөрүчеләр күп, уйладык-уйладык та, бу урын буш булганда, калайдан тәрәзә йөзлекләре ясау эшенә керештек. Бу бизәкләрне беренчеләрдән булып арчалылар ясады. Алардан күреп безнең авылда бер абый бу эшкә тотынды. Аннан без күрдек инде. Укыган вакытта буш вакыт күбрәк иде, тик тормас өчен эшли башладык, шөгыль итеп кенә. Иң элек кайчы белән коймага куя торган бизәкләр кисеп карадым. Берәр ел шул бизәкләрне кискәч, тәрәзә йөзлекләре ясауга алындык.

Галиевлар тәрәзә йөзлекләрен башта үзләренә, якыннары өчен дип кенә ясый. Менә шуннан соң башлана инде! Кайсы кеше күреп, икенчеләре ишетеп кенә белеп, заказлар ява башлый. Шулай итеп, “сарафан радиосы” аша күп кенә клиентлары табыла. Галиевларның хезмәт җимеш­ләренә ихтыяҗ булгач, үзләрен тулысынча шушы эшкә багышларга уйлыйлар. Әкренләп кирәкле җиһазлар, станоклар алына.

– Эш башлаганда конкурентлар юк иде, шуңа бик җайлы булды. Заказларны вакытында өлгертә тордык, кулга тере акча керә башлады. Шуңа күрә, станоклар алганда да кредитлар алуны кирәк санамадык, – дип сүзгә кушылды Алмаз.

Махсус җиһазлар алынгач, эш бермә-бер җиңеләя. Башта шаб­лон төшереп киссәләр, хәзер эшне автомат башкара икән. Кул белән эшләгәндә бер йөзлек бер көнгә сузылса, хәзер көнгә бишне ясыйлар.

– Заказлар күп булганда атна-ун көн эчендә өлгертеп бирәбез. Тәрәзә йөзлегенә сорау күбрәк, буйыйсы да юк, череми дә. Почта тарт­маларына да заказ бар, кибетләрдә дә сатабыз. Аны эшләүгә бер-ике сәгать китә. Чәчәкләре – кул хезмәте, – ди Ленар.

Хәзер эшли торган бина элек кибет булган. Аннан файда кермәгәч, ябарга туры килгән. Әлеге бина озак вакыт буш торган. Абыйлы-энеле Галиевлар менә шул кибет бинасында хезмәт куя бүген.

– Эшләгән һәр шөгыльнең табышы бардыр ул. Без дә зарланмыйбыз. Беренчедән, үзең теләп башкарган эш өчен акча аласың, шул вакытта беркемгә хисап та тотмыйсың, үзеңә-үзең хуҗа. Икенчедән, җаваплылыкка өйрәтә, – ди Алмаз.

Галиевлар ясаган койма бизәк­ләренең 1 метры 90 сумнан, бер почта ящигы 400 сумнан башлана. Тәрәзә йөзлекләре зурлыгына карап бәяләнә, уртача алганда 2500 – 3000 сум тирәсе.

 – Һаман моның белән генә барып булмас инде ул, яңалык кирәк. Тагын берәр нәрсә уйлап табарга туры килер, мөгаен, – дип озатып калды мине бертуган Галиевлар. Киләчәктә тәрәзә йөзлекләрен агачтан эшләргә дә исәпләре юк түгел аларның.

Чулпан ШАКИРОВА
Казан – Балтач – Казан

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1664
23 Октябрь 2018 10:14 1412
31 Октябрь 2018 11:56 1379
30 Октябрь 2018 11:37 1290
ӨСКӘ