Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Улы да, әнисе дә янып үлгән...

20 Февраль 2018 1366
Каратун авылы, Гагарин урамындагы 19йортның бер дивары гына исән калган. Өй дә юк, шул өйдә яшәүче Җәүһәрия апа белән аның улы Марат та юк... Бердәнбер котылып калган кеше – Җәүһәрия апаның кызы Эльвира. Тәрәзәдән көчкә сикереп чыгып өлгергән. Әмма энесе дә, әнисе дә чыгып өлгермәгән.
Янгын узган атнада шимбә көнне чыга. Җәүһәрия апаларның күршеләре Наилә апа фаҗигане болай искә ала:

– Безгә каршыдагы күрше кичке җидедә шалтыратты. Автобуста Казаннан кайтышы булган. “Кемнәр яна анда?” – ди. Белмибез, дибез. Без урамга чыкканда йорт инде дөрләп яна иде, янгын сүндерүчеләр килгән иде...

Хәрабәләрне актарганда коткаручылар иң элек Маратның үле гәүдәсенә юлыга. Кухня идәненнән табып алалар. Аннары ярты сәгатьтән Җәүһәрия апаның мәете табыла. Диванда утырып торган килеш, төтенгә буылып үлгән.

“Бик акыллы, тәртипле, әйбәт малай иде”, – дип сөйлиләр Марат турында. Авылда пекарняда эшләгән, ипи пешергән. Пекарня хуҗасы Фердинанд Яруллин да Маратны яхшы яктан гына искә ала.

Янгынның сәбәбе – электр җайланмасы дөрес файдаланылмаган, электр мичләрен куллану кагыйдәсе бозылган. Бу – иң киң таралган сәбәпләрнең берсе. МЧСның кайсы гына хисабын карама, бөтенесендә дә шул сәбәп. Ул җылыту җайланмалары җиңеп булмый торган ниндидер бер кара көч кебек.

Тәмәке төпчеген сүндермәгәннәр, газлары янып калган, эчеп исереп утырганнар... Андый очракта башта бер генә уй туа: үзләре гаепле. Ә менә электр җиһазлары аркасында үлгән кешенең үзен гаепләү читенрәк. Очраклылык, язмыш шаяруы дисәң, күбрәк туры килә торгандыр.

Җәүһәрия апаның кызы Эльвира бүген бер күлмәкчән утыра. Аңа ярдәм кирәк. Бәхетсезлек иясен сорап тормый. Эльвирага булдыра алганча ярдәм итсәк иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
19 Июнь 2018 12:02 2139
21 Июнь 2018 16:14 1574
ӨСКӘ