Безгә 20 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Өендә музей ачкан Марат СИТДЫЙКОВ: “Берәрсе иске өен сүтә башласа, шундук йөгереп барам”

21 Апрель 2020 436
Авылыма кайткач, “Марат абыең өендə музей ачкан”, – дигəн сүзне ишетү белəн шунда киттем. Тизрəк барып музейларын күрəсем килде. Лəлə һəм Марат Ситдыйковлар – укытучыларым, авылның бик булган кешелəре. Лəлə апа Əлмəт районы Мəмəт авылы мəктəбендə татар теле һəм əдəбиятын укыта, Марат абый элек хезмəт, икътисад фəннəре укыта иде, хəзер 15 еллап авылда шəхси кибет тота.
Марат абый, сезнең тарих белəн ныклап кызыксынуыгызны белми идем, музей ачу идеясе ничек туды? – дидем капкадан керə-керешкə.

– Яңа өй төзеп күчендек тə, ишегалдындагы җəй көне ял итəр өчен салынган кечкенə йортта музей ачу телəге туды. Кинəт кенə туды ул уй. Шуннан авылның олырак кешелəреннəн: “Чормаларыгызда иске-москы əйберлəрегез ятмыймы, калмадымы?” – дип сораштырырга тотындым. Өй түбəлəреннəн əкренлəп əйберлəр төшə башлады. Бу эшкə бирелеп китеп, күрше-тирə авылларны да йөреп чыктым. Берəрсенең иске өй сүтə башлавын ишетсəм, шундук аларга йөгерəм. Яшел Үзəн районында олы яшьтəге апам яши, аның янына да барып кайттым. Аннан Лениногорск, Сарман, Əлмəт районы авылларын əйлəндем. Шулай итеп эзлəнə торгач, өйдəге музейга 200лəп экспонат җыелды, арада 200 еллык тарихы булган экспонатлар да бар...

***

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының яңа, 16 саныннан укый алачаксыз.
Рубрика: АНОНС Автор: Лилия Заһидуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
4 Май 2020 10:38 2303
18 Май 2020 10:04 1870
11 Май 2020 10:05 1683
ӨСКӘ