Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Элвин Грей пресс-конференциягә йоклап калган

22 Март 2018 3182
Бүген нинди көн әле? 21 март ич! Бүген бит “Халыклар дуслыгы” йортында бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган пресс-конференция була...
Мин килеп кергәндә башланмаган иде әле. Беренче рәткә утырып калыйм тизрәк. Берзаман каршыдагы өстәлгә пресс-конференциянең спикерлары җыела башлады. Кемнәрне күрәм! Фидан Гафаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, проектның сопродюсерлары Айдар Шәйдуллин белән Рифат Фәттахов. Ә Элвин Грей кайда? Бүген ул да булырга тиеш иде бит. “Йоклап калган”, диделәр. Йоклар да шул, гел юлда, гастрольләрдә. “Пирамида” ның сәхнә артында: “Радик, хәлләрең ничек?” дип сорау биргәч: “Йокым туймый, малай”, – дигән иде. Ярар, черем итеп алсын. Суперпопуляр җырчыны гафу итик.

Фестиваль 7 апрель көнне Мәскәүдә башланып китә. Пенза, Ульяновск, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбе шәһәрләрендә дәвам итәчәк. 18 апрель көнне исә Казанда “Пирамида” залында төгәлләнәчәк.

Беренчеләрдән булып Рифат Фәттахов сүз алды:

– Фестивальнең үзенчәлеге шунда, ул социаль, иҗтимагый проект. Әмма ләкин дәүләт тарафыннан да якланган. Фестивальне иң беренчеләрдән булып Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов яклап чыкты, – диде ул.
Фидан Гафаров та сүзгә килеп кушылды:

– Дуслык дигән нәрсә ул зур төшенчә. Ике ярны тоташтыру өчен халык һәрвакыт күпер сала. Без дә “дуслык күпере” төзәргә ниятлибез. Бу проектны хуплыйм. Дәвам итәргә кирәк.

Пресс-конференциядә фонограмма турында да гәп куерттылар.

Мин дә сүзгә кушылдым:

– “Фонограммага җырлыйсыңмы, тере тавышкамы – халыкка барыбер. Аңа шоу, шәп концерт кирәк”, – дигән иде Илфак Шиһапов. Моңа фикерләрегез ничек?

Илдар Хәкимов башлап җибәрде:

– Фонограмма ничек матур яңгыраса да, ул җансыз була. Бүгенге көндә күп яшьләр “от и до” фонограммага җырлый, – диде.
Зәйнәп тә фикерен әйтте:

– Шоу ясыйм дип сәхнәне сатарга ярамый. Җырчы булган килеш фонограммага җырлау дөрес түгел. Бәхәсле сорау бу.

Фикерне Фидан абый төгәлләп куйды:

– Фонограммага җырлыйсыңмы-юкмы, эш анда түгел. Җырчыда энергетика, культура булырга тиеш. Матур итеп җырлыйлар да, җыр белән җыр арасында тозсыз сүзләр сөйлиләр. Андый концертны карый алмыйм. Эстетик культура булырга тиеш!

Илдар Хәкимов янә чәчрәп чыкты:

– Фидан абыйның мегапопулярлыгы Элвинның төшенә дә кермәгәндер. Үзе юк бүген. Яшьләр безнең белән исәнләшә дә белми. Хөрмәт юк!

Түзмәдем, Илдарга сорау юлладым:

– Син Элвиннан көнләшмисеңме? Сайлау көнендә яшь җырчылардан Элвин Грей гына катнашты бит?

– 12 – 20 яшькә кадәрге тамашачыга дип эшләнгән проект ул, – диде Илдар. – Шуны да әйтәсем килә: Салават Зәкиевич үз вакытында Уфада гына 15-20 концерт биргән. Салават Зәкиевич моңы белән 30 ел сәхнәдә. Элвин Грей 30 сезон эшләгәннән соң сөйләшербез.

– Без ул вакытта карт бабай булабыз ич?

– Рус эстрадасына карагыз, үз вакытында бик популяр җырчылар бар иде, хәзер алар юк. Иртәгә Элвин Грей булмас дип әйтәсем килми. Әмма ул татар моңы юнәлеше түгел. Кинәт килеп керде. Аннан көнләшмим.

– Гүзәл Уразованың ире булу авырмы?

– Ир-егетнең үз вазыйфалары, хатын-кыз үз урынында булырга тиеш. Тормышыбыз 15 ел сәхнәдә үтә. Мин аны бик яратам. Шундый хатыным булуына сөенәм.

Сүзне Гүзәл Уразова йомгаклап куйды:

– Без Илдар белән бербөтен. Авыр, җиңел чакларыбызны бергә кичерәбез. Көнләшү турында бөтенләй сорау булырга мөмкин түгел. Илдар белән яшәве бик җиңел.

P.S. Зәйнәп Фәрхетдинова, Фидан Гафаровтан да интервью алдым. Аларны да, иншалла, укырсыз.
Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
23 Май 2018 13:40 2355
7 Июнь 2018 11:19 1983
ӨСКӘ