Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Эльмира Шәрифуллина: “Йоклый алмаганда юньле шигырь язылмый”

8 Февраль 2019 121
Танылган язучы Эльмира Шәрифуллина белән юлларыбыз кисеште.
– Эльмира ханым, ниләр эшләп йөрисез?

– Редакцияләргә керәм, аларда йомышларым күп. Үземнең озак еллар эшлә­гән урыным ул минем.

– Сагынып киләсезме?

– Сагынып, яратып ки­ләм. Әле монда минем белән эшләгән иптәшләр бар. Җылы итеп, якты йөз белән каршылаучылар күп.

– Шигырьләр язасызмы?

– Языла.

– Кайчан? Төнлә белән, йоклый алмагандамы?

– Юк-юк, алай түгел. Йоклый алмаганда юньле шигырь язылмый ул.

– Ә кайчан язасыз?

– Алай әйтеп булмый аны. Менә яңгыр кайчан явасы килә, шунда ява бит. Шигырь ул илһам килеп, күңел кайчан тула, шул вакытта языла.

– Сез мактаулы, алтын йөрәкле дәү әни икән. Ни өчен сезгә мондый исем бирделәр?

– Оныкларым 170нче мәктәптә укый. Шуннан миңа “алтын йөрәкле дәү әни” дип язылган мактау кәгазе бирделәр. Аны мәктәп директоры имзалаган. Әлеге грамота миңа оныклар белән эшләвем, мәктәпкә даими ярдәм итеп торуым, балалар белән аралашканым өчен бирелде. Шул мәктәптә Фатих Әмирхан исемендәге музей ачарга булыштым. Гомумән, эш күрсәткән өчен инде. Укучылар белән даими очрашып торам.

– Дәү әни булу авырмы?

– Ул бик күңелле, бик рәхәт вазыйфа. Дәү әни булырга бик яратам. Дүрт оныгым бар, Аллага шөкер: Алан, Сөмбел, Сәйдәш һәм Сәгыйть.

Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНЫСЫ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
8 Февраль 2019 17:18 1440
ӨСКӘ