Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Эльмира Флүн ничек итеп Көньякны яулады?

15 Сентябрь 2017 502
Абхазиягә машина белән бардым һәм нәкъ менә шул турыда, ягъни юлда күргәннәремне язарга телим. Чөнки акылы камил булган бөтен кеше дә машинага утырып 5 мең чакрым юл узарга батырчылык итми. Үзеңнең таралуың, машинаң ватылуы, гомумән, әллә ниләр булуы бар! Аннан, юллама сатып алып барган кешеләр белән чагыштырганда, син бер дәрвиш кебек. Дөрес, алдан ук интернет аша торыр урын табып куярга була, әмма без алай итмәдек. Кайда һәм кайчан барып җитәсен бер Алла гына белә иде.
Машина белән чыгуның сәбәбе шул: мин ирекле кош кебек! Кая телим – шунда барам, кайда телим – шунда туктыйм, кайда телим – шунда йоклыйм! Аннан, мин көннәр буе диңгезгә карап утыра, бер сәгатьтән артык кызынып ята торган кеше түгел, түземлегем җитми, хәрәкәт кирәк! Димәк, анда да машинадан аерылмаячакмын. Иң мөһиме: дөнья күрәм! Мин – сәяхәтче!

Йомраннар сәлам әйтә

Юлга алдан исемлек язып әзерләндек. Иң башта зур хәрефләр белән “мендәр, плед” дип чәпеп куйдым. Дөнья хәлен кем белгән? Аннан, юлда черем итәргә дә була бит! Машина үзеңнеке, урын җитәрлек, самолетка, йә поездга букча асып чабасы юк! Кирәк тапсаң, ашарга-эчәргә дә алырга була.

Иртәнге дүртләр тирәсендә төянеп юлга кузгалдык. Буаны узып, Ульяновск өлкәсенә чыгуга ук туган яктан читләшүеңне аңлыйсың, чөнки анда акбурга охшаган ниндидер ак ташлы җирләр башлана. Басулары да шундый. Өстәвенә, каеннар ничектер икенче төрле. Ә инде Саратов өлкәсенә таба барган саен алар тагын да кечерәя, кәкрәя башлады, кыскасы, бөтен җирдә кәрлә каеннар. Яфраклары да ничектер зәгыйфь. Ни җитми икән бу мескеннәргә дип борчылдым. Барышлый Сызрань, Саратов шәһәрләренә кагылдык. Юлда әлеге шәһәрләрнең төзелү тарихын кычкырып укып бардым. Шулай кызыграк.

Волгоград өлкәсенә чыккач кына кәеф кырылды, моңсу булып китте. Иксез-чиксез кырлар башланды. Дала дисәң дә була. Алар кайда башлана да, кайда бетә, аңламассың. Ник бер авыл, бер бистә булсын! Кеше дә юк, машина да. ЮХИДИ хезмәткәрләре дә, хәтта Татарстанны баскан камералар да күренми. 120-140 белән җилдердек. Ул кырларга карап бара торгач, күзләр камаша башлады. Җан иясе бөтенләй юк дип әйтеп тә булмый, рәхмәт яугыры, йомраннар күп, юл читенә якын ук килеп, башларын әле уңга, әле сулга борып сиңа карап, кәефеңне күтәреп калалар.
Шулай әле далага, әле күккә карап бара торгач, торак пунктлар да күренде. Камышин шәһәрендә туктап ял иттек, кибетләрне әйләндек. Бу шәһәрне дә “Магнит” кибетләре баскан. Бәяләр аерылмый диярлек, әмма яшелчә, җиләк-җимеш очсыз.

Волгоградка килеп кергәндә мең чакрымнан артык юл үтелгән, әйбәт кенә йончыган идек. Кайдадыр кунарга тиешлегебезне аңлыйм, әмма баш эшләмим дип карыша. Кая барырга? Кайсы гына урамына керсәң дә, юллары чокыр-чакыр, машинаның тәгәрмәче шак итеп чокырга килеп төшә. Бөтен җирдә тузан. Урамда әллә нинди зур, сары чебеннәр күзгә килеп керә, өстәвенә, кичкә таба берсеннән-берсе зур черкиләр дә өстәлде.
Гаджетлар заманында яшибез, интернеттан Волгоградтагы фатирларның бәяләрен белешәм. Ә алар төрлечә. Тәүлеге – мең ярымнан башлап, ун меңгә кадәр. “Бер кичкә кер мичкә” дип, иң арзанын сайладык. Ике бүлмәле. Зур, иркен, аш бүлмәсендә газ плитәсе, савыт-саба, кер юу машинасы...

Әйберләрне фатирга кертеп куйдык та, машинаны калдырып Мамай Курган янына киттек. Без кайтып кергәндә төнге бер иде. Трамвайлар йөрүдән туктады, такси килми аптыратты. Урамда кеше калмады. Нәтиҗәдә, ясалган чәемне дә эчеп бетерә алмый, диванга гөрселдәп аудым.
Оятсызлар!

Волгоградтан чыгып ерак та китмәдек, ДПС постында калмык милләтеннән булган ЮХИДИ хезмәткәре туктатты. Ни өчен икәнен аңламыйбыз гына бит! Бәхәс озакка сузылгач, машинадан чыктым. Форма кигән иптәш “тоташ сызыкны уздыгыз, йә правагызны алабыз, йә биш мең сум штраф түләгез”, – дип асфальттагы сызыкларга төртеп күрсәтә. Аларның күплегеннән башлар әйләнә. Әйтерсең, башны бутау өчен шулай ясап куйганнар. “Без – журналистлар, ашыга идек”, – дибез аптырагач. Праваны да бирәсе килми, биш мең сум да кызганыч. “Ярар алайса, бер мең сум да җитә”, – ди бу! Без биргән акчаны әкрен генә кесәсенә шудырды да, икенче машинага таба китте.

Яныбыздагы тагын бер машинага игътибар иттем. Башкортстан номеры. Шоферы яшь кенә егет. Ул икенче бер ЮХИДИ хезмәткәренә “өч меңем генә бар, калганнары карточкада” дип, меңлекләрен селкеп күрсәтә. Погонлы абзый аның белән сатулаша ук башлады, аннан: “Акчаны минем карточкага күчер, хәзер номерны әйтәм”, – дип, егетне үзе белән алып кереп китте. Керфеге дә селкенмәде. Әлеге хәлләргә исебез китеп, юлыбызны дәвам иттек. Ләкин акылыбызга килергә өлгермәдек, тагын ДПС посты, тагын ЮХИДИ хезмәткәрләре, тагын шул ук сүзләр: “Йә биш мең, йә права...” Постка мин дә кердем, таныклыгымны күрсәтеп аңлатма таләп иттем, иремә төртеп: “Бу – минем шофер, ашыгабыз”, – дидем. Ике ир кеше, берсе формадан, яннарында бер хатын-кыз да бар, алар озак кына миңа карап тордылар да, погонлысы “гаебебез”не аңлатырга азапланды һәм миңа: “Зинһар чыгып торыгыз, шоферыгыз белән сөйләшеп бетерәбез”, – диде. Мин чыгып китүгә, иремә: “Журналистларга ышанма, хәзер ул икенче машина, икенче шофер табып, юлын дәвам итәчәк, ә син правасыз килеш монда утырып калачаксың”, – дигәннәр. Нәтиҗәдә, ирем биргән өч мең сум акчага риза булып, елмаеп басып калганнар. Әгәр дә акча бирмисең икән, чыннан да, правасыз каласың. Бу – буш янау гына түгел.

Бераз читкәрәк китеп шуны әйтәм: соңыннан Калач на Дону, Ростов на Дону шәһәрләре янындагы ДПС постлары турында мәгълүмат тупларга тырыштым. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан мондый талаулар күп еллар дәвам итә икән инде. Алар берәүдән дә курыкмый, оялмый. Бу хакта бөтен Россия белә, әмма берсе дә дәшми. Җәй айларында туристлар хисабына күпме акча эшли икән алар?

Краснодар краена чыгуга бүтән дөнья башланды. Монда дала юк инде. Тип-тигез басулар, игеннәре, көнбагышлары күкрәп үсеп утыра. Шундук искә “Краснодар көнбагышы” төште. Менә каян килә икән алар безгә, мин әйтәм. Бөтен җирдә техника эшли. Бай як икәне әллә каян күренеп тора. Ә юллары көзге кебек, Европаныкыннан ким түгел. Машинаның тәгәрмәләрен дә тоймыйсың, үзеңне очкан кебек хис итәсең.

Бара-бара бу басулар горизонтка кушылды. Алда бары зәңгәрлек. Шул зәңгәрлеккә асфальт юл да килеп кушыла да, әйтеп-аңлатып булмаслык матур картина хасил итә.

Краснодарда хостелда тукталдык. Хостел – кечкенә кунакханә, ягъни монда кешеләрне Европа системасы буенча урнаштыралар. Зур булмаган бүлмә, анда ятак, телевизор, тумбочка, юыну бүлмәсе бар. Калган кирәк-яраклар гомумбүлмәдә. Аш бүлмәсе алагаем зур! Берничә суыткыч, газ плитәсе, өстәлләр тезелеп киткән. Хостел күңелебезгә хуш килде, фатирларда чисталык җитеп бетми, ә биредә барысы да ялт иткән. Тәүлеге ике мең сум.

Төне буе Краснодарда йөрдек, чөнки монда төн юк. Чиста, матур шәһәр, кибетләр ачык, байкерлар чабыша, музыка уйный. Халкы аралашырга ярата, безнең кебек туристларны әллә каян күреп алып, кибеткә чакыралар. Бигрәк тә сыра сатучылар теңкәгә тиде. Бу шәһәрдә рәхәтләнеп рухи яктан ял иттем. Әле ул безне бик тә эре тамчылы җылы яңгыры белән гаҗәпләндерде. Тамчылары зур булса да, алар сирәк тама. Һава гына артык дымлы.
“Таш коелуы ихтимал”

Шулай итеп, өченче көн китте. Бүген без Сочида булырга тиеш. Краснодар белән Джубга арасын матур гына уздык. Барган саен көн җылына, барган саен чишенәбез. Бу – 7 июнь иде, Казанда салкын, һава торышын карап торам. Джубга – Кавказның Кара диңгез яры буендагы курорт бистәсе. Краснодар краеның Туапсе районында урнашкан.

 Менә шуны үтеп, бераз баруыбыз булды: искитмәле матурлыкка тап булдык. Урман эчендә утыручы күккә ашкан таулар! Тау башында ак кар шәйләнә, томан күтәрелә. Башта бу күренешне фотога, камерага төшердем. Соңрак гел аска – түбәнлеккә төшеп баруыбызны аңладым, ул да булмый, юлның тарая баруын чамаладым. Бара-бара ул тәмам кысылды, без ике кыя арасында калдык. Туктап та булмый, машинага урын юк, чак кыяга терәлеп бармыйбыз. 60-70 чакрым юл узгач, тын кысыла башлады, “таудан таш коелуы ихтимал” дигән язулар күзгә чалынды. Әле моңа гына түзәр идем, серпантин юл башланды. Дүрт-биш метр барасың да әле уңга, әле сулга борыласың. Бу юлларны тауны кисеп салганнар, шуңа күрә турыга гына салу мөмкин булмаган. “Шушы таулар, кыялар арасында харап булу өчен машина белән юлга чыккансың икән”, – дип, үземне битәрләргә керештем. Ул да булмый, “серпантин юллар йомшак холыклы кешеләр өчен түгел”, “серпантин юл – үлем юлы” дигән сүзләр искә төшеп, күзләремне чытырдатып йомдым. Кыскасы, әлеге коточкыч юл 200 чакрым дәвам итте! Сәгатенә 40 чакрым тизлек белән барабыз! Сочига кергәндә мин кеше түгел идем инде...

Сочида ике бүлмәле фатир снимать иттек. Тәүлеге – ике мең. Бөтен кирәк-ярак та бар. Беренче катта, ишек төбендә пальмалар үсеп утыра, тәрәзәләрне киң яфраклы агачлар каплаган. Иртән кошлар сайраган тавышка уянасың. Фатир шәһәрнең үзәгендә урнашкан, диңгезгә кадәр 15 минутлык юл.

Тирә-якта стоянка юк. Машинаны үзебез яшәгән йорт янында калдырабыз. Анда безнеке кебек чит номерлы машиналар күп, димәк, мондагы фатирларның күбесен туристлар өчен тоталар. Шулай да берничә Краснодар номеры күзгә чалынды. Беркөнне төнге 12дә генә кайтып кердек. Безнең машина урыны буш түгел иде, башка җиргә куярга туры килде. Иртән торып чыксак, машинаның ике алгы тәгәрмәченең тыны юк. Тишкәннәрдер дип курыккан идек, тынын гына чыгарганнар. Шул рәвешле, җирле халык безгә үз урыныбызны күрсәтте.

"Ачуланып кайтып китмә"

Сочидан Абхазиягә киттек. Ара 60 чакрым тирәсе. Чикне чыгу гына мәшәкатьле, вакытны ала.

Менә шунда машинаның рәхәтен күрдем бугай. Башта туристлар була торган урыннарны йөреп чыктык, аннан гади халык тормышын күзәтергә тотындым. Иң кызыгы: юл тулы сыер, алар машинадан бөтенләй курыкмый, әмма авыллар да, кешеләр дә күренми. Соңыннан гына тау итәгендә урнашкан авылларны күреп бик тә гаҗәпләндем. Ничек яшәргә була икән шул тау-таш арасында? Поездлар да тау тишегеннән килеп чыга, әкәмәт инде...

Безнең бәхет ЮХИДИ хезмәткәрләреннәндер инде. Сухумига барганда тагын туктаттылар. Абхазия – искитмәле матур табигатьле, ләкин хәерче ил. Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләре монда да башкаларыннан аерылмый, кул сузган, акча сорый. Ләкин боларның радарлары да юк, синең нинди юл кагыйдәсен бозуыңны да дәлилли алмыйлар. Штраф бәясе – биш мең түгел, ә биш йөз сум! Менә шуннан халыкның яшәеш дәрәҗәсен чамалап була инде. Безне туктаткан погонлы кеше белән байтак аралаштым. Үзе нидәндер курка, як-ягына карана. “Акча сораганга үпкәләмә, илемнән миңа ачуланып кайтып китмә”, – диде ул миңа соңыннан көчкә русчалап. Әллә кызгандым үзен, аңламассың, кесәсенә 500 сум акча салдым. Честь биреп басып калды...

Сухумига килеп җиткәндә көн кичкә авышкан иде инде. Шәһәр тау арасында һәм томан эчендә. Ул да булмый, чиләкләп эре-эре тамчылы яңгыр коя башлады. Шәһәргә керә торган тау битенә сугышта үлгәннәрнең исемнәре уеп язылган. Йортлары әле дә җимерек хәлдә. Куркыныч булып китте. Соңыннан машинабызны калдырып, диңгез буена киттек. Безгә карап басып торган ир-ат янына барып, мондагы тормыш турында сораштык, үзебезнең Татарстаннан икәнне әйттек. Без әйләнеп килгәндә басып тора иде әле ул. Безгә таба якынлашты да: “Балалар, машинагызны калдырып ерак китмәгез, монда халык ач һәм усал”, – диде. Аңа рәхмәтләр укып китү ягын карадык. Сухумидан чыга алмый интегеп йөргәнне искә алмаганда, барысы да әйбәт булды. Ул көнне Сочига кайтып киттек. Әлеге дә баягы тар юл, тирә-якта биек таулар, кыялар, аска карасаң, баш әйләнә, җитмәсә, яңгыр коя.
  
Кайтканда үзебезне тәҗрибәле кешеләр кебек тоттык. Тиз кайтылды. Ләкин Казанга кайткач та әле берничә көн үземне машинада барган кебек хис иттем.

Ә хәзер болар барысы да төштә күргән кебек кенә. Их, тагын бер үтәсе иде теге томанлы тау итәгеннән...
Рубрика: ТЕГЕСЕ-МОНСЫ Автор: Эльмира Флүн

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ