Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Елмаю

31 Октябрь 2018 601
Хикәя
Хәсән абзыйның буе бары йөз дә алтмыш бер сантиметр. Гөлгенә түти исә аннан бер башка калкурак. Шуңа күрә буй-гәүдә турында сүз куерып китсә, Хәсән абзыйның авырткан җиренә кагыла. Андый чакта ул җавапка саллырак сүз таба алмый гаҗиз була...

Гөлгенә түтинең бер сәер гадәте бар. Бакчага барганда, карты ни тыкырдатмасын, юлда берәр кисәк ат “күчтәнәче” күрсә, һич кенә дә битараф уза алмый. Туктала. Бөртеген бөртекләп целлофан капчыкка җыя.

Бакчага барып җитәрәк алар, үзләре дә сизмәстән, җәһәтрәк атлый башлыйлар. Барып кергәч, өй ишеген ачканчы ук, гомер күрмәгәндәй, чәчәк түтәлләренә ябырылалар. Әрләшүләрен онытып торган бердәнбер чаклары әнә шул ара була.

Хәсән абзый биштәрен өй артына салып ташлый да үзенең иң яраткан чәчәкләре – пионнар янына ашыга.

– Карчык! Ак пионның җитмеш ике бөресе бар, – дип куана ул.

– Һи-и, галәмәт, узган атнада ат тиресе белән сыйлаган идем шул...

Бу бакчалар күп еллар буе Хәсән абзый эшли торган вертолет заводыныкы санала. Әмма тора-бара хуҗаларның кайсы китеп, кайсы килеп, кайсы сатып, кайсы алып дигәндәй, бөтенесе буталып беткән.

Күршедә профессор, аннан ары слесарь Хатип, тагын да арырак язучы Шәмси, укытучы Аппаков.

Тик биредә кешене дәрәҗәсенә карап аеру юк. Барысы да эш киеменнән, барысының да исеме бер – бакчачы. Дәрәҗә дигәнең бары тик эшнең нәтиҗәсенә карап кына билгеләнә. Әгәр бакчаң гөлбакча икән, башкалар алдында син абруйлы, бер баскычка өстен. Әнә шул язылмаган закон нигезендә Хәсән абзыйлар министр дәрәҗәсендә. Чөнки бакчалары чыннан да сокланырлык, кечкенә генә дача йортлары әйтерсең курчак өе, түбәсенә кадәр үрмәле гөлләргә күмелгән. Шуңа күрә Хәсән абзыйның тавышы да бөердән чыга:

– Үстерәбез инде без аны чәчәкне, күрше, – ди ул. – Менә бу кортка мишәйт итмәсә, күрер идең әле.

– Йә Алла, сөйләшә бит теле булгач. Мин ат тиресе ташымасам, үстерер идең пычагымны.

Шулай әйткәләшә-әйткәләшә, туктаусыз казынып, көн кичкә авышканны сизми дә калганнар, имеш. Юынып, тамак ялгаганчы поездга чыгар вакыт та җитте. Гөлгенә түтинең йөге җиңеләйгән иде. Бер пакет җиләк, бер бәйләм чәчәк тотып, кул селтәп кенә кайтасы аңа. Хәсән абзый исә яшел биштәрен, өй артыннан алып, янәдән җилкәсенә элеп куйды.

– Син карчыгыңа йөк күтәртмисең алай, – дип көлде Сафа, бергәләп юлга чыккач. – Саклыйсың үзен, ә, картлач. Хи-хи...

Хәсән абзый дәшмәде. Гөлгенә түти, бераз арткарак калып, янәшә атлаган күршесенең колагына пышылдады:

– Әйтмә дә! Чандыр күренсә дә, ир ир инде. Берлиннарны әйләнеп кайткан кеше бит. Нык тамырлы, исән генә яшәсен.

Әмма ни изге нияттә булмасын, нәкъ менә шушы көнне тәмам чыгырыннан чыгарды картын Гөлгенә түти.

Поезддан төшеп, чәчәк кибете каршында трамвай көтәләр иде.

– Әйдә, халык китеп бетсен әле, ашыкмыйсыздыр бит? – диде Сафа.

– Юк, кая ашыгыйк...

Гөлгенә түти, әйтәсе сүзен әйтеп бетермичә, лык итеп бүленеп калды. Алар турысыннан, вак-вак юыртып, резин көпчәкле арбага җигелгән ат узып бара иде.

– Хәсән, ни карап торасың, җый әйдә ашлама! – дип кабаланды Гөлгенә түти. – Һи Алла, капчыгымны бакчада онытып калдырганмын бит. Бир әле биштәреңне! Карты шәйләп өлгергәнче, биштәрне йолкып алды да, илтеп тә аударды. Кичкә таба шактый көчәеп киткән җил өрфиядәй юка бөтеркә-бөтеркә ышкы йомычкаларын урамга сибеп таратты.

– Ха-ха-ха! Йөгең авыр икән синең! – дип хихылдап көлде эшнең нәрсәдә икәнен абайлап өлгергән Сафа.

Кинәт Хәсән абзыйның йөзе бурлаттай кызарды, маңгаена бөртек-бөртек тир бәреп чыкты. Ул “хәзинә” җыярга керешкән карчыгына күз дә салмады, трамвай ягына атлады.

Гөлгенә түти кайтып кергәндә, карты, стена ягына борылып, диванда ята иде.

– Нигә шулай турсайдың, әтисе? – Карт дәшмәде.

– Әйдә, җиләк белән каймак кына капкалап торыйк әле. Аннары аш салып җибәрермен.

Хәсән абзый сикереп торып диванга утырды.

– Аша үзең, бар, аша! – диде ул, гадәттән тыш кайнарланып. – Аяк атлыйсым юк кабат бакчаң ягына. Кеше алдында хур иттең, хыянәтче!

Гөлгенә түти елан чаккандай сискәнеп куйды:

– Кем? Кем? Минме хыянәтче? Тураклап ташлыйм мин синең ул биштәреңне, менә күрерсең. Җаныма, каныма тидең шуның белән. Күтәрергә ярамый икән, кеше сүз итәр дип ни пычагыма йомычка асып йөрисең, башсыз балан куагы! Хатын күтәреп барганда ярамый имеш аңа! Кем куша сиңа? Йөрәк янындагы шул каһәрле ярчык тагын кузгалса, нишләрмен? Әйт, нишләрмен? Узган ел да котымны алдың лабаса, тилебәрән орлыгы ашаган нәрсә! Көчем-куәтем бар, сиңа сүз әйтеп карасыннар, ботларыннан алырмын, күзләрен тырнап чыгарырмын! Дүрт ел салкын окоп­ларда аунап. Син... Син китеп олаксаң, кемгә карап калырмын? Терәгем, таянычым кем булыр? Сез сугышып йөргәндә дә уемнан чыкмадың, бакча карачкысы! Инде чөкердәшеп кенә яшәп ятканда...

Кинәт аның иреннәре калтырап китте, башы түбән сыгылып төште.

– Менә балавыз сыга башла тагын! Шул гына җитмәгән, – дип мыгырданды Хәсән абзый. – Әйдә, җиләк белән каймак капкалап алыйк та...

Үпкәләшкән балалар кебек, бер сүз дә дәшмичә ашап алгач, алар бер-берсеннән читкә борылып йокларга яттылар.

Тынлык шактый озакка сузылды.

– Арканы җылытып ятсаң ни булган, анаң яламаган нәрсә! – дип куйды Хәсән абзый...

Шуны гына көткәндәй, Гөлгенә түти, ялт кына борылып, картын кайнар кочагына алды.

1986

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
24 Октябрь 2018 19:37 1675
23 Октябрь 2018 10:14 1422
31 Октябрь 2018 11:56 1388
30 Октябрь 2018 11:37 1299
ӨСКӘ