Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Еламый мөмкин түгел...”

26 Октябрь 2017 955
Балык Бистәсе районы Олы Елга авылына сәфәргә чыктым. Китапханәгә тукталдым.
Балык Бистәсе урынында элек Казан ханнарына балык тотып көн итүче кешеләр яшәгән татар авылы җәелеп яткан булса кирәк. Әмма Балык Бистәсе атамасында шәһәр читен белдерү өчен кулланыла торган “бистә” сүзе бар. Әгәр авылга исем анда яшәүче балыкчылар хөрмәтенә бирелгән булса, ул “Балыкчы Бистәсе” дип аталырга тиеш иде. Борынгы төрки телдә “балык” сүзе шәһәр төшенчәсен белдергән. (Бишбалык, Арыкбалык – борынгы шәһәрләр) Ул очракта “Балык Бистәсе” “шәһәр бистәсе” дигән мәгънәне белдерә. Элек бу авыл урынында борынгы шәһәр бистәсе булуы бик ихтимал.

Олы Елга авылы исә Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле.

Тарихны читкә куеп, ике ел элек кенә ремонтланган, бик матур, барлык уңайлыклары булган китапханәгә үтик. Каршыбызда кояш кебек балкып торучы китапханәче ханым – Люция Әхмәтшина. Китапханәдә 13 мең китап бар. Районнан яңа китаплар гел кайтып тора. Күптән түгел генә 13 китап пәйда булган. Иң өстә Аяз Гыйләҗев томнары. Авыл халкы том-том китапларны да бик яратып укый икән.

– Люция ханым, үзегез китапханәче, ә ирегез кем булып эшли?

– Гомере буе механизатор булып эшләде. Башта “Кама” колхозында. Хәзер май заводында эшен дәвам итә.

– Механизатор белән ничек кавыштыгыз?

– Безнең авылга (Балык Бистәсе районы Түбән Ырга) үзе килгән иде ул. Бер егетне армиягә озату кичәсендә гармунда уйнап, бик матур җырлады. Гашыйк булдым, шуннан йөреп киттек. Хәзер уйнамый да, җырламый да...

Люция ханым Нәбирә Гыйматдинова әсәрләрен яратып укый. Укучыга тәкъдим иткәнче теге яки бу әсәрне башта үзе укып чыга. Китапханәче булгач, укымыйча да булмый. Альберт Хәсәновның “Дана гөл”ен, Халисә Мөдәррисованың “Соңгы сер” әсәрен укып чыккан. Зифа Кадыйрованы халык болай да белә, яратып укый. Мәдинә Маликова, Флера Тарханованың әсәрләрен үз итәләр. Яшь вакытында төннәр буе укыса, китапханәче хәзер вакыты булганда гына китапка күз сала. “Зулейха открывает глаза”ның русчасын гына укыган авыл халкы, татарчасы әле һаман килеп җитмәгән.

– Хатын-кызлар кайбер әсәрләрне елап укый...

– Еламыйча мөмкин түгел. Гөлчәчәк Галиеваның “Газзәбану”ын елап укыдым. Башта китапны укыгач, андагы хәлләр тормышта булмас төсле. Әмма уйласаң, авылыбызда гына да күпме кешенең язмышы китап язарлык.

– Терлек-туар асрыйсызмы соң?

– Үгез асрыйбыз, тавык-чебеш. Көтү булмагач, сыерны бетердек. Сыерны арканга куеп кына булмый, көтү, иркенлек кирәк аңа. Үзе теләгән үләнне сайлап ашый ул. Өйдә генә тотсаң, сыерны интектерү була. Ә үгезне өйдә дә асрарга мөмкин.

– Ничәгә хәтле эшлисез?

– Бишенче яртыга кадәр. Атнага алты көн. Ирем бер тәүлек эшли, ике тәүлек ял итә. Икәү генә яшибез. Ике кызым Казанда, кияүдә. Өч оныгыбыз бар.

– Күпме аласыз?

– Аллага шөкер, зарланмыйбыз. Эшебез дә хәйран. Күргәзмәләргә йөрибез. Чаралар үткәрәбез. Райондагы бәйрәмнәргә барабыз. Сентябрь аенда 1 сыйныф укучыларына “Мәдәни көндәлек”ләр өләштек. Мәктәп, балалар бакчасы белән дә эшлибез. Китапханәдә “Сердәш клубы” оештырдык. Әби-апалар белән бәйләп, үзләре пешергән ризыклар белән чәй эчеп, кич утырабыз.

– Авылда нинди проблемалар бар?

– Клуб, концерт залы ремонтланып бетмәгән. Бүтән проблема юк.

– Авылда ничә кеше яши?

– Меңнән артык.

Үткән елларга күз салсак, Олы Елгада 1859елда 722 кеше яшәгән. 1920 елда – 1737, 1949 елда – 932, 1970 елда – 1041, 1989 елда 853 кеше гомер иткән.

Ярый, кайтыйм. Көз көне караңгы тиз төшә.
Рубрика: АВЫЛ СУЛЫШЫ Автор: ГАБДЕРӘХИМ

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ