Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Ел саен 50 баш үгез үстереп сатам

14 Ноябрь 2018 438
Шушы көннәрдә Кама Тамагында командировкада булдык әле. Бик матур, табигать кочагында урнашкан Иске Барыш авылында Сабировлар гаиләсе белән таныштым. Дөресрәге, гаилә башлыгы Мөсәллим әфәнде һәм аның тырыш хезмәте белән. Мин килгән көнне хатыны Алия ханым Казанга әнисе янына киткән иде.
– Тумышым белән Буаның Вольнистан авылыннан мин, – дип башлады сүзен Мөсәллим Сабиров. – 1986 елны шушы авылга килгән идем, яшәп калдым. 11 ел агроном, аннан 22 ел агрофирмада җитәкче булып эшләдем. Бүген “Нармонка 3” агрофирмасының Барыш бүлекчәсе җитәкчесе мин. Безнең бүлекчәгә ике авыл керә: Иске Барыш һәм Кыртапа. Ике авылда да сөтчелек фермасы бар. Анда бозаулар, таналар һәм 150шәр сыер тотабыз. Сөт савабыз, бозаулар үстерәбез. Сөтне Казанга алып китәләр. Барлыгы 25ләп кеше эшли.

– Ничек бу якларда төпләнеп калдыгыз? – дип сорыйм.

– Мин Тәтеш техникумында агрономга укыдым. Ул вакытларда укып бетергәч берәр җиргә эшкә җибәрәләр иде бит. Мине шушы авылга җибәрделәр. Эшем ошап китте. Халкы ошады.

– Кайсы ягы белән?

– Бөтен яклап. Безнең төбәк белән чагыштырганда ягымлырак монда кеше. Бу якларның табигате дә искиткеч.

– Гаиләгез белән дә таныштырып китегез әле.

– Хатыным – Казан кызы, һөнәре буенча тегүче. Башта кибеттә, почтада эшләде, хәзер ун еллап өйдә тора, авырый. “Авылга килеп яшәп карыйм”, дип кайткан кеше ул бу якка. 1990 елдан бирле бергә без. Ике балабыз бар.

– Үзегезнең дә малларыгыз күп дип ишеттем. Ферма да салгансыз икән.

– Электән хайван асрарга яраттым. Агроном булып эшләгәндә үк күпләп мал-туар асрый идек. Бүген 10 баш ат, 30 баш үгез, 5 сыерыбыз бар.

– Йортыгыз янында каңгыл­дашкан казлар да сезнекеме?

****

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 45нче саныннан укыгыз!
Рубрика: АНОНС Автор: Румия Сәйфуллина

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ