Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Экс-журналист Марсель Әскәровтан иван-чәй ясау рецепты

6 Сентябрь 2017 571
– Кипрей (иван-чәйнең рәсми атамасы) чәчәген кечкенәдән үк күреп үссәк тә, аннан чәй ясаулары турында ишеткән юк иде, – ди Марсель.
– Авылда бу үләннең шифасы турында, гомумән, берни белмиләр. Ә бит аны Россиядә борынгы заманнарда ук эчкәннәр. Безнең болгар бабалар бу чәйне эчкәнме-юкмы, белмим. Файдасына килгәндә кипрей иммунитетны күтәрә һәм тынычландыра, диләр. Берничә ел элек мондый чәйнең файдасы, аны ничек әзерләүләре турында фильм карадым. Шуннан соң, бернинди авырлыгы юк икән дип, Әтнә якларына шул үләнне җыярга чыгып киттек. Бәхеткә, иван-чәй күп үсә торган урын таптык. Шуның яфракларын күпләп җыйдык.

Интернетта иван-чәй ясауның ике ысулы бар. Кемдер яфракларын кул белән уа, бөтерә. Кемдер иттарткычтан чыгара. Иван-чәй үләнен җыйдың да киптердең түгел. Ярыйсы гына мәшәкате бар. Гадәттә, чәй ясау ике көнгә сузыла. Мин кипрей яфракларын июль аенда җыям. Үсемлекнең башыннан урта өлешенә кадәр яфракларын сыдырып алырга кирәк. Җыйган яфракларны 6-7 сәгать күләгәле урында шиңдереп, иттаркыч яки яшелчә турагыч аша тарттырасың. Яфракларны шулай ваклаганда гына андагы файдалы ферментлар бүленеп чыга, диләр. Элек иван-чәй яфракларын ферментлаштыру өчен кул белән уганнар. Узган ел алай да ясап карадык.

Иттарткычтан чыккан массаны эмаль савытка салып, 12 сәгатькә җылы урынга куям. Икенче көнне духовкада киптерәм. Иң элек духовканы кыздырып, аннары уртача кызулыкка төшерегез. Ишеген бераз ачып кую да кирәк. Бу үлән кипкән вакытта андагы су парлары, дымы чыгып китсен өчен эшләнә. Бу бер сәгатькә сузыла. 15 минут саен булачак чәй массасын болгаткалап торыгыз. Табага тигез итеп җәяргә кирәк.

Быел яфракларны иттарткычтан чыгарганда, карлыган, җиләк яфраклары да куштык. Мондый чәй аеруча тәмле килеп чыкты.
Рубрика: ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР Автор:

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ