Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Эчке кичерешләр конфликты

27 Ноябрь 2018 287
"Авырмас өчен 101 киңәш" газетасыннан бер фикер.
“...Еш кына кеше үзенең намусы кушмаган карарлар кабул итә, кайвакыт җәмгыять куйган киртәләрне дә бозарга туры килә...

Нәкъ менә шундый чакларда эчке кичерешләр конфликты килеп чыга – намус безне ялгыш адымнарыбыз өчен “битәрли”, ә кайчакта авыр депрессия, хәтта суицидка кадәр этәрә...

Чынга ашмаган хыяллар, теләк булып та, нигәдер яуланмаган үрләр – болар барысы да эчке тотрыклылыкны җимерүче сәбәпләр булып тора.

Эчке кичерешләр конфликты безгә бары тик җимерүче көч булып кына тоела. Чыннан да, еш кына ул негатив хисләр белән бәйле.

Әмма нәкъ менә эчке кичерешләр конфликты кешене яңа үрләргә этәрүче, аны рухи яктан баетучы катализатор да булып тора. Әгәр кешедә рухи конфликт булмаса, ул яхшыны яманнан аера алмас, омтылышсыз яшәр, агымга ияреп, каршылыксыз һәм максатсыз гомер кичерер иде. Мондый халәт кешенең үзе өчен генә түгел, җәмгыять өчен дә тискәре нәтиҗәләр бирер иде.

Димәк, рухи конфликт кешене кеше итә, аның тормышта урынын билгели торган үзенчәлекле бер механизм да. Нәкъ менә шул сәбәпле, эчке кичерешләр конфликтын еш кына кеше тормышындагы билгеле бер цикллар белән бәйлиләр дә инде...”

Айсылу Нәгыймова, психология фәннәре кандидаты, профессор

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1680
10 Декабрь 2018 20:09 1472
16 Ноябрь 2018 19:18 1389
ӨСКӘ