Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

“Эч кибү башка авырулар билгесе булырга мөмкин”

15 Декабрь 2016 1784
Эч кибүнең сәбәпләре төрле. Бу җитешсезлек башка авырулар йогын­тысында барлыкка ки­лергә дә, дөрес тукланмау нәтиҗәсе булырга да, шулай ук эчәк функциясе бозылуга ишарәләргә дә мөмкин. Шунысы хак: эч кибүдән халыкның 20 %ы интегә. Ул яшьләр ара­сында да, өлкәннәрдә дә киң таралган. Бу хакта табиб, гастроэнтеролог-эндоскопист Айрат Илдус улы Зыятдинов сөйләде.
– Айрат әфәнде, эч кибү кебек проблема белән еш очрашасызмы? Күбрәк кемнәр мөрәҗәгать итә?

– Эч кибү дип без, ашаган ризык эшкәртелеп, калдыклары берничә көн, төгәлрәк итеп әйтсәк, өч көннән артык эчәктә тоткарланып торуга әйтәбез. Кеше ике көн генә олы йомышын үтәмәсә, бу борчылырга сәбәп түгел әле. Аннан да озагракка сузылса, моны игътибарсыз калдырмау зарур. Чөнки ризык калдыклары организмда озаграк торган саен күбрәк токсиннар бүлеп чыгара, алар канга эләгеп, бөтен тәнне агулый.

– Эч кибүнең сәбәпләре нинди?

– Белүебезчә, бу проблема бе­лән олы яшьтәге кешеләр еш оч­раша. Чөнки ул вакытта, нерв оч­лыкларының сизгерлеге кимеп, эчәк эшчәнлеге бозыла. Эчәктәге мускулларның функциясе дә зә­гыйфь­ләнә. Яшьләргә килгәндә, алар­да эч кибү ешрак дөрес тукланмау сәбәпле күзәтелә. Эчәк тиешен­чә эшләсен өчен аны хәрәкәтләндерү шарт. Аның өчен тәмләткечләр, үләннәр, җиләк-җимеш, яшелчә ашарга кирәк. Тоз, борыч, сарымсак та эчәк эшчәнлеген яхшыртырга сәләтле.
Яшелчә, җиләк-җимеш, үләннәр клетчаткага бай. Бу урында тагын шуны да әйтергә телим: эчәктә яман шеш үсү буенча безнең төбәк беренче урында тора. Галимнәр фикеренчә, моның бер сәбәбе – туклану рационындагы ризыкларда клетчатканың аз булуы. Без бит ит, бәрәңге, камыр ашлары белән тамак туйдырырга яратабыз, ә аларда клетчатка аз. Ул уртача гәүдәле кешенең организмына көнгә 400-500 грамм керергә тиеш. Шул чагында эчәк тә яхшы эшләячәк.

Эч кибү дигән сүзтезмәдән үк сүз­нең организмга сыеклык җитмәү турында барганы аңлашыла. Организм алмашу процесслары өчен үзенә сыеклыкны эчәктән ала. Су аз эчкәндә, эчәктә кирәк кадәр сыеклык калмый һәм ризык калдыклары кибә, катылана. Андый күңелсезлектән саклану өчен чәй, каһвә, сок түгел, чиста су эчү шарт.

Ашказаны-эчәк трактында авырулар булганда да эч кибүе ихтимал. Чөнки ризык эшкәртелү процессы бозыла. Кайчак кеше олы йомышын авырлык белән үти башлагач, туклану рационын үзгәртә, ботка, җиңелчә ашларга күчә. Сыек, йомшак азык исә хәлне катлауландыра, чөнки эчәк тагын да “ялкаулана”.

– Эч кибү үзе үк начар авыру китереп чыгарамы?

– Эч кибү диагноз булып тормый, ул ниндидер бер авыру хасил иткән тайпылыш. Шуңа да иң элек башка сырхаулар юкмы икәнен ачыклау шарт. Аннары инде, диагноз куелгач, шул чирне дә, әлеге җитешсезлекне дә дөрес итеп дәвалау мөһим.

– Дәвалану нидән гыйбарәт?

– Таныш-белешең, туганың эч кибүдән интеккән һәм аңа файдасы тигән дару сиңа да ярдәм итәчәк дип уйларга ярамый. Киресенчә, ул препарат организмыңа зарар гына ясарга мөмкин. Дару эч кибүнең төренә карап билгеләнә. Берише эчәкнең дулкынсыман кыскаруын яхшырта, икенчеләре эчәклектә суны күбрәк җыеп озаграк тота, дүртенчеләре эчәкне “майлап” җибәрә һ.б. Ягъни һәр очракны аерым өйрәнеп, һәркемгә индивидуаль якын килү сорала.

– Газета укучыларга ниләр киңәш итәсез?

– Хәзер кеше ашказаны авыртып, хастаханәгә бара, ФГДС уза һәм кулына шуның нәтиҗәсе язылган кәгазьне тотып кайтып китә. Укып, миндә гастрит икән дип, дәвалана башлый. Болай эшләү – зур хата. Иң элек гас­троэнтеролог дигән белгеч белән киңәшергә кирәк. Авыртуның сәбәбе башкада булуы да ихтимал. Ашказаны асты бизе авырулары, үт юлында таш барлыкка килү һ.б. тайпылышлар соңгы елларда шактый артты.

Ә инде ашказаны-эчәк тракты сәламәт булсын өчен, билгеле, дөрес итеп туклану әһәмиятле. Бер утыруда корсакны тутырганчы ашамау мөһим. Әчегән сөт ризыклары ашарга кирәк. Ни кызганыч, бүген сатудагы андый азык бөтен таләпләргә туры килми, аларда файдалы микроблар җитәрлек күләмдә түгел. Шуңа да катык, йогырт һ.б. ризыкларны өйдә үзең ясасаң бигрәк тә әйбәт. Алар эчәктәге микрофлораны җайга сала. Ә анда миллиардлаган файдалы микроб бар. Алар иммунитет нык булсын өчен зарур.

Чыганак: “Ашыгыч ярдәм”

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
22 Ноябрь 2018 15:32 1661
10 Декабрь 2018 20:09 1391
16 Ноябрь 2018 19:18 1373
ӨСКӘ