Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Доллармы яки сугышмы?

22 Август 2017 259
“СССР нигә таркалды?” дигән язмамны мин “Ни өчен Көнбатыш 1991 елда СССРны яулап алмады?” дигән сорауга җавап бирергә вәгъдә итеп төгәлләгән идем. Аннан да алдарак, НАТО гаскәрләренең мөселманнарның киң коалициясе белән берлектә бүгенге Россиягә һөҗүм итү һәм аны тар-мар итү ихтималы турында да әйткәнем булды.
Ни өчен НАТО бүген үз гаскәрләрен Россия чикләрендә туплый? Көнбатышлыларга Россиянең табигый байлыклары: нефть, газ, алтын һәм алмазлар, корыч һәм әлүмин кирәк диярсез инде. Трампның бүгенге сәясәте Америка газын һәм кара алтынын Европа белән Кытайга китереп тутыруга корылган. Корыч һәм металлар базарында да көндәшлек бик көчле хәзер. Дөрес, Россиянең табигый казылмаларын ул базардан алып ташласаң, бәяләр күтәреләчәк һәм хәтта дефицит та туарга мөмкин. Тик Мәскәү һич кенә дә көнбатышка углеводородлар сатуны чикләргә җыенмый. Быелның апрелендә генә дә Россиядән чит илләргә 7 млрд 172 млн долларлык чи нефть, 2 млрд 642 млн долларлык газ, 1 млрд 557 млн долларлык кара металл, 1 млрд 91 млн долларлык төсле металл озатылган.

Тышкы сәүдәнең тагын бер кызык ягы бар: Россия чималны баррельләр һәм тонналарда күбрәк сата, ә менә валюта азрак керә. Бәяләр төшә чөнки. Гомумән, нефть бәясе өч-дүрт тапкыр күтәрелсә дә, көнбатышлылар аптырамаячак, чөнки алар акчаны станокларда күпме кирәк, шуның кадәр баса. 2008-09 еллар кризисы башлангач, Америка һәм Европаның Үзәк банклары котырып акча баса башлады, аларга аз гына соңрак японнар һәм кытайлар да кушылды. Европаның Үзәк банкы соңгы вакытта ай саен 100 млрд доллар өстәмә үз акчасын басып таратты. Акча шулкадәр күбәйде: кайбер Европа илләрендә ипотека кредиты алучыларга минуслы процентлар тәкъдим итә башладылар: ягъни 10 мең доллар аласың, 9 мең 900 доллар итеп кенә кайтарасың. Тик яткан өчен дә үз халкына акча түләргә җыенган илләр барлыкка килде. Мондый акчаны “вертолеттан ташланган акчалар” дип атадылар.
Димәк, Россиянең табигый байлыкларын сатып алуда көнбатышлылар һичбер кыенлык кичерми, шуңа күрә алар беркайчан да нефть һәм алтын өчен сугыш башламаячак. Нефть өчен кәгазь белән түләү, танклар кертеп талап алуга караганда, күпкә арзангарак төшә. Тик шулай да көнбатышта Россиягә каршы сугыш башлауга җитди рәвештә әзерләнәләр. Моның сәбәбе нефтьтә түгел, ә валютада. 2013-14 елларны искә төшерик. Мәскәүдә ул чакта Россияне финанс үзәге итү, нефтьне Петербург биржасында сумнарга сату турында сүз кузгаттылар. Бу сүзләр Көнбатыш өчен атом бомбасы шартлауга караганда да куркынычрак иде. Чөнки ул чакта Европага нефть сатып алу өчен долларлар һәм евролар булышмаячак, рус рубльләрен сатып алырга туры киләчәк иде. Евроны күп итеп басасың икән, аңа аз рубль бирәчәкләр, доллар һәм евро инфляциясе хәзергедән күп тапкырлар югарырак булачак.
Бүгенге көндә без бу хәлне рубль белән күзәтәбез. Бездә акча җитми дип сумнар бассалар, бәяләр кискен күтәрелә дә, тормыш кына авырая. Көнбатышта исә кәгазь акчаларны үзләре өчен генә түгел, безнең өчен дә басалар. Теләсә кайсы илдә еврога һәм долларга ул ил акчасын алыштырып була, ә кесәңә доллар урынына рубльләр тутырып читкә чыксаң, суган суы суырачаксың, чөнки беркем дә синең кулдагы кәгазьләргә берни бирмәячәк. Кремльдә берара шушы хәлгә төзәтмә кертмәкче булып азапландылар: Кытай белән товар алмашын сумнар һәм юаньнарда, Төркия белән сумнар һәм лираларда алып бару турында килешеп тә бетә яздылар.

Әмма Вашингтонда моңа юл куя алмый иделәр, чөнки бу – долларга кизәнү. Ә яшел валютага каршы чыккан илләргә каршы башта санкцияләр кулланыла, аннан соң да тыелмасалар, хәрби сугыш хәрәкәтләре башлана.

Африкада долларга көндәш итеп алтын динар кертү идеясе белән чыккан Каддафи кайда хәзер?.. Нефтьне долларга сатудан баш тарткан өчен Иран нинди җитди санкцияләргә дучар ителде?.. Россия дә хәзер санкцияләр белән буылу этабында. Бу этап озак та булырга мөмкин, тиз дә хәл ителә ала. Саддамның муенына элмәк салганчы, Гыйракны ун елдан артык икътисади блокада шартларында яшәттеләр.

Россиягә санкцияләр әлегә адреслы гына кертелде: американнар Путин даирәсендәге олгархларның сөялләренә басты. Максат аңлашыла иде: Россия элиталарын Путиннан котылырга мәҗбүр итү. 2014 елда Америка матбугаты ачыктан-ачык язды: “Әгәр алар (олигархлар) Путинны Кремльдән хөрмәт һәм тантаналы салют астында китәргә күндерәләр икән, бик яхшы. Әгәр Путин үзенең карьерасы төгәлләнүен аңламаслык дәрәҗәдә артык кире булса, аны Кремльдән чигәсендә тишекле хәлдә һәм аякларын алга каратып алып чыгалар икән, безне монысы да канәгатьләндерә”. Әмма өч ел эчендә россияле элита Вашингтон теләгән вариантларның берсен дә оештыра алмады – Путин дилбегәне кулында нык тотты. Хәзер инде океан артында ашыгу галәмәтләре дә сизелә. “Россия килешүне бозды, хәзер алар аталар һәм бомбага тоталар… Моңа чик куярга кирәк һәм моны тиз эшләргә”, – дип белдерде Трамп. Шуңа күрә алдагы бер-ике елда вакыйгалар кискенрәк һәм маҗаралырак булса да гаҗәпләнмик. Кремль компромиссларга бара алмаса (хәзер инде Мәскәүдә чигенүдән дә куркалар), америкалылар үз тамакларын туйдыра торган валютаның өстенлеген тәэмин итү өчен, зур сугыш башлаудан да тыелмаячак.

Инде язманың башында куелган сорауга җавап бирер вакыт та килеп җитте: заманында СССР ул сугыштан ирекле рәвештә долларга капкаларын ачу һәм көнбатышның бөтен таләпләрен берсүзсез үтәү нәтиҗәсендә генә котылган иде.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
интерактив конкурс

"Укытучым булдыра!"

Популяр язмалар
ӨСКӘ