Безгә 15 яшь
Россия буенча милли басмалар арасында иң зур тиражлы газета
Тираж — 35 000 экз.
“Бәллүр
каләм – 2013”тә
“Медиапроект” номинациясе
Язмалар исемлегенә күчү

Динә Закирова: “Без “Ак әби”нең изге догасында”

20 Июль 2017 1674
Скрипкачы Динә Закирова үзенең “Инстаграм” битендә бер тартма өрек (абрикос) фотосы куйган. Нишләтергә җыена икән ул аларны, үзеннән сораштык.
– Әби безне кечкенәдән кыю булырга өйрәтте, – диде Динә. – Шуңа күрә без бер эштән дә курыкмыйбыз. Шәһәр баласы булсам да, авыл эшен эшләп үстем. Хәзерге көндә әбием – Рузалия Мөслимдә яши. Аңа – 81 яшь. Ул минем бик ачык йөзле, шат күңелле, матур, “Ак әби”. Мөслим халкы үзен бик хөрмәт итә. Ашларда Коръән укырга еш чакыралар. Аның зиһененә, тел байлыгына шаккаталар. Үзенә исәнлек-саулык телим. Без аның изге догасында. Менә аның кебек мин дә кайнатмалар ясый башладым әле. Әбиемнең “визит карточкасы” – апельсин һәм лимон кушылган кайнатма. Мин дә бу эшне бик яратам. Шушы арада виктория җиләге белән өректән кайнатмалар ясадым.

– Рецепты белән укучыларны да таныштырыгыз әле?

– 1 кг өреккә 1кг 200 гр. шикәр комы салам да, кайнатырга куям. Кайнап чыккач, утта 5 минут тотам һәм плитәдән алам. Суынгач, тагын 5 минут кайнатып алам. Аннан стерильләштерелгән банкаларга тутырам. Кайбер кешеләр әле кайнатмага өрекнең төшен ватып, чикләвекләрен дә салалар. Алай эшләгәндә дә бик тәмле була.

Әлеге темага башка язмалар:

Безнең белән туры элемтә
Популяр язмалар
ӨСКӘ